Газетага язылу

Чәчәкләр үстерүче Гомәр Насыйбуллин: «Хатынымның гөлләрен аның төсе итеп саклыйм»

Тракторчыга гөл-чәчәкләр үстерү нигә кирәк? Беткәнмени тимер-томыр эше, казынсын шунда. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Гомәр Насыйбуллинның йортына кергәндә әнә шундый уйлар килде. Аның белән сөйләшкәч, матурлыкка омтылуының сәбәбе ачыкланды. Чәчәкләргә бәйле сагыш, сагыну да бар.

Чәчәкләр үстерүче Гомәр Насыйбуллин: «Хатынымның гөлләрен аның төсе итеп саклыйм»
Фото: Зөлфия Хәлиуллина

Капканы ачуга ук күзгә шәмәхә, яшел төсләр килеп бәрелә. Өендә дә шул ук хәл. Хуҗа җетелек аша тормышына ямь бирергә тырыша икән. Тол ир булып яшәү җиңел түгел, билгеле. Әмма сынатмый. Эчми, тартмый, башка яман гадәтләре дә юк. Һәрхәлдә, аны белгәннәр шулай ди. Башта тракторчы булып эшләсә, соңрак сантехник эшен башкарган. Ә чәчәкләр ярату каян килгән соң?

– Сигез ел элек хатыным үпкә яман шешеннән вафат булды. Ятимнәр йортында логопед булып эшләде. Кызганыч, арабыздан бик тиз китеп барды. Әле ярый кызым бар. Шәһәрдән кайтып, булышып тора. Хатыным гөлләр үстерергә яратты. Аларны аның истәлеге итеп саклыйм. Үзем дә яңаларын утырттым. Бакчачылык болай да күңелгә якын анысы. Кечкенә чакта ук урманнан үсентеләр алып кайтып, капка төбенә утырта идем. Яшелчә, җиләк-җимешне дә мулдан үстерәм, – ди 70 яшьлек ир.

Өе гөлләр белән тулган. Санын белми, исемнәрен дә төгәл әйтә алмый. Анысы аның өчен мөһим түгел. Бакчасында гортензия, роза, кашкарый һәм башкасын үстерә икән. «Чәчәкләр булмаса, бакча буш күренә. Ә болай гүзәл бер дөньяга әверелә», – ди. Быел петунияләре чәчәк атарга да өлгергән инде.

– Яратырга гына түгел, җаен да таба белергә кирәк. Моңа интернет, төрле журналлардан өйрәнәм. Туфракны кибеттән сатып алмый башладым әле. Аны урманнан алып кайтам. Су сибәм, ашлама да салгалыйм. Банан, суган кабыгы ише әйберләр белән мавыкмыйм. Куллана белмәсәң, ашламаны сипмәвең хәерлерәк. Гөлләремнең барысы да ошый, аерып әйтә алмыйм. Ничек тә булса, чәчәк аттырырга тырышам, – ди ул.

Аның аллы-гөлле бакчасы җәен-көзен башкаларның да күзен яндыра. Кемдер матурлыкка сокланырга дип килсә, кемдер киңәш-табыш сорый.

– Без Гомәрнең бакчасына экскурсиягә киләбез. Кайчак хатын-кызның да кайбер нәрсәләргә осталыгы җитми. Ә Гомәр матурлык тудырып шаккатыра. Шул ук вакытта ир-ат эшен дә булдыра, – ди безне озатып йөргән китапханәче Розалия апа Ибраһимова. – Бигрәк юмарт инде үзе. Помидор, кыяр үсентеләрен бушлай бирә. Узган ел утырткан карбыз, кавыннарын да күчтәнәчкә өләште. Бакча нигъмәтләре белән балаларны да сыйлый.

Киң күңеллелек Гомәргә әтисеннән күчкән. Насыйбуллиннар – авылда телевизорны иң беренчеләрдән булып сатып алган гаилә. Авыл балаларын бәхет баскан. Кечкенә генә йортта барысы җыелып, телевизор караган. Менә шул хатирәләрне әле дә онытмаучылар бар.

Аяк астында мәчеләр чуала. Аларның саны унга якын. Шуның алтысын өенә керткән. Шул ук вакытта өйдә тәртип, пөхтәлек. Атна саен мәчеләренә ит сатып алырга да акчасын кызганмый икән. «Чыгымнарын санамыйм. Кире үземә әйләнеп кайта бит ул. Тамаклары тук булса, күңел дә тыныч», – ди Гомәр Насыйбуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре