– Марат Җәүдәтович, 2025 елда республикабыз территориясендә керемнәрне туплауны нинди төп макроикътисадый күрсәткечләр тәэмин итте?
– Иң әһәмиятлеләре республика эшчәнлегенең төп макроикътисадый нәтиҗәләре булды. Беренчедән, тулай төбәк продукты чагыштырырлык бәяләрдә 5,7 трлн сумга җитте һәм 2,9 процентка үсте. Шулай итеп, казнаны тулыландыру өчен ныклы нигез тәэмин ителде. Икенчедән, реаль секторда үсеш күзәтелде. Сәнәгать җитештерүе индексы 109,9% тәшкил итте, ә төп капиталга инвестицияләр 3,8 процентка артты. Өченчедән, уңай динамиканы башка тармаклар да күрсәтте: авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 7,3 процентка, ә җәмәгать туклануы әйләнеше 7,5 процентка артты. Хезмәт күрсәтү секторы да үз өлешен кертте: халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләме 9 процентка күтәрелде.
Әлеге барлык факторлар Татарстан Республикасы территориясендә керемнәрне нәтиҗәле тупларга мөмкинлек бирде. Керемнәрнең гомуми суммасы 2,1 трлн сумга җитте. Шулардан барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым һәм салым булмаган керемнәр 1,8 трлн сум тәшкил итте. Таможня җыемнары һәм пошлиналар өлешен, шулай ук социаль фондларга тотрыклы түләүләрне билгеләп үтәргә кирәк.
– 2025 елда бюджет керемнәренең нинди төп чыганакларын аерып күрсәтә алыр идегез. Алар төрле дәрәҗәдәге бюджетлар арасында ничек бүленде?
– 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлеше 725 млрд сум тәшкил итте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк. Республика бюджетына 605 млрд сум керде. Салым керемнәре арасында иң күләмлесе – физик затлар керемнәренә салым. Ул республика бюджетына – 156 млрд сум, ә җирле бюджетларга 68 млрд сум күләмендә керде. Әлеге салым керемнәренең уңай динамикасы бигрәк тә республика икътисадында уртача хезмәт хакының үсүенә бәйле.
Киләсе мөһим салым – табышка салым, аның керемнәре республика бюджетында 150,3 млрд сум тәшкил итте. Табышка салымның төп керемнәрен «Нефть чыгару, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү» тармагы предприятиеләре тәэмин итте. Шулай ук акцизлар берләштерелгән бюджетка 48 млрд сум күләмендә җыеп алынды, шулардан 46 млрд сумы республика бюджетына керде.
Оешмалар милкенә салым республика бюджетына – 46 млрд сум, ә транспорт салымы 7,7 млрд сум китерде. Җыелма керемгә салымнар берләштерелгән бюджетка 38 млрд сум күләмендә керде, шуларның 26 млрд сумы республика бюджетына күчерелде.
Җир салымы һәм физик затлар мөлкәтенә салым кебек аерым салымнар бары тик җирле бюджетларга гына туплана. 2025 елда җир салымы буенча үтәлеш – 10,6 млрд сум, ә физик затлар милкенә салым буенча 3,6 млрд сум тәшкил итте.
Салым булмаган керемнәр шулай ук берләштерелгән бюджетка 72 млрд сум китерде, шуларның 61 млрд сумы республика бюджетына күчерелде. Шулай итеп, 2025 елда Татарстан бюджеты керемнәре төзелеше керем чыганакларының төрлелеген һәм тотрыклылыгын күрсәтә.
– Марат Җәүдәтович, күптән түгел комитет утырышында сез 2025 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 725 млрд сум тәшкил итте дигән идегез. Нинди төп юнәлешләр финансланды һәм бу республика инфраструктурасына ничек йогынты ясады?
– 2025 елда республикабызның берләштерелгән бюджеты чыгымнары республиканың социаль өлкәсенә һәм инфраструктурасына сизелерлек йогынты ясый торган юнәлешләрне нәтиҗәле финансларга мөмкинлек бирде. Әлеге чыгымнар бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакын вакытында түләргә, бюджет учреждениеләре эшчәнлеген финансларга, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыкка, төзекләндерү эшләренә инвестицияләр юлларга, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге массакүләм мәдәни-спорт чараларын уздырырга мөмкинлек бирде.
Аерым алганда, «Илкүләм икътисад» бүлеге буенча чыгымнар 215 млрд сум тәшкил итте, шуларның 98 млрд сумы юл хуҗалыгына бүлеп бирелде. Чаралар транспорт инфраструктурасын яхшыртуга һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлтелде.
«Торак-коммуналь хуҗалык» бүлеге кысасында 42 млрд сум үзләштерелде, бу, шул исәптән, 880 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясарга һәм иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасын гамәлгә ашырырга – 64 объектны төзекләндерергә мөмкинлек бирде.
Авыл хуҗалыгы мөһим юнәлеш булып кала, аңа берләштерелгән бюджеттан 19,2 млрд сум юнәлтелде. 2025 елда агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренә ярдәм итү һәм кече хуҗалыкларны үстерү дәвам итте, җитештерүчеләр өчен аерым компенсацияләү механизмнары каралды.
Моннан тыш, әйләнә-тирә мохитне саклауга 1,2 млрд сум юнәлтелде, шул исәптән экология өлкәсендәге чаралар финансланды.
– Бюджет проектыннан күренгәнчә, 2025 елда социаль өлкәгә чыгымнар бюджетның шактый өлешен тәшкил итә. Мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт кебек юнәлешләргә чаралар ничек итеп бүленде?
– 2025 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар 384 млрд сум тәшкил итте, шуларның 311 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелде.
Мәгарифкә республика бюджетыннан 97 млрд сум һәм берләштерелгән бюджеттан 179,1 млрд сум юлланды. Бу акчалар төп белем бирү программаларын тормышка ашырырга, капиталь ремонт ясарга һәм яңа мәгариф объектларын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирде. Аерым алганда, яшьләр сәясәтен үстерүгә, аларның инициативаларын һәм программаларын гамәлгә ашыруга 8,7 млрд сум бүлеп бирелде.
Сәламәтлек саклау бүлеге буенча чыгымнар, медицина иминияте чараларын да кертеп, 150 млрд сум тәшкил итте. Шулай итеп, медицина учреждениеләре каралды, социаль әһәмияткә ия программалар гамәлгә ашырылды, шулай ук сәламәтлек саклау объектларына 14 млрд сумга капиталь ремонт ясалды, яңалары төзелде.
Социаль сәясәт чараларын финанслауга республика бюджетыннан 74 млрд сум юнәлтелде. Шулар хисабына халыкка тиешле адреслы социаль ярдәм күрсәтелде.
– Марат Җәүдәтович, мәдәният һәм спорт – җәмгыять өчен шулай ук мөһим өлкәләр. 2025 елда республиканың бюджетында алар ничек чагылдырылды?
– 2025 елда мәдәният үсешенә республика бюджетыннан 19 млрд сум һәм берләштерелгән бюджеттан 32,8 млрд сум тотылды. Барлык планлаштырылган чаралар тулысынча финансланды. Аерым алганда, республикабызның шәһәр һәм авылларындагы тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган мәдәният объектларын төзү һәм реконструкцияләү программасы гамәлгә ашырылды.
Республикада физик культурага да, спортка да шактый игътибар бирелә. Бу юнәлеш буенча чыгымнар республика бюджетыннан 16 млрд сум һәм берләштерелгән бюджеттан 25,7 млрд сум тәшкил итте. Әлеге ассигнованиеләр исәбенә 2025 елда барлык планлаштырылган спорт чаралары үткәрелде, учреждениеләрнең агымдагы эшчәнлеге финансланды, физик культура һәм спорт объектлары төзелде һәм реконструкцияләнде.
– Марат Җәүдәтович әңгәмәбезне йомгаклап, Финанс министрлыгы алдында бүген нинди бурычлар торганын әйтеп узсагыз иде.
– 2025 ел бюджеты катлаулы булды, әмма билгеләнгән планнарыбызның финанс ресурслары белән тәэмин ителгәнлеге безгә барлык чыгым йөкләмәләрен җиренә җиткереп үтәргә мөмкинлек бирде. Бу, үз чиратында, республика финанс системасының тотрыклы эшләве хакында сөйли.
Быелгы бурычлар хәзерге вазгыятьне һәм керемнәрнең тотрыклы керүендә киеренкелекне исәпкә ала. Шуңа бәйле рәвештә, салым керемнәрен максималь туплау һәм бюджет акчаларын сакчыл тоту – безнең бүгенге төп стратегиябез.
0
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез