Андрей Кондратьев: «Тавыш бирү куркынычсыз һәм уңайлы булачак»

Тарихи вакыйга. Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча илкүләм тавыш бирүне әнә шулай дип атыйлар. Әлеге чараның тәртибе, быелгы шартлардагы үзенчәлеге турында «ВТ»га Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тавыш бирү куркынычсыз һәм уңайлы булачак.

– Ил күләмендә тавыш бирү беренче мәртәбә генә оештырылмый. Аларның соңгысы 1993 елның 12 декабрендә булган, – дип искә ала Андрей Кондратьев. – Анысы да гамәлдәге Конституцияне хуплау мәсьәләсе буенча уздырылган. Билгеле булганча, ул вакытта халыкның күбесе Төп Законны хуплады.

– Монысының үзенчәлеге нидә?

– Ул катлаулы эпидемиология шартларында уза. Оештыручылар тавыш бирү көненә әзерлек эше һәм тавыш бирү үзе куркынычсыз булсын дип тырыша. Иң мөһиме – тавыш бирүчеләрнең, комиссияләр әгъзаларының сәламәтлеге һәм тормыш иминлеге.

Җитмәсә, вакыт та кысан. Гадәттә өч ай эчендә башкарыла торган эшне бу юлы өч атнадан да азрак вакыт эчендә башкарырга кирәк. Эш күләме шактый зур. Шул ук вакытта 2020 елгы бердәм тавыш бирү көненә дә әзерләнәбез. Билгеле булганча, сентябрьдә Татарстан Президентын, җирле үзидарәнең 7,5 меңнән артык вәкиллекле органы депутатын сайлыйбыз. Моннан тыш, ике округта өстәмә сайлау да узачак. Димәк, җаваплылык та арта. Коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, Татарстан җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән республикада сайлау системасы тулысынча сакланып калды.

– Тавыш бирү имин шартларда узсын өчен, Роспотребнадзор белән махсус кагыйдәләр дә килештерелде. Кайсылары аерым игътибарга лаек?

– Социаль дистанцияне тәэмин итү өчен, участокка баручылар һәм аннан тавыш биреп чыгучылар бер-берсе белән очрашмаячак. Кергән һәр кешенең температурасын үлчәү каралган. Керү юлына дезинфекцияләүче келәмнәр җәеләчәк, антисептик чаралар урнаштырылачак. Әлбәттә, бинада тавыш бирүчеләр арасында 1,5 – 2 метр ераклыкта ара калдыру чарасы күреләчәк. Тавыш бирү бүлмәләрендә алгы пәрдә булмаячак. Участоктан чыкканда бер тапкыр кулланыла торган битлек һәм перчаткаларны ябык контейнерга ташларга, шуннан соң кулларны антисептик белән яңадан эшкәртү тәкъдим ителә. Гомумән алганда, Роспотребнадзор сайлау участогында 15 минуттан артык тоткарланмаска киңәш итә.

Тагын бер мөһим яңалык: тавыш бирергә килгән кеше паспортын комиссия әгъзасының кулына тапшырмый, ә ачып кына күрсәтә. Дөрес, кешене тану өчен битлекне беразга төшереп торырга туры киләчәк. Көн дәвамында сайлау участокларында һәм комиссия әгъзаларын йөртүче транспортта дезинфекция үткәреләчәк. 25 июньнән 1 июльгә кадәр – җиде көндә дә тавыш бирү имин шартларда узсын өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнәчәк. Урындагы хәлләргә карап, өстәмә чаралар да күрелергә мөмкин. Тавыш бирү уңайлы һәм куркынычсыз булачак. Хәтта кибеткә барып кайтудан да.

Тавыш бирүнең һәр көнендә, участок комиссиясенең һәр әгъзасы бер тапкыр кулланыла торган 4 битлек һәм 4 пар перчатка алачак. Һәр сайлау участогына 14 литр антисептик сыеклык биреләчәк. Моннан тыш, сайлау комиссияләре хезмәткәрләрен медицина халатлары белән тәэмин итәчәкләр. Тавыш бирергә килгән кеше оныткан булса, аңа битлек һәм перчатка да тәкъдим ителәчәк. Халыкка үзләре белән каләм алып килергә киңәш итәм. Юк икән, анысын да бирерләр.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе участоктан читтә, ачык һавада тавыш бирүне уздыруны да тәкъдим итте. Әйтик, күпфатирлы йортларның ишегалларында махсус верандалар җиһазландырылачак. Хәзер кайда нинди мөмкинлекләр барлыгын тикшерәбез. Мәсьәләне 15 июньнән соң хәл итәчәкбез. Ачык һавада тавыш бирү участок сайлау комиссиясе бинасындагы кебек оештырылачак. Күчмә участок теләсә кайсы ишегалдында 25 июньнән 30 июньгә кадәр барлыкка килергә мөмкин. Моның өчен яшәүчеләрнең теләк белдерүе кирәк. Ул билгеле бер график буенча эшләячәк. Бу хакта халыкка хәбәр итәчәкбез. Шуңа аерым игътибар итәсем килә: мондый мөмкинлектән 25 июньнән 30ына кадәр, ягъни төп тавыш бирү көненә кадәр файдаланып булачак. 1 июльдә исә гадәти участоклар гына эшләячәк.

– Кеше өеннән чыга алмаса…

– Андыйлар сайлау комиссиясе әгъзаларын өйләренә чакыра ала. Әлбәттә, бу очракта да иминлек чаралары күреләчәк. Комиссия әгъзалары махсус комплект белән киләчәк. Герметик пакетта бюллетень, бюллетень алу турында гариза бланкы, саклану битлеге, перчатка, дезинфекция салфеткасы, каләм булачак. Комиссия әгъзалары тавыш бирүчеләр яши торган йорт яки фатир эченә кермәячәк. Алар тавыш бирү әрҗәсен ишек янына куячак, пакетны тоткага эләчәк, төймәгә басып тавыш бирүчене чакырып чыгарачак, үзләре ике метр артка чигенәчәк. Кеше, фатирыннан чыгып, документын күрсәтә, пакетны алып, фатирында тавыш бирә, аннары кабат чыгып, бюллетеньне тартмага сала.

Шулай итеп, нинди генә тавыш бирү ысулын сайласагыз да, иң мөһиме – кулыгызда паспорт булсын. Калганын – битлек, перчатка, антисептик сыеклык һәм каләмне тавыш бирү урынында да алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, участокларда гадәти буфетлар бу юлы эшләми. Билгеле булганча, безнең халык тавыш бирергә бөтен гаиләләре белән йөрергә гадәтләнгән. Бу юлы балаларны алып килмәскә киңәш итәбез.

– Татарстанда почта яки интернет аша тавыш бирү мөмкинлеге турында да сүзләр булды. Бездә андый алымнар кулланыламы?

– Кызганыч, әлегә юк. Мин үзем дә яңа алымнарны куллану яклы. Әмма бу юлы андый мөмкинлек булмаячак. Аның каравы «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә тавышны үзегезгә җайлы урында бирергә мөмкин. Мәсәлән,  кеше Казанда эшли, ә Бөгелмәдә теркәлгән. Тавыш бирүдә катнашу өчен аңа туган ягына кайтырга кирәкми. Үзең кайда торасың – шунда тавыш бирү өчен гариза тапшырырга кирәк. 5 июньнән гаризаларны күпфункцияле үзәкләрдә һәм территориаль сайлау комиссияләрендә (ТИК) кабул итә башладылар. ТИКлар район үзәкләрендә яисә шәһәр районнары хакимиятләрендә урнашкан. 16 июньнән теркәлү урыны буенча участок комиссияләренә (УИК) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз. Гаризаны gosuslugi.ru порталында да тапшырырга мөмкин.

Шунысы мөһим: закон буенча «Мобиль сайлаучы» хокукын 21 июньдә, сәгать көндезге 2гә кадәр генә рәсмиләштерергә мөмкин. Димәк, ашыгырга кирәк. Гариза тапшырылганнан соң, тавыш бирүдә катнашучы турындагы мәгълүматларны яңа участокка беркетәчәкләр һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча исемлектән алып аталар. Сүз уңаеннан, үзең өчен уңайлы урынны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, «Үзеңнең сайлау участогын тап» бүлегендә сайларга мөмкин.

– Пандемиягә каршы көрәш шартларында тавыш бирү гадел һәм ачык узсын өчен нинди чаралар күреләчәк?

– Алдан яки сайлау участокларыннан читтә тавыш бирүгә килсәк, бюллетеньнәр сейф-пакетларга салына һәм ул пакетларны ябыштырып куялар. Һәрберсенә тавыш бирүчеләр саны теркәлгән беркетмә кушылачак. Бюллетеньнәр салынган сейф-пакетлар тавыш бирү көнендә, тавышларны санаганда гына ачылырга тиеш.

Калган чаралар инде элегрәк тә кулланылды. Участокта тавыш бирү нәтиҗәләре язылган протоколларның һәрберсе QR-код белән әзерләнә. Мондый алым техник хаталарны булдырмаска ярдәм итәчәк һәм мәгълүматны «Выборы» дәүләт автоматлаштырылган системасына кертүне тизләтәчәк. Иҗтимагый күзәтү дә бар. Роспотребнадзор участоклардагы күзәтүчеләр һәм журналистлар өчен махсус киңәшләр әзерләде. Аларда да битлек, перчатка, җитәрлек күләмдә антисептиклар булырга, санитар дистанция сакланырга кирәк. Күзәтүчеләрнең һәм матбугат вәкилләренең урнашу урыннары керү юлыннан, өстәл һәм тавыш бирү бүлмәләреннән 1,5 – 2 метр ераклыкта булырга, әмма аннан сайлау комиссиясенең эше күренеп торырга тиеш. Көн дәвамында кулланыла торган техника даими рәвештә дезинфекция узсын дигән киңәш тә бар. Хәзерге вакытта Татарстанның Иҗтимагый палатасы күзәтүчеләр исемлеген барлау белән мәшгуль. Безнең мәгълүматларга караганда, алар республикада инде ун меңнән артып киткән.

– Узган атнада бюллетеньнәр Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылды дип беләбез…

– Бюллетеньнең форматын мартта ук расладылар, шул вакытта тавыш бирү тәртибен дә билгеләделәр. Әмма эпидемиологик хәлне исәпкә алып, кагыйдәләргә өстәмәләр кертелде. Татарстанда Россия Конституциясе үзгәрешләрен хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә ике тел – рус һәм татар телләре кулланылачак. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлекләре нигезендә исәпләнгән. Барлыгы 2938433 бюллетень басылган, шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын (КОИБ) кулланып – 98,1 мең данә. 23 июньнән дә соңга калмыйча бастырылган бюллетеньнәрне махсус сак астында участок сайлау комиссияләренә илтеп тапшырачаклар.

– Тавыш бирү йомгаклары кайчан билгеле булачак?

– Санау эше 1 июльдә барлык участоклар ябылганнан соң ук башланачак. Республикада ахыргы нәтиҗәләр 3 июльгә кадәр ясалачак. Ә инде 5 июльгә Россия Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең гомуми нәтиҗәләрен чыгарачак.

 

САН

2810 Татарстанда әнә шулкадәр участок сайлау комиссиясе оештырыла. Аларда 21 меңнән артык кеше эшләячәк. Республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе бар.


Фикер өстәү