Киләчәкне хәл иткәндә: Татарстанда тавыш бирүдә 80 процентка якын кеше катнашты

Җомгадан башланган өч көнлек тавыш бирү тәмамланды. Оештыручылар һәм күзәтүчеләр тавыш бирү барышын – гадел һәм куркынычсыз, белгечләр һәм чит ил кунаклары ачык дип бәяләде. Шулай итеп, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, республикада Россия Дәүләт Думасына сайлауда тавыш бирү хокукына ия булган халыкның 78,9 проценты катнашкан. «Бердәм Россия» партиясе барлык тавышның 79,01 процентын җыйган.

 

Кемнәр беренче?

Ил күләмендә Россия Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны 51,68 процентны тәшкил итте. Бу 2016 елгы күрсәткечтән бераз күбрәк. Соңгы ун елга беренче мәртәбә Дәүләт Думасына 5 партия уза. Тавыш бирүнең ахыргы нәтиҗәләре исә җомга – 24 сентябрьдә  билгеле булачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, сайлау кампаниясе җитди хилафлыкларсыз узган.

– Күзәтүчеләр белән сөйләштем, алар бары тик уңай тәэсирләр белән уртаклашты. Иҗтимагый күзәтү үзәге вәкилләре һәр мөрәҗәгатькә вакытында җавап кайтарды, – диде ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге җитди сәяси вакыйгада катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. «Көчле гражданлык позициясенә ия булуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Көчле төбәкләр – көчле Россия ул. Безгә Федераль Җыенда республикабыз данын яклаячак көчле команда туплау мөһим иде», – диде ул. Аның сүзләренчә, Татарстан һәм Казан – илдә иң яхшыларның берсе. Ул республика, башкала иминлеге өчен барысын да эшләячәкбез дип белдерде.

«Кемгә ышанырга икәнен беләм»

Җитди сәяси вакыйга булса да, сайлау участокларында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Татарстанда гел шулай. Сайлауга йөрүне бурыч дип кенә түгел, традиция дип кабул итәләр. Кемдер бу көнне туган көнен билгеләп үтте, участокларга хәтта туры ЗАГСтан килүчеләр булды. Бишектәге бәбиләр дә, саллы яшен тутырган өлкәннәр дә бу вакыйгадан читтә калмады, кыскасы.

Казанның Фучик урамында урнашкан 24 нче йортта яшәүче Нәсимә Сафина сайлауны көтеп торган. Ил киләчәге өчен борчыла, шуңа да аларны бер дә калдырмый.

– Телевизордан бөтен яңалыкларны карап барам, кандидатлар хакында укып чыктым. Кемгә ышанырга икәнен дә беләм. Зур ышаныч белән тавыш бирдем. Ил язмышы бездән тора, – диде ул «ВТ» хәбәрчесе белән аралашканда.

Җырчы Салават Совет районындагы 389 нчы сайлау участогында тавыш бирде. Биредәгеләр аның килүен иртәдән үк көткән инде. Җырчы үзе дә фотосурәткә төшәргә сораучыларга да, хәл-әхвәл белешүчеләргә дә каршы килмәде.

– Мин үз кешеләремне сайлыйм дип килдем. Үз эшен күрсәткән кешеләрем бар, – диде Салават, гражданлык бурычын үтәгәч. – Бу – җитди чара. Бәйрәмнәр болай да җитәрлек. Безгә җитдилек җитми, күп нәрсәләргә бармак аша гына карыйбыз. Сайлауга да һәркем нәрсәгәдер өметләнеп, депутатлар өчен тавыш бирә. Өметләр аклансын иде инде. Без киләчәгебезне хәл итәбез.

Сайлау турында ни диләр?

Татарстанның башкаларга үрнәк булырлык тәҗрибәсе, уртаклашырлык яңалыклары да бар. Республикадагы тавыш бирү барышын күзәткән белгечләр Татарстандагы сәяси кәефне ничек итеп бәяләгән?

Политолог Марат Бәширов Татарстандагы сайлауга килүчеләр күрсәткечен югары дип саный. Шулай ук район-авыллардагы сайлаучыларның активлыгын да аңлатты: «Авылларда халык үзара күбрәк аралаша. Шәһәр җирендә кешеләр хәтта подъезд буенча күршесен дә белмәскә мөмкин. Тагын бер сәбәп: авылларда урындагы җитәкчелек абруе бар. Сайлауга бармый калу граждан буларак бурычыңны үтәмәүгә тиң. Шәһәрләрдә сайлауга килүчеләр азрак булган районнар бар. Бу Мәскәүдә дә, Питербургта да шулай».

Барлык өлкәләрдә алга китеш күрдек. Чит илдән килгән сәясәтчеләр республика һәм башкаладан шундый тәэсирләр алган. Аларның сүзләренә караганда, Татарстанда кешеләрнең сайлауга булган кызыксынуы көчле. Гомумән, сайлау процессын оештырудан да алар канәгать калган.

Бавариянең Ландтаг депутаты Ульрих Сингерны өйдән тавыш бирү мөмкинлеге таң калдырган. «Германиядә бу юк. Димәк, сездә халыкка хөрмәт һәм кайгыртучанлык белән карыйлар дигән сүз бит бу. Германиядә махсус хат язып, алдан тавыш бирергә була», – диде ул.

Бавариянең Ландтаг депутаты Кристиан Франк Ульрих Хенкель сүзләренчә, аларда һәр партия һәм һәр кандидаттан тәкъдим ителгән күзәтүчеләр командасы юк. «Бары тик кичке алтыдан соң – сайлау беткәч кенә күзәтүче булырга мөмкин. Сездә исә эш барышын тәүлек буе күзәтеп була», – диде ул.

 

Татарстанда 2810 сайлау комиссиясе эшләде.

«Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән 40 мең кеше файдаланган.

«Кызыл зона»ларда 298 кеше тавыш биргән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе өч көн эчендә хокук бозу очрагы буенча 52 мөрәҗәгать кабул иткән.

 

Элла Памфилова, Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

Гомумән алганда, Думада 8 партия: биш парламент һәм өч парламентныкы булмаган партия вәкиллеге булачак. Бу – быелгы сайлау кампаниясенең иң зур аермасы. «Бердәм Россия» күпчелек тавыш җыйды. Әмма 2016 елгы күрсәткечләреннән бераз кимрәк. 25,83 мең бюллетень яраксыз дип танылды. Бу – бик кечкенә күрсәткеч.

 

Чулпан Гарифуллина әзерләде

Татарстан буенча сайлау нәтиҗәләре

 Партияләр

«Бердәм Россия» – 79,01%

КПРФ – 9,64%
ЛДПР – 2,82%

«СПРАВЕДЛИВАЯ РОССИЯ – ЗА ПРАВДУ» – 2,69%

«КОММУНИСТЫ РОССИИ» – 1,33%

«НОВЫЕ ЛЮДИ» – 1,01%

Калган партияләрнең күрсәткечләре 1 проценттан кимрәк.

Бер мандатлы округлар буенча*

Идел буе округы – Илья Вольфсон – 62,25%

Мәскәү округы – Илдар Гыйльметдинов – 70,93%

Түбән Кама округы – Олег Морозов – 72,45%

Чаллы округы – Әлфия Когогина  – 67,28%

Әлмәт округы – Азат Ягъфәров – 69,77%

Үзәк округ – Марат Нуриев – 56,93%

 

*Барысы да «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре.


Фикер өстәү