Нигә түбәнәя?
Гемоглобин түбәнәюне анемия дип йөртәләр. Андый вакытта вируслы инфекцияләргә ешрак бирешә башлыйсың. Анемия булганда кандагы эритроцитлар күләме кими, организмга кислород җитми, йөрәк көчәнеп эшли башлый. Гемоглобинның түбән булуы организмдагы бик күп хилафлыклар турында сөйли: эчке кан китү, шеш, вируслар турында кисәтә торган билге булырга мөмкин. Аз калорияле диетада утыручылар һәм вегетарианнар да анемиядән интегергә мөмкин. Шулай ук кан тапшырганда, операциядән чыкканда, хатын-кызларның күрем вакытында да гемоглобинның төшүе күзәтелә.
Югары булса, яхшымы?
Гомоглобинның тиешле нормадан югары булуы да яхшы түгел. Чөнки ул үпкә, бөер, яман шеш кебек авыру билгеләре дә булырга мөмкин. Гемоглобинның артуына озакка сузылган стресслар, авыр физик эшләр, кайбер дарулар эчү дә сәбәп булырга мөмкин. Озак еллар тәмәке тартучыларның, таулы урыннарда һәм пычрак һавалы зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең гемоглобины югары була. Гемоглобин югары булганда ниндидер билгеләр күзәтелмәскә дә мөмкин, әмма анализ нәтиҗәләре тиешле нормадан югары күрсәтсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ризык белән күтәреләме?
Гемоглобин түбән булганда ризык белән генә күтәрергә мөмкин түгел, монда табиб белән киңәшеп, препаратлар кабул итү кирәк. Организмга ярдәм буларак бавыр, ит, карабодай, хәлвә, алма, чөгендер, уылдык, бал, гранат, кишер, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, йомырка, балык, шоколад, гөлҗимеш, кара карлыган кебек ризыкларга өстенлек бирү файдага булыр. Банан, лимон, виноград, ясмык, төче су балыгы, яшелчәләр, солы, арпа ярмасы, сыр, эремчек кебек ризыклар гемоглобинны, киресенчә, төшерергә мөмкин.
Гемоглобинга бәйле киңәшләр
*Елына кимендә 1–2 тапкыр гомуми кан анализы тапшырырга, әгәр гемоглобин күрсәткече түбән булса, ферритинга анализ бирергә.
*Туклануга, йокы режимына игътибарлы булырга, елның теләсә кайсы фасылында һәркөнне һавада йөрергә тырышырга.
*Тәмәке тарту кебек начар гадәттән арынырга тырышырга.
*Анемия булганда аксымга бай ризыкларга, составында тимер булган ярма, яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә, ә менә сөт ризыкларыннан тыелып торырга киңәш ителә. Гемоглобин югары булганда диңгез ризыклары, ак ит, чикләвек, кузаклыларны куллану файдага булыр.
*Гемоглобин түбән булып, препаратлар эчкәндә, аны С витамины белән куллансаң, ул яхшырак һәм тизрәк үзләштереләчәк.
Гемоглобин нормасы
| Яшь, җенес | Норма (г/л) | |
| Ир-атлар | 130–160 | |
| Хатын-кызлар | 120–150 | |
| Балалар | 12–18 яшь | 120–150 |
|
| 1–12 яшь | 110–145 |
| 1 яшькә кадәр | 100–135 | |
| яңа туган балалар | 135-195 | |
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез