Газетага язылу

Казанның 200 лагеренда 40 меңләп бала ял итәчәк

Казанда җәй көне 200 лагерь эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан ачылыр дип көтелә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.

Казанның 200 лагеренда 40 меңләп бала ял итәчәк
Фото: Татар-информ

 Бу максатларга 774 млн сум юнәлтәчәкләр. 200 лагерьның 174 е мәктәп яны, 11 е шәһәр читендәге муниципаль ял базалары, 15 е предприятие һәм оешма лагерьлары. Быел Казанның балалар лагерьларында 40 меңнән артык бала ял итәр дип көтелә. Хвостиков сүзләренчә, бу узган җәй белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашкан 1 мең 300 бала лагерьларда 21 көн ял итәчәк. Әлеге категориядәге балалар өчен юлламалар бушлай.

– Җәйге чорда эшне оештырганда яшьләр учреждениеләре алдында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, ял итүне оештыру өчен шартлар тудыру, экстремизмны профилактикалау буенча комплекслы тематик чаралар оештыру бурычлары тора. Шулай ук патриотик, эстетик, гражданлык-хокукый һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздыру сорала, – дип билгеләде Хвостиков.

Аның сүзләренчә, Казанның шәһәр яны лагерьларында педагогика вузларыннан 200 дән артык студент практика узачак. Алар барысы да белем бирү программасын тәмамладылар, имтиханнарны уңышлы тапшырдылар һәм балалар белән эшләргә әзер. Укуны «Ял» үзәге Татарстан студентлар хезмәт отрядлары белән берлектә оештырган. Өченче ел рәттән «Ял» үзәге Казанның Мәшгульлек үзәге белән берлектә әйдаманнар ярдәмчеләрен эшкә урнаштыру проектын гамәлгә ашыра. Бу җәйдә 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге 40 яшүсмерне эшкә алу планлаштырыла. 18 көн дәвам иткән бер сменада проектта катнашучылар 10,5 меңнән 12,5 мең сумга кадәр акча эшли алачак. Дмитрий Хвостиков билгеләп үткәнчә, программа яшүсмерләр арасында бик популяр: һәр урынга берничә кеше дәгъва итә. Гомумән алганда, «Ял» үзәгенең Шәһәр яны лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә штатны комплектлау төгәлләнгән диярлек. Бүгенге көндә хезмәткәрләр 99 процентка тупланган, медицина кадрларын җәлеп итү, препаратлар һәм җиһазлар сатып алу буенча эш дәвам итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре