Газетага язылу

Гаилә психологы Гөлзар Вәлиева: «Баланы прәннек һәм каеш белән генә тәрбияләп булмый»

Һәр балага тәмле сүз, мактау кирәк. Ләкин тәрбия «каеш»сыз, ягъни орышу-сүгүләрсез, хаталарга төртеп күрсәтүләрсез дә булмый. Безнең әти-әниләрнең тәрбия алымнары замана балаларына туры киләме? Мактауның урыны, вакыты, чик-чамасы нидән гыйбарәт? Балага өй тирәсендә булышкан өчен акча түләү дөресме?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә гаилә психологы Гөлзар Вәлиева ярдәм итте.

– Электән үк балалар тәрбияләүдә «прәннек белән каеш» кагыйдәсе булган. Ул бүген дә актуальме? Әлеге кагыйдәнең замана балаларын тәрбияләүдә уңай һәм тискәре якларын ачыклыйк әле.

– Уңай якларыннан башлыйк. Бала үзенең чикләрен белә, яхшы белән начарның аермасын аңлый, кылган гамәлләренең нәтиҗәсен күрә башлый. Ә тискәре якларына килгәндә, бала куркуга нигезләнеп тәрбияләнә. Аның психикасына яра салынырга мөмкин. Куркып эшләү баланың үзе белеп эшләү теләген, инициативасын да бетерергә мөмкин. Бу очракта бала прәннек алу, ягъни мактау ишетер өчен тырышып эшли. Беренче карашка бу яхшы кебек, ләкин ул эшне үз теләге, эчтән килгән ихтыяҗы белән түгел, аны мактасыннар өчен эшли. Бу исә баланың үзбәясен үстерми, ә үзе турындагы фикерне башка кешенең аңа карата мөнәсәбәтенә бәйли.

Безнең балачак белән чагыштырсак, хәзерге балалар нечкә күңеллерәк, сизгеррәк. Шуңа да аларны прәннек һәм каеш белән генә тәрбияләп булмый. Аларга башка төрле караш, башка тәрбия кирәк. Әйтик, чикләр куеп, аңлатып, сөйләшеп, нәтиҗәләрне күрсәтеп. Ялгыша икән, ачулану түгел, ә бәлки «әйдә, уйлап карыйк әле, без бу ялгышны ничек төзәтә алабыз» кебек тәрбия алымы куллану хәерлерәк.

– Кайбер белгечләр, баланы кеше янында мактарга ярамый, ди. Шул рәвешле балада эгоизм арта дип саныйлар. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Минемчә, бу – хаталы фикер. Бу эгоизм түгел, ә баланың үз-үзенә ышанычын арттыра. Ләкин монда баланың үзен мактау түгел, ә аның башкарган эшен мактау турында сүз бара. «Син шундый әйбәт», «Син – гений!» дип түгел, чагыштырып та түгел, ә «кара әле, улым/кызым, син бу эшне шундый тырышып эшләгәнсең, мин синең белән шундый горурланам» кебек сүзләр белән. Бу инде балада сәламәт үзбәя тәрбияли. Ләкин һәрнәрсәнең урынлы булуы мөһим. Әйтик, бала бик каты оялчан яки балаңны мактау башка бер баланы кимсетә икән, моны эшләмәү хәерле.

– Ә күпбалалы гаиләләрдә балаларны ничек мактарга? Берсеннән берсе көнләшмәсен, бер-берсендә көндәш күрмәсеннәр өчен нишләргә?

– Монда инде балаларны үзара бердәм итеп тәрбияләргә кирәк. Балалар бер-берсенә ярдәм итә икән, моны күрергә, мактап алырга кирәк, рәхмәт әйтергә кирәк.

Балаларны беркайчан да чагыштырырга ярамый. Һәр баланың көчле яклары була. Берсе – рәсем ясауда, икенчесе – спортта, өченчесе кешеләр белән аралашуда оста булырга мөмкин. Әти-әнигә баласына шушы көчле ягын күрсәтү мөһим. Мактыйсы килгәндә, баланың эшләгән эшен башка балаларга үрнәк итеп мактарга кирәк. Хәтта мактау да түгел, аның өчен сөенүне күрсәтү мөһим.

– Әти-әниләр арасында ни дә булса эшләгән өчен баласына акча түләүчеләр бар. Бер яктан караганда, бала хезмәтнең нәрсә икәнен белеп, эшләгән эш бәяләнергә тиеш булуын аңлап үсә кебек. Шул ук вакытта бала, түләмәсәләр, кыл да селкетмәс булып үсәргә мөмкин бит.

– Монда алтын урталык булырга тиеш. Дөрес әйтәсез, моның уңай яклары да бар. Ләкин акча бирү дә урынлы булырга тиеш. Баланың үз артыннан җыештырып куюы бер дә гайре табигый эш түгел, ул моны болай да эшләргә тиеш. Ә инде өстәмә эшләр башкара икән, әйтик, өелеп торган табак-савытны юып куйган ди, бу очракта түләү турында уйларга була. Тормышыбыз матур, өебез чиста-пөхтә булсын өчен, гаиләдә һәркем үз хезмәтен кертергә тиешлеген бала аңлап үсәргә тиеш.

– Балага «менә шул эшне эшләсәң, менә шуны рөхсәт итәм» дип шарт кую дөресме? Һәм, киресенчә, эшләмәсәң – рөхсәт итмим, дию.

– Җөмләне нәкъ менә шушы рәвешле төзү манипуляция, шантаж кебегрәк яңгырый. Шуңа да мин болай дип әйтмәс идем. Шушы ук мәгънәне башка җөмләләр белән бирергә була. Әйтик, «әйдә, бу эшеңне төгәллә дә аннары үзең теләгәнне эшләрсең» дип. Бу очракта да чикләр куела, ләкин катгыйлык кими. Балалар белән сөйләшкәндә шантаж һәм манипуляция кебек яңгырый торган сүзләргә игътибарлырак булырга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре