Газетага язылу

Гастроэнтеролог чикләвекне ничек ашасаң файдалырак икәнлеген әйтте

Чикләвекне ничек куллану яхшырак: чи килешме, суда бүрттерепме, әллә кыздырыпмы?

Аны күп ашауның зыяны юкмы?

Айсылу Рәҗәпова. Питрәч

Гастроэнтеролог Елена Павлова:

– Чи чикләвектә фитин кислотасы була, ул цинк белән магнийның үзләштерелүен токарлый. Шуңа күрә чикләвекне 6–8 сәгатькә тозлы суда чылатып куллану файдалы. Болай эшләгәндә фитаза таркала һәм минераллар күпкә яхшырак үзләштерелә. Термик эшкәртүгә килгәндә: чи яки бераз киптерелгән чикләвек кыздырылганыннан яхшырак. Кыздырган вакытта чикләвек аргининның (бу – алыштыргысыз аминокислота, ул аксым синтезы, кан әйләнешен яхшырту һәм иммунитетны саклау өчен кирәк) 50 процентка кадәрен югалта һәм кан тамырларын зарарлый. Берьюлы 100 граммнан артык чикләвек ашау ашказаны асты бизенә авырлык китерә һәм организмда ялкынсынуны көчәйтә торган омега-6ны арттыра. Бу тестостерон эшләп чыгаруда чагылырга мөмкин, чөнки цинк гормоннар синтезына түгел, ә ялкынсынуга каршы көрәшкә китәчәк. Нормага килгәндә, 30–50 граммнан артмавы хәерле. Бу – якынча 6–7 әстерхан чикләвеге һәм 20 данә бадәм (миндаль) дигән сүз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре