Газетага язылу

Банк эшеннән ризык бизнесына кереп киткән Ләйсән Фәйзиева: «Башта шикләнгән идем»

Декрет ялы – хатын-кыз өчен яңа мөмкинлекләр ачылу вакыты ул. Кемдер яңа һөнәр үзләштерә, ә кемдер күңел җылысын биреп пешергән ризыклары белән бизнес дөньясына кереп китә.

Банк эшеннән ризык бизнесына кереп киткән Ләйсән Фәйзиева: «Башта шикләнгән идем»

Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Ләйсән Фәйзиева да, икенче кызын алып кайткач, банктагы эшен кухняга алыштырырга тәвәккәлли. Бүген ул – дистәдән артык төрдәге ярымфабрикат әзерләүче уңышлы эшләүче үзмәшгуль.

Ләйсән унбиш еллап элек Мүлмә авылына килен булып төшә. Балалар алып кайтканчы банк өлкәсендә хезмәт куя. Кечкенә кызы белән декрет ялына чыккач, үз эшен башлап җибәрергә карар кыла.

 

– Башта курку булмады. «Авыл халкы бу ризыгымны яратырмы, кабул итәрме?» – дигән уй хәзер күбрәктер дә әле. Эшне башлап җибәргәндә танышымның да ярдәме тиде, ул киңәшләрен бирде. Беренче зур заказыбызны исә бер хастаханәгә алып барып саттык. Бәби тугач, күпмедер вакыттан соң ирем 200 дән артык бройлер алып кайтты. Башта шуларны эшкәртеп саттык. Аннары кабаттан ярымфабрикатларга күчтек. Каенатам һәм каенанам белән бергә яшәгәч, аларның да ярдәме тиде. Иң беренче заказларны эшләргә дип, әтиебез бер ат чалган иде, – ди Ләйсән.

 

Тату гаилә, бергәләп башкарылган хезмәт һәм сыйфатлы ризык – Ләйсән Фәйзиеваның уңыш формуласы әнә шундый. Башта ул эшен пилмән, голубцы, манты, токмач һәм өчпочмак ясаудан башласа, хәзер унбиш төрле ризык әзерләп сата. Иң яратып алына торганнары – өлеш белән самса. Ләйсәннең эш көне иртә таңнан башлана. Үз эшеннән бушаган арада ире дә ярдәм итә, ләкин төп хезмәт барыбер хатын-кыз җилкәсенә төшә.

 

– Иртәдән кухняга керәм дә төнге 10–11 гә кадәр шунда кайнашам, – ди Ләйсән. – Яңа ел бәйрәмнәрендә, рамазан аенда заказлар аеруча арта. Ул вакытта кухнядан төнге 1–2 дә генә чыгабыз. Бик арыта, әлбәттә. Бөтен эшкә дә өлгереп булмый, ашарга әзерләсәм, өй җыештыру һәм башка шундый мәшәкатьләр торып тора.

Эшнең күләме дә саллы: ай саен бер зур малның итен эшкәртәләр. Элек үзләре дә күп итеп терлек тотса, хәзер өлгерә алмыйлар. Шуңа күрә итне Балтач районы фермерыннан сатып алалар. Эш җайлырак барсын өчен, итне алдан турап, иттарткычтан чыгарып, туңдыргычларга тутырып, әзерләп куялар.

Ләйсән үзе пилмән яки фрикаделька ише вак әйберләр ясарга бик яратмаса да, сатып алучылар сорагач, аларны сыйфатлы итеп эшләргә тырыша. Клиентлары арасында авылдашлары да күп.

 

– Башта шикләнгән идем: авыл халкы үзе дә тырыш бит, токмачын да үзе кисә, ите үзенеке булгач, башка камыр ризыкларын да әледән-әле пешереп тора. Ләкин шикләрем акланмады: ярымфабрикатларны авылда да, Казанда да бик күп алалар. Авылдашларыбыз балаларына, оныкларына да сатып ала. Шуңа күрә бүген бер дә зарланып булмый, – ди ул.

Ләйсән эшен үзмәшгуль буларак алып бара. Өч ел элек субсидия дә алган. Анысы бизнесны үстерүгә зур ярдәм булган. Көндәшлек зур булса да, Фәйзиевләр бәяләрне ике ел буе күтәрмичә тотарга тырыша. Әйтик, хәзерге вакытта пилмәннең килосы – 700 сум.

 

– Ит, он, башка кирәк-ярак бәяләре артып торса да, әзер ризыкларның хакын күтәрергә кыенсынабыз. Безнең өчен сатып алучыларыбызның булуы, кабат безгә килүләре бик мөһим. Рәхмәт сүзләре ишетү дә канат куя, күңелне күтәрә, – ди Ләйсән.

 

Ләйсәннең эшне җиңеләйтә, ризыкны тәмлерәк итә торган серләре дә бар. Мәсәлән, ул камыр ризыкларына бары тик сары бәрәңге генә куллана икән, чөнки анысы каралмый. Туңдырасы камырга бераз чүпрә салырга кирәк, юкса ул «каешланып» китә. Голубцы өчен юка кабыклы, йомшак кәбестә кирәк, ди ул.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре