Газетага язылу

Казанның иске ЦУМы танымаслык булып үзгәрде: анда 68 остаханә ачылды

Казанның иске ЦУМы ишекләрен яңадан ачты. Исемен саклап калса да, үзәкнең җисеме зур үзгәрешләр кичерде. Хәзер монда бер түбә астында 18 юнәлешне колачлаган халык сәнгать кәсепләре осталары эшли, барлыгы 68 остаханә ачылды.

Казанның иске ЦУМы танымаслык булып үзгәрде: анда 68 остаханә ачылды
Фото: Татар-информ

Осталарның яңа йортта ничек урнашуларын күрергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. Уникаль осталык үзәгенең ишекләрен иң беренче ачып керүчеләргә без дә иярдек. Һөнәрчеләрнең беренче эш көннәрен бергәләп күзәтик.

Бер түбә астында

Агач исе килә! Диварлардагы агач бизәкләр бөтен бинага хуш ис тараткан. Беренче кунакларны җырлы-биюле, җанлы музыка белән каршы алалар бүген. Аяклар үзеннән-үзе ашау зонасына таба атлап китте. Түшәмгә элеп куйган зур чынаяклар, известь белән агарткан авыл миче, янәшәдә генә – авыл йорты, түшәмнәрдә милли бизәкле яулыклар, диварларда чулпылар. Күз төшкән һәр җирдә – тарихи мирасыбызның заманча чагылышы, яңа сулышы. Тамырларга ишарәли торган корылмаларны узып, беренче остаханәләргә килеп чыгабыз.

Сирәк һөнәрләр өчен үзәк ачу идеясен Рөстәм Миңнеханов 2023 елда ук тәкъдим иткән иде. Халкыбызның мәдәни ядкарьләрен саклауны, үстерүне, танытуны күздә тота һөнәрчеләр үзәге. Җитештерү дә, укыту-өйрәтү дә, иҗат җимешләрен сату, мастер-класслар да каралган монда. 68 остаханәдә 79 резидент, ягъни өр-яңа бинада эшләячәк һөнәрчеләр урнашкан. Тимерчеләр, пыяла осталары, чүлмәкчеләр, музыка кораллары ясаучылар, агач, тире, мамык эшкәртүчеләр, милли кием тегү осталары, нәфис тукучылык осталары, зәркәнчеләр, курчак ясаучылар, каллиграфлар, келәм тукучылар, сувенир продукциясе ясаучылар, челтәр үрү һәм чигү осталары өч катлы мәйданны биләп алган.

Көн итәрлек кәсеп

«Татар шарф» бренды остаханәсендә инде беренче мастер-класс уза. Хуҗалар алдан ук кеше җәлеп итү юлын тапкан – кунаклар өстәл янында тезелешеп утырып, кулъяулыкка татар орнаментлары ясалган мөһер белән бизәкләр төшерә инде.

– Социаль челтәрдә бәйге игълан иткәннәр иде. Гаиләдә саклана торган яулык-шәлләргә бәйле истәлек язып җибәрдек. Бүген менә ачылышка чакырдылар. Иң матур истәлекләр авторларын, җиңүчеләрне шушында бүләклиләр. Менә мастер-класста катнашабыз, аннары җиңүчеләрне игълан итәчәкләр, – ди Казаннан Рамилә Сабирҗанова. Бизәкле мөһер сукканын видеога төшерүне үтенеп миңа телефонын суза.

Казан халык кәсепләре техникумы остазы Гөлия Сафина күн мозаикасы белән сумка тегә. Күне бик калын. «Бармакларыгыз тишелеп бетмиме?» – дип кызыксынам.

– Энә очлы булса, берние юк. Курсларга килегез! 36 сәгать эчендә эшләү осталыгына өйрәтәбез. Дәреснең бер сәгате – 1000 сум. Сумка тегүчеләр дә бар, намаз өчен күн оекбашлар да тегәләр. Эшләнмәсе дә, осталыгы да үзегезгә була, – дип, уку-өйрәнүнең өстенлекләрен санап күрсәтә.

– Кәсебегезнең көн итәрлек файдасы бармы соң? – дип сорый янәшәдә безне тыңлап торган абзый. Остабикә елмаеп кына баш кага. Икебез дә җаваптан канәгать булып, «кунак»ка йөрүне дәвам итәбез.

 Күргәзмә караган кебек йөрибез, дип гаҗәпләнә халык. Фотога төшерәләр, тегендә кердеңме, боларны күрдеңме дип, бер-берсен яңа остаханә эшләнмәләре белән таныштырырга ашыгалар. Тегендә – Идел буе халыклары костюмнары, монда – рәссам Гүзәл Хәйбуллованың картиналар күргәзмәсе, уен кораллары. Татар мамык шәлен бәйләү серләренә төшенәсе килүчеләрне остаханәдә каба, орчыклар көтә. Кулыгыз агач җылысын сагынган булса, талчыбыктан үрү осталары кәрзин, төрле декор элементлары үрергә өйрәтә. Менә бу павильонда коллекционер Рөстәм Әхмәтҗановның шәхси самавырлар музее урнашкан. 2012 елда җыя башлаган коллекциясендә дөньяның төрле почмакларыннан кайткан 600 дән артык самавыр бар, аларның бер өлешен ЦУМда тәкъдим иткән. Экспонатлар арасында XVIII–XIX гасырларның үзенчәлекле, декоратив тоткычлы «Виноградная лоза» самавыры да, патша заманыннан килеп ирешкән көмеш белән ясалганнары да бар, Франция һәм Америкадан кайтартылган сирәк экземплярлар да урнаштырылган. 1990 нчы елларда ук тотынган булсаммы, ди ул, үзенең самавырлардан бик ерак йөргән, күчемсез милек белән эш иткән елларын искә төшереп.

– Хатын белән балалар сатарга куша. Оныкларыма калыр, дим. Аларга өметем бар! – ди коллекционер.

 «Айда проспорт» бренды хуҗасы Сафинә Сөләйманова ЦУМда ачылуларын тагын бер баскычка үсү дип кабул итә.

– Сату ноктасы гына түгел, нәкъ менә җитештерү өчен тәкъдим ителгән үзәк бу. Киемнәрнең төп өлешен Кукмарада тегәбез, әмма монда да эшләячәкбез. Менә хәзер производствога тегүчеләр, сатучылар эзлим. Павильонның алгы ягында киемнәр урнашса, артына тегү станокларын алып килеп куйдык инде, – ди хуҗабикә.

Халык агылачак  әле

Ике катны урап, бәйрәм чаралары уза торган төп мәйданга әйләнеп кайттык. Грим салу бүлмәсенең ишекләре ачылып китте дә аннан милли киемнәр кигән кызлар, егетләр тезелешеп чыкты. Эскалатор урнашкан мәйдан буйлап әйләнделәр. Көтмәгәндә башланган бу фэшн-чыгыш ЦУМ кунаклары өчен бер вакыйгага әйләнде. Татарстанда эшләп иҗат итүче дизайнерлар да уникаль осталык үзәге остаханәләрендә эшләячәк.

Россиянең халык артисты Винера Ганиеваны беренче катта үк күргән идек, ул да үзәкне әйләнеп, фикерләр туплап килгәндер.

– Йә, иске яңа ЦУМ ничек сезгә, Винера Әхәтовна?

– ЦУМның без күнеккән исемен саклап калулары гына да бик гаҗәп. Әйләнеп чыктым, үз эшләренең осталары, остазлар эшли икән. Халкыбызның үз сәнгатенә тугрылыкны күрсәтә бу проект, тәрбияви ягы да көчле. Яшьләр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы булачак. Милли юнәлештәге әйберләр күп. Костюмнарга аксессуарлар табарга, бик матур киемнәр сайларга була. Артистларга гына түгел, һәр кешегә файдалы, бүләкләр сайлар өчен уңайлы урын. Яңа елга әле монда үзенчә бер атмосфера булачак, халык агылачак дип уйлап йөрим, – диде җырчы. Ә янәшәдә фотога төшәр өчен чират җыелып өлгерде.

Һөнәрчеләр 3 ел ташламалы программа буенча эшләячәкләр, аларга квартплата гына түләп торасы була. ЦУМ көн саен иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр эшләячәк. Даими рәвештә һөнәрчеләрнең монда булуын ничек оештырырлар, бу хакта резидентларның үзләренә баш ватасы әле. Төкле аягыгыз белән, осталар! Сынатмагыз инде. Халкыбызның бай мирасын саклап калуда, үстерүдә яңа баскыч булсын бу йортыгыз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре