Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары бүген оешма рәисен сайлады. Яңа рәис итеп «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сайланды. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Әлимова хәбәр итте.

«Кондратьев Андрей Станиславович Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды», — диде Әлфия Әлимова.

Видеоконференция режимында узган утырышта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев катнашкан, ул Андрей Кондратьев кандидатурасын хуплауны сораган.

Андрей Кондратьев якын арада «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы булудан туктаячагын хәбәр иткән, чөнки моны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе вазифасы белән бергә алып барып булмаячак, «минем өчен бу принципиаль мәсьәлә», — дигән ул.

Андрей Кондратьев 2020 елның 16 мартында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән иде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге аны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп билгеләргә тәкъдим итте.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Андрей Кондратьевка Татарстандагы вазгыятьне бәяләргә киңәш итте. Республика җитди, зур. Беренче чиратта, комиссия эшенә булган барлык дәгъваларга күзәтү ясарга һәм бәя бирергә, партия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашырга, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтә урнаштырырга киңәш итәм», — диде ул.

«Татар-информ»


Фикер өстәү