Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 51 яңа очрагы теркәлгән, авыруның өчесе генә читтән кайтучыларда булуы ачыкланган. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыруның географиясенә килгәндә, 18 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Норлат районында, 3 кеше – Алексеевск районында, 2-шәр кеше – Актаныш, Лаеш, Минзәлә районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында яшәүчеләрдә булуы мәгълүм.
15нче июльгә Татарстанда 23 мең 98 СОVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең башланганнан соң 20 мең 662 кеше сәламәтләнгән, аларның 41е – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 25 мең 293 яңа авыру очрагы теркәлгән. Ил буенча 5 млн 882 мең 295 кеше авырган, 5 млн 278 мең 976 кеше сәламәтләнгән, 146 мең 69 кеше үлгән.