Мергасов йортының киләчәге турында бәхәсләр торган саен көчәя генә. Берәүләр аны төзекләндерү яклы, ә икенчеләре җимереп атуны кулайрак күрә.
Тарихка бер караш
Тарихка күз салсак: Мергасов йорты 1928 елда архитекторлар Петр Сперанский һәм Сергей Глаголев проекты буенча төзелгән. Ул – Казанның беренче күпкатлы йортларының берсе. Аны төзегән вакытта саз камышы кулланганнары да билгеле. Бина XX гасыр ахырында ук җимерелә башлый. 1981 елда конструкциянең бер өлеше ишелә. Йортны исә 2002 елда гына авария хәлендә дип таныйлар, әмма кешеләрне башка җиргә күчермиләр, төзекләндерү эшләре дә башланмый. 2010 еллар уртасында милекчеләргә яңа районнарга, шул исәптән «Салават күпере» һәм Мәҗит Гафури урамындагы йортларга күченергә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта биредә яшәүчеләрнең бер өлеше тарихи бинадан китүдән баш тарта, бу үз чиратында озакка сузылган суд бәхәсләренә китерә һәм кешеләрне күчерү эшен акрынайта. Бары тик 2019 елда гына кешеләрне башка йортларга күчереп бетерәләр. Шулай итеп бина ташландык хәлдә кала.
Төзекләндерергәме, яңадан төзергәме?
ТР Мәдәни мирасны саклау комитеты башлыгы Иван Гущин сүзләренә караганда, әлегә бу йортта нәрсә булачагы аңлашылмый.
– Хәзер без, бинаның торышын исәпкә алып, аерым мәсьәләләрне хәл итәбез, – диде ул журналистлар белән аралашу вакытында.
Гущин, йортның кайбер конструкцияләре сүтеләчәк һәм яңадан торгызылачак, дигән фаразны да кире какмый. Ул искәрткәнчә, бүген Мергасов йорты муниципаль милек булып санала. Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты хәзер кадастр мәсьәләләрен хәл итә.
– Алга таба бинаны республикага, ә аннары Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды балансына тапшырырга җыеналар. Хәзергә Мергасов йортын реставрацияләүгә кирәкле сумма төгәл билгеләнмәгән. Чөнки аны проект документациясе булмау сәбәпле исәпләп булмый, – диде комитет башлыгы.
Йортның язмышы турында соңгы карар инженерлык тикшеренүләре нигезендә кабул ителәчәк. Иван Гущин хәбәр иткәнчә, хәзергә конструкцияләрнең саклану дәрәҗәсен билгели торган техник нәтиҗәне көтәләр. Аның сүзләренчә, әгәр дә терәк конструкцияләр тулысынча эштән чыккан булса, бинаны архив материаллары буенча торгызу таләп ителергә мөмкин. Шул ук вакытта ул ассызыклаганча, ничек кенә булмасын, йортны җимермәячәкләр, чөнки законнар мәдәни мирас объектларын юкка чыгаруны тыя. Бары тик фәнни нигезләнгән яңарту гына рөхсәт ителә. Шулай ук бинаның төгәл цифрлы моделен булдыру өчен, 3D-сканерлау куллану карала, ул киләчәк проект карарлары өчен нигез булачак.
Белгечләр фикере
Россия (СССР) Архитекторлар берлеге әгъзасы, Казан шәһәр төзелеше Шурасы әгъзасы Сергей Саначин исә бинаны торгызу мөмкин түгел дип саный. «Бу шәһәребездә булган үзенчәлекле йорт, әлбәттә, әмма аны торгызу кирәкме икән? Чөнки бик күп акча сарыф итеп тә, кирәкле нәтиҗәгә ирешү икеле», – диде Саначин. Аның фикеренчә, йорт рельеф кичүе зонасында урнашкан, анда деформацияләр котылгысыз. Ул: «Мондый проблемалар шәһәрнең башка биналарында да күзәтелә, ә конструкцияләрне ныгыту омтылышлары файдасыз булырга мөмкин», – дип аңлатты. Белгеч шулай ук төзелештәге җитешсезлекләргә дә тукталды. Монда сүз сыйфатсыз материаллар куллану һәм инженерлык чишелешләрендә хаталар турында бара. Аның бәяләвенчә, болар реконструкцияләүне бик катлаулы һәм шикле итә.
«Татинвестгражданпроект» ДУП баш архитекторы Герман Бакулин ассызыклаганча, Мергасов йортының кыйммәте аның яше белән генә чикләнми, бина үзенең стилистикасы белән үзенчәлекле, ул – Казан үзәге өчен сирәк күренеш. Архитектор фикеренчә, бу йортны саклап калырга кирәк, чөнки шәһәрдә мондый объектлар бик аз. Шулай да бинаны реставрацияләү һәм ныгыту яңа объект төзүгә караганда 2 тапкыр кыйммәткәрәк төшәчәк. Белгеч, беренче чиратта, йортның тышкы кыяфәтен саклап калырга кирәк дигән фикердә.
– Дөньякүләм әһәмияткә ия һәйкәлләрдән аермалы буларак, торак объект барыннан да элек уңайлы булырга тиеш, – диде Герман Бакулин.
Татарстан Иҗтимагый палатасының Мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, КНИТУ-КАИның социология, политология һәм менеджмент кафедрасы доценты Наталья Топал үз чиратында, Мергасов йортының мәдәни әһәмиятенә игътибар итә. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәр халкына бу урын шәхси истәлекләр белән кадерле. «Мин үзем анда студентларны алып бара идем, без биредә фото һәм уку проектлары эшләдек, сәнгать мәктәпләре укучылары рәсем ясый иде. Бу урын мәгариф һәм мәдәни тәҗрибәнең бер өлеше булды, аның аша яшь буын шәһәр белән танышты», – диде кафедра доценты. Ул, башка белгечләр кебек үк, бу архитектура һәйкәлен саклап калуның бердәнбер ысулы дип, авария хәлендәге йортны сүтеп, киредән җыюны саный. Аның фикеренчә, биредә заманча материаллар һәм технологияләр куллану зарур.
Мергасов йортын тикшерү нәтиҗәләре исә май ахырында игълан ителер, дип көтелә. Нәкъ шул ук вакытта әлеге тарихи бинаның 2028 елда үзенең йөз еллык юбилеен нинди хәлдә каршылаячагы да билгеле булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез