Газетага язылу

Гомәр Сәлахов: «Зиратларда күңел тынычлыгы табам»

Зиратларда көннәр буе йөрергә туры килә аңа. Нишли ул анда дисезме? Әлки районының Абдул Салман авылы имамы Гомәр Сәлахов борынгы кабер ташларын барлау белән шөгыльләнә.

Гомәр Сәлахов: «Зиратларда күңел тынычлыгы табам»
Автор фотосы

– Күңелгә тынычлыкны табам шулай. Зиратларда безнең борынгы бабаларыбыз ята. Борынгы кабер ташларының аунап, тузып, бүлгәләнеп ятуы йөрәгемне әрнетте. Аларга икенче сулыш өрәсем килде, – ди ун кешелек авылда яшәп ятучы Гомәр хәзрәт. – Заманасында ферма мөдире, бригадир кебек төрле эшләрне башкарырга туры килде. Лаеклы ялга чыккач, авылда имам вазыйфасын йөкләделәр. Моннан дүрт ел элек районның Аксакаллар шурасы рәисе итеп билгеләделәр. Шул чакта район мөхтәсибеннән: «Минем вазыйфам нидән гыйбарәт?» – дип сорадым. Ул миңа зиратлардагы борынгы кабер ташларын барлап чыгарга кушты. Моңа кадәр Болгар музей-тыюлыгының элеккеге директоры Җәмил абый Мөхәммәтшин тырышлыгы белән 40 лап таш табылган булган инде. Хәзер 80 нән артты. Райондагы барлык татар авылларындагы зиратларны йөреп чыктым. Шуларның 16 сы Болгар ханлыгы чорына карый. Иң беренче таш 1278 елда куелган. Аны Татар Төгәлбәе авылы зиратында таптым. Аннан Иске Салман авылында 1296 елгысын очрады. Шулай итеп, алар ишәя барды. Күбесенең язулары купкан, еллары гына билгеле. Әйтик, Ташбилге авылында – алты, Иске Баллыкүл авылында бишәү очрады.

Билгеле, бер баруда гына табыла торган эш түгел бу. Аны табылдык кебек эзләп йөрергә туры килә. Җәй көне үләннәр арасында бер нәрсә дә күренмәскә мөмкин. Агач астында басылып калганнары да юк түгел. Остазы – Аксубай районының Түбән Татар Майнасы мәктәбе директоры Рәфыйк хәзрәт белән Яңа Чаллы зиратында бер көннәре үткән әнә. Бу урында Гомәр хәзрәт: «Анда урман кебек чытырманлык иде. Аяклар йөрмәскә әйләнде, хәл бетте. Икенче көнне авырып нужаландым», – диде. Дөрес, каберләр арасында йөрүен аңлап бетермәүчеләр дә бар. Әмма хәзрәт күңеле кушканча эзләнүен дәвам итә.

– Борынгы ташлардагы гарәпчә язуларны үзегез укыйсызмы? – дип сорадык хәзрәттән.

– Мәдрәсә бетердем, Коръән укыйм. Әмма борынгы ташларны уку аерым белем сорый. Бу эштә миңа Җәмил абый Мөхәммәтшин, Рәфыйк хәзрәт Насыйров булыша. Шул ташларны табып, чистартып, юып, фотоларын җибәреп тордым. Алар үзләре дә килгәләде. Укып тәрҗемә иттеләр, – ди ул.

Гомәр хәзрәт әйтүенчә, язулардан ташларның кемнәргә куелганын ачыклап була. Әмма барлык мәгълүматны табу мөмкин түгел. Нәсел тамгалары да очрый. Борынгы кабер ташларында язуларны ачыклау башкаларда да кызыксыну уята. Лаештан Розалия Вәлиуллина: «Әти-әни каберлеге янында бер таш бар, безнеке түгелме икән?» – дип кызыксынып шалтыраткан. Барып карагач, Фәйзетдин Мөхетдин улы аның икенче буын бабасы булып чыккан. Арада менә шулай нәсел очын тапканнары да очрый.

Билгеле, ташларны торгызу шактый чыгымнар сорый. Әлеге эштә авыл халкы да ярдәм итә. Кайберләре икенче, өченче буын әби-бабайларын таба. Андыйлар үзләре яңартып куя. Ташбилге авылы имамы авылдашлары белән алты ташны яңарткан. Без дә бу тарихи һәйкәлләрне барып күрдек. Аларны бетон ташка урнаштырып, тирә-ягына баганалар утыртып, өстен яшел калай белән каплаганнар. Кабер ташларының гомерен әнә шулай озынайталар икән.

– Кешеләрне яллап, акча түләп тә эшләтергә туры килә. Иганәчеләр дә эзлибез. Татар Шәпкәсе авылында ике метрлы бер таш бар иде. Беренче шуны торгыздык. Шушы авылда туган егет чыгымнарны каплады. Эш беткәч, авыл халкын җыеп күрсәтәбез. Иске Баллыкүл авылында быел тагын биш ташны торгызырга исәп бар, – ди хәзрәт. – Күп йөрим, күпне күрәм. Болгар музей-тыюлыгының төньяк төрбәсендә шундый 28 борынгы таш тора. Алар әле тагын мең ел торырга мөмкин, чөнки түбә астына куелган. Ә безнекеләр бетеп бара. Мин дә шулай ясап куеп булмасмы икән дип хыялланам. Эш акрын гына булса да бара, шөкер.

Абдул Салман авылында утыздан артык йорт булса да, кышын алтысында гына чыкканнар. Урамнарын әйләнеп йөргәндә, истәлекле урынга күз төште. Анда йомры таш тора. Анда авылга ничек нигез салынганы турында язылган. Хәтерне саклый беләләр монда. Ә киләчәге ничек булыр?

– Авыл бетеп бара. Әмма тарихны сакларга кирәк. Үткәннәрне оныттырмау бездән тора, – ди Гомәр хәзрәт.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре