Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев «КАМАЗ» яңалыклары белән танышты

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев Татарстанга эш сәфәренә килде. Чаллыда ул «КАМАЗ»да булды һәм чүп мәсьәләсенә багышланган утырыш үткәрде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев «КАМАЗ» яңалыклары белән танышты
Фото: tatarstan.ru

«Бигеш» аэропортында вице-премьерны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Иң беренче эш итеп алар Чаллыда «Senat» автомобилен сынап карады. Аннары «КАМАЗ» автомобиль заводына юл алдылар. Предприятиедә Рөстәм Миңнехановка һәм Дмитрий Патрушевка җитештерү мәйданчыкларын һәм конвейерны күрсәттеләр. Вице-премьер К5 буыны йөк машиналары җитештерелүен дә карады. Әлеге автомобильләр төрле тармаклар өчен эшләнә. «КАМАЗ» вәкилләре хәбәр иткәнчә, махсус техника төрләре, шул исәптән чүп ташый торган яңа машиналар өчен шассилар, алдынгы технологияләрне һәм заманча эшләнешләрне кулланып төзелә. Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Патрушев фәнни-техник үзәктә булдылар һәм «КАМАЗ» яңалыклары белән таныштылар.

Татарстанга эш сәфәре барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары каты көнкүреш калдыклары белән эшләү системасын оештыру буенча 58 нче инцидент утырышын уздырды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия табигый байлыклар һәм экология министры Александр Козлов, Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов та катнашты.

Дмитрий Патрушев әйтүенчә, якындагы елларда илдә күпсанлы инфраструктура объектлары төзергә кирәк булачак. Утильләштерү буенча берничә проект гамәлгә ашырылган инде. Ул эшне көчәйтергә өндәде.  Моның өчен проект документациясен бәяләү, подрядчыларның эш сыйфаты, күрсәтелгән ярдәм чаралары һәм графикны үтәү күзлегеннән чыгып, һәр объектны инвентаризацияләү таләп ителә.

– Һәрьяклы контроль зур төзелешләрдә генә булырга тиеш түгел. Бу «юл картасы» расланган башка юнәлешләргә дә кагыла. Аерым алганда, 2025 елда субъектлар 62 меңнән артык контейнер сатып алган, быел тагын 63 меңне сатып алу каралган. Махсус техника паркын яңарту дәвам итә. Бу эштә ташламалы лизинг механизмы зур ярдәм булды. Шул рәвешле бер ел эчендә 1,5 мең чүп ташу машинасы һәм башка җиһаз сатып алынды, – диде Дмитрий Патрушев.

Утырыш ахырында вице-премьер урыннарга чыгу, төзелеш эшләре барышын теркәп бару һәм килеп туган проблемаларны тиз арада хәл итү өчен һәр төбәктә эшче төркем булдыру бурычын да куйды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре