Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Җәйге «кармак» хикмәте: мошенникларга ничек эләкмәскә?

Янә мошенниклар турында сүзебез. Елның иң җылы фасылында алар тагын да җанланып китә һәм алдашуның яңа ысулларын уйлап таба тора. Җәй үзенчәлекләренә, аерым алганда, чираттагы ялларга яки чыгарылыш сыйныф укучыларының вузларга керүенә бәйле бу. Белгечләр моны болайрак аңлатып, кырыгалдарның «кармагы»на эләкмәс өчен түбәндәге киңәшләрен тәкъдим итә.

Җәйге «кармак» хикмәте: мошенникларга ничек эләкмәскә?

Лагерьга юллама 

Алдау ысулы. Матур фотосурәтләр белән дөньяда булмаган лагерьның сайты яки чынбарлыктагысының ялган «игезәге» булдырыла. Аларга арзанлы гына юлламалар, бик шәп ял шартлары тәкъдим ителә. Ләкин ял өчен түләүгә, акча да юкка чыга, ял да тәтеми.

Нәрсә эшләргә? Компаниядән юллама сатып алганчы,  аның белән ничек элемтәгә чыгарга икәнен барларга, интернетта калдырылган фикерләрне укырга, шалтыратырга, ә иң яхшысы – шунда барып кайтырга. Интернетта эзләү юлында компания исемен җыеп, ИНН һәм башка реквизитларын табарга һәм аларны салым органы сайты аша тикшерергә мөмкин. Шул рәвешле мондый компаниянең чынбарлыкта бармы-юкмы икәнен белергә була.

Кунакханәдән урын алып кую

Алдау ысулы. Алдагысы кебек үк: ял итәргә теләүчеләрне арзанлы бәяләр белән кызыктырып, ялган сайтларга җибәрәләр.

Нәрсә эшләргә? Кунакханәне, лагерь кебек, реквизитлары буенча тикшерергә кирәк. Ә менә курортта арендага бирелә торган фатир яки йортны тикшерү авыррак. Бу очракта  башка елларда ял итеп кайтучыларның киңәшләренә яки ышанычлы бронь сайтлары мәгълүматларына таянырга кала.

Сезонлы эш

Алдау ысулы. Ялган вакансияләр әйбәт эш шартлары һәм югары хезмәт хакы вәгъдә итә. Шул ук вакытта тәҗрибәсе булмаганнарны да эшкә алырга әзер булулары турында әйтәләр. Эш эзләүчедән, хезмәт хакы күчерү өчен дигән булып, банк счетына керү мөмкинлеген, ягъни банк кушымтасына керү өчен логин һәм парольне әйтүен сорыйлар.

Нәрсә эшләргә?  Шуны истә тотыгыз: чын эш бирүче бервакытта да банк кушымтасына керү мөмкинлеген булдыруны сорамый.

Ялган QR-код

Алдау ысулы. Парклар яки шәһәр-бистәләрнең күренекле урыннарында ялган QR-кодлар калдырыла. Ял итүче анда, парк яки объект турында кызыклы мәгълүмат бардыр, дип уйлый. Ләкин QR-код ялган сайтка кертеп җибәрә, ә аннан смартфонга вируслы программа эләгә.

Нәрсә эшләргә? Шикле QR-кодларга игътибар итмәскә. Парк, музей кебек объектларның QR-кодлары, оешма мәгълүматлары белән, ишек яки касса янында урнаштырылган була. Мошенниклар исә, мәгълүмат күрсәтмичә, «кодлы шакмак» кына  ясап куя.

Имтихан нәтиҗәләре

Алдау ысулы. Мошенниклар үсмерләргә уку йорты хезмәткәре буларак шалтыратып, имтихан нәтиҗәләре белән таныштыруны тәкъдим итә. Моның өчен мәгариф порталында теркәлергә кирәклеген әйтеп, Дәүләт хезмәтләре порталыннан килгән кодны әйтүне сорый.

Нәрсә эшләргә? Беркемгә бернинди код әйтмәскә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре