Нурия Хәсәнова рецепты
Камыр өчен: 750–800 г он, 200 г атланмай, 100 мл сөт, 100 мл су, 1 йомырка, 2 чәй кашыгы коры чүпрә, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз.
Эчлеге өчен: 5–7 йомырка, 300 г эремчек, 150 г брынза сыры, 1 бәйләм петрушка, 1 бәйләм укроп.
Җылымса суга чүпрә һәм шикәр комы өстибез. Болгатып, 15–20 минутка җылы урынга куеп торабыз. Онны тоз салып илибез. Онны йомшак атланмай белән уып, бөртек хәленә китерәбез.
Сыек камырга йомырка сытып, җылымса сөт өстибез дә болгатабыз. Шуны он-май катнашмасына салып, йомшак кына камыр басабыз. 2 сәгатькә суыткычка куябыз. Петрушка һәм укропны, йомырканы ваклап турыйбыз. Брынзага (вак тишекле угыч аша үткәреп) эремчек, яшел тәмләткечләр, йомырка кушып, барысын бергә болгатабыз. Камырдан ике җәем ясап, берсен майлы табага урнаштырабыз. Эчлекне салып, икенчесе белән каплыйбыз. Пирогны 190 градуска җылытылган мичтә 30–35 минут пешерәбез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез