«Әти 6 ел буе мине сорап килгән һәр егетне, җитәрлек мәһәр бирә алмыйлар,  дип кире борды»

1975 елда танылган совет режиссеры Георгий Данилия (милләте буенча грузин) исерек совет сантехнигы Афанасий Борщовның – Афоняның мәгънәсез тормышы үзәккә куелган «Афоня» дигән фильм төшерә. Экранда – типик совет чоры сантехнигының тормышы: эчкечелек, бөтен максат – кешене алдап эчәрлек акча юнәтү, никахны рәсмиләштермичә генә әле бер хатын, әле икенчесе белән яшәп алу. Хәзергечә гражданлык никахы белән гомер сөрү ягъни.

Афоняның тормышында кызыгырлык берни дә юк. Әмма бөтен тормышын исереклек ләззәте белән махмырдан интегүнең даими чиратлашуына корган шул ир үзенә хатын-кызларны карата, аларны үзе белән бергә яшәргә күндерә ала. Алай гына да түгел шәфкать туташы Катя Снигерева иргә баштанаяк гашыйк була. Исерек йодрык сугышында катнашкан сантехникны яңгыр астында милиция бүлегеннән чыгарганнарын (соңгы җебенә кадәр чылануга карамастан) көтеп тора, кайгысын ресторанда исерткеч белән юганнан соң бергә яшәргә дип тәкъдим ясау өчен өенә килгән Афоняның тәкъдимен чынга ала, үзендә кунарга калдыра. Иртән инде кияү булып бетә язган ир кичке тәкъдимен исереклеккә сылтап кайтып китә. Шуңа карамастан Катя аны яратуын дәвам итә. Мәхәббәт маҗарасы тукталмый…

Бу язмада минем максат совет чоры трагикомедиясенең сюжетын сөйләү түгел, советча мәхәббәтнең романтикасын тасвирлау түгел дә түгел инде. Экранга чыгуга, картина гаҗәп зур популярлык казана. 1975 елда аның прокаты 62,2 миллион тамашачы җыя. Бер елдан соң аның премьерасы Лос-Анджелecта американнарны экран алдына җыя. Америка тамашачысы фильмдагы бер эпизодны алкышлый, моңа хәтта режиссер Данилиянең дә исе китә. Эпизод исә картинага очраклы рәвештә генә килеп эләккән була. Менә шул эпизод бу язмага этәргеч бирде дә инде.

Эш исә менә болайрак тора. Фильмның төп сюжеты Ярославльдә төшерелә. Катя ролен уйнаучы актриса Евгения Симонова Башкортстанда төшерелергә тиешле тагын бер фильмда уйнау өчен килешү төзегән була, шуңа күрә картинаның Катя катнашкан урыннарын төшерергә бары тик өч кенә көн вакыт бирелә. Афоняның Катя бүлмәсендә уяну сюжетын таң алдыннан төшерәләр. Сценарий буенча шул урында тәрәзәдән яңа никахланышучы яшь парларны күрсәтеп алырга тиеш булалар. Әмма көтмәгәндә туй күлмәгенең Мәскәүдә онытылып калуы ачыклана. Оператор Сергей Вронский тәрәзәдән кисмәк утыртылган арба тартып баручы йөк атын күреп ала һәм шуны гына төшерергә тәкъдим ясый. Фильмда «выноска» дип атала торган андый эпизодлар символик мәгънәгә ия булалар. Экранда никахланышучы яшьләр чагылып үтсә, бер мәгънә килеп чыга, йөк аты бөтенләй башка символ ролен үти. Мәгънәсенә төшенү кыен түгелдер дип уйлыйм. Катя Афоня белән язмышын бәйләсә, аның тормышы ничек булачагына ишарә итә «выноска». Безнеңчә «искәрмә» инде.

«Мосфильм»да җитәкчеләр яңа табадан төшкән киноны караганнан соң, режиссерга: «Син таң калырлык әйбер уйлап тапкансың! Никадәр төгәллек монда! Ат! Ул аңа тәкъдим ясый һәм шуннан соң йөк аты күренә. Менә Катя да шул бәхетсез ат шикелле шушы җирәнгеч тупаслык һәм хәерчелек йөген гомер буе тартачак бит инде!» – диләр. Лос-Анджелестагы премьера вакытында шушы эпизод экранга чыккач алкышларга күмелә дә инде. Данилия үз янында утырган дөньякүләм атаклы Америка режиссеры Рубен Мамуляннан (сүз уңаеннан искәртик: ул да Грузиядән) ни өчен янкиларның алкышлавын сорап куя. «Син американнарны сезнең газеталар язганча ук ахмак дип уйлама. Монда нәрсәсе аңлашылмасын инде? Ул аны кияүгә чакырды. Һәм шунда ук йөк тартучы ат. Аңа кияүгә чыгып, Катя шул йөк аты кебек булачак та инде», – дигән җавап ишетә.

Мин язарга теләгән тема да менә шул инде. Гаилә коруга җиңел карау, күзләр гашыйклык белән томалану сәбәпле, җилбәзәк рәвештә кияүгә чыгу хатын-кызга авыр тормыш йөген тартучы ат перспективасыннан башка берни дә вәгъдә итми. Ә бит гаиләләрнең күпчелеге шул рәвешле корыла да. Соңыннан терсәкне тешләргә теләүчеләр күп була. Әле бераз уйлап, мәсьәләгә җитдирәк карап гаилә корганда да, хатын-кызга гаилә йөген тарту шактый кыенга туры килә. Бәхетле тормыш күп булса, бер ел – ел ярым дәвам итә. Шуннан соң бала туа. Йокысыз төннәр, алҗу. Яшь ирләр исә хатыннарның хәленә керүне бар дип тә белми. Үз теләкләрен берсүзсез канәгатьләндерүне таләп итәләр. Статистика да, психологлар да беравыздан раслый: нәкъ менә шул чорда, беренче бала тугач, хәтта уңышлы корылган дип саналган гаиләләрдә дә конфликтлар башлана… Шуннан бер колеядан дәвам итә инде ызгышлы тормыш. Җәнҗаллар көчәя, үзара гаепләүләр кар йомарламы булып үсәләр. Бала хакына дип кенә гаилә йөген тартулар башлана. Алименттан качып яшәүче әтиләрнең зур гвардиясе мәйданга чыга. Идеаль гаиләләр булмый, билгеле. Әмма бәхетсезлеккә нигез нәкъ менә шул өйләнешү тәкъдиме ясалганда, тәҗрибәсез кызның ике дә уйлап тормыйча ризалык биргән минутында салына. Эш аты дирбиясен күпчелек үзе теләп кия ул минутларда. Әти-әни булачак кияүне белмиләр дә, күпчелек очракта, аңа таләпләр куелмый, тормышка карашлары сынау аша үтми. Тышкы ялтыравыкка кызыккан яшь кызларда исә киләчәк тормышының фаҗигасен күрерлек күз, табигый инде, булмый.

Гаилә коруның альтернатив башка схемасы турында да язам сезгә. Тормыш мәктәбен үткән бер мөслимә хатын истәлекләре монысы. Искәртик: күп вакыт мөселман гаиләләрендә дә беренче бала тугач югарыда сөйләнгән проблемалар баш калкыта.

– Минем әти, – ди әлеге хатын, – алты ел буе, миңа аңлашылмаган сәбәпләр буенча, мине сорап килгән һәр егетне кире какты һәм бу мәсьәләдә фикер алышып та тормады. Минем кулымны сорап килгән һәр егет белән ул кунаклар бүлмәсендә ярты сәгать тирәсе икәү генә кала иде. Шуннан соң егет атылып чыгып китә. Әнинең ни булуын соравына: «Ул безгә җитәрлек мәһәр бирә алмый. Безгә туры килми», – дип кенә әйтә иде. Минем күңелемне сагыш биләп ала, бәхетемә каршы төшкән өчен, әтигә ачу килә. «Ничек инде ул шулкадәр меркантиль була ала һәм комсызланып бердәнбер кызы өчен гадәттән тыш зур мәһәр сорый?!» – дип уйлыйм.  Бер могҗиза булганчы бу шулай дәвам итте. Әти сорап килгән бер егеткә мине бирергә риза булды һәм туй үткәрелде. Әти дә, ирем дә мәһәр турында миңа берни дә әйтмәделәр. Гаҗәбе шул иде: ирем бай түгел, мине сорап килүче башкаларга караганда күпкә фәкыйрьрәк иде.

Ун ел гаилә тормышы үтте. Иремнән золым күрмәдем, кыерсытмады, наз һәм игелектән башка берни күрмәдем. Вакыт уза, әмма яшем мине аз гына да олыгайтмый. Бу да иремнең мине кайгыртуының бер дәлиле булып тора иде. Әти үлгәнчегә кадәр бу шулай дәвам итте. Җеназадан соң ирем миңа килде дә: «Кечкенәм минем, кайгырма», – диде. «Кечкенәм» дигән сүзне ишетеп, мин аптырап калдым. «Әйе, – диде ирем. – Мин сине сорап килгәч, әтиең: «Күпме мәһәр бирә аласың?» – диде. Мин: «Абзый, минем күп байлыгым юк, әмма ант итеп әйтә алам: кызың, син бу дөньядан киткәч, үзен ятим итеп тоймас. Мин аңа кызыма шәфкатьле булган  кебек шәфкатьле булырмын», – дидем. Әтиең елмаеп җибәрде һәм: «Мин сиңа кызымны бирәм», – диде».

Ир кешенең хатынына вәгъдә итә ала торган иң зур мәһәре шул инде. Мәһәрне бит хатын аерылышканда гына үзе белән алып китә. Ләкин мәһәр итеп туйга шәфкатьлелек салынган икән, гаилә таркалмый бит инде. Йөк аты язмышы да читләп уза хатын-кызны.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү