Россиядә коронавирус белән авырган тагын дүрт кеше сәламәтләнде

Россиядә коронавирус белән авыручы тагын дүрт кеше сәламәтләнгән. Covid-19 вирусын җиңгән кешеләрнең саны тугызга җитте. Бу хакта коронавирус белән бәйле бөтен мәгълүмат «Стопкоронавирус.рф» порталында хәбәр ителә.  

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән тагын 52 кеше авыруы ачыкланган, хәзер әлеге күрсәткеч 199га кадәр арткан.

Татарстанда да бу авыруның бер очрагы теркәлгән. Ул республикага килгән Франция гражданинында ачыкланган. «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет Covid-19 вирусына тапшырган анализларының уңай булуы турында сөйләде.

Фикер өстәү