Газетага язылу

Казан бистәләре юллары тәртипкә китерелә

Быел Казанда бистә һәм бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау эшен дәвам иттерергә җыеналар. Шәһәрнең 30 бистәсендә гомуми озынлыгы 40 чакрымнан артык булган 85 юл төзекләндерелер дип көтелә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Казан бистәләре юллары тәртипкә китерелә
Фото: Татар-информ

Аның сүзләренә караганда, юлларны ремонтлау Төньяк, Залесный, Тынычлык, Яңа Наратлык һәм башка бистәләрдә планлаштырылган. Ул шулай ук юл өслеген яңарту бакча ширкәтләренә керү юлларына да кагылачагын әйтте. Җиде ел эчендә бакча ширкәтләренә гомуми озынлыгы 25 км булган 19 керү юлы төзекләндерелгән. Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, быелга юлларны рәткә китерү буенча зур планнар куелганлыгын җиткерде.

 – Гомуми озынлыгы 100 чакрымнан артык булган 160 участок тәртипкә китереләчәк. Шуларның 40 чакрымы бистәләргә туры килә. Бу күптәнге хыялыбыз иде. Хәзер, финанс мөмкинлекләре барлыкка килгәч, бистә юлларын да, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын да төзекләндерәбез, – диде шәһәр башлыгы.

Юллар төзелешендә тагын бер яңалык бар. Казанның Киров районында тимер юл аша юлүткәргечле яңа автомобиль юлының чираттагы участогын төзергә җыеналар. Ул Горький шоссесы дублерын Идел буе урамы белән тоташтырачак. Игорь Куляжев билгеләвенчә, яңа участокның озынлыгы – 1,5 чакрым, ә юлның киңлеге 2 дән 4 полосага кадәр арттырыла.  – Бу юл шәһәрнең транспорт челтәрен үстерүдә мөһим этап булачак һәм киләчәктә М-7 федераль трассасына чыгарылачак. Яңа юлүткәргеч Юдино, Займище, Хуҗамәт, Аракчино, Кызыл Тау һәм башка бистәләр ягыннан хәрәкәт итә торган транспорт агымын үзәккә таба җайга салачак һәм «бөке»ләрне киметергә ярдәм итәр дип көтелә.

– Мондый юллар бер ел эчендә генә төзелми, әмма безнең юл-транспорт челтәре өчен бу объект аерым әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Быел Казанда шәһәр юлларындагы авария хәлендәге участокларны бетерү буенча комплекслы эшне дәвам иттерергә җыеналар. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында шундый 66 юл участогы ачыкланган, аларда 240 тан артык юл-транспорт һәлакәте булган. Иң куркыныч урыннар дип Островский–Пушкин, Танк боҗрасы, Чуйков–Бондаренко, Габишев–Кол Гали урамнары киселешендәге юллар билгеләнгән. Игорь Куляжев, бу участокларда куркынычсызлыкны арттыру өчен комплекслы эшләр башкарылачагын әйтте. Монда сүз 430 яңа юл билгесе урнаштыру һәм 400 метр барьер киртәләре монтажлау турында бара. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен 16 ясалма юл тигезсезлеге, ике яңа светофор һәм 27 проекцияле җәяүлеләр кичүе урнаштырылачак. Моннан тыш 7,1 мең кв. м юл өслеген төзекләндерергә җыеналар. Бүгенге көнгә эшләр 35 процентка башкарылган, дип хәбәр итте спикер. Шулай ук юлларның норматив торышын саклау өчен 31 мең кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ямалган. – Тышкы яктыртуны торгызу программасы кысасында Казанда заманча диодлы яктырткычлар урнаштырыла. Быел Зур Дәрвишләр, Самосырово, Радужный, Юдиноны да кертеп, 18 торак массивта яңа фонарьлар пәйда булачак. Барлыгы 40 млн сумлык 1 мең яктырткыч куела. Соңгы 8 елда бистәләрдә 400 урамда 11,6 меңнән артык энергия саклый торган фонарь барлыкка килгән, – диде Игорь Куляжев. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел юл билгеләренә дә аерым игътибар бирергә уйлыйлар.

Яңгыр яуган саен Татарстан башкаласын су баса торган гадәт бар. Шуңа күрә быел да юл эшләре программасы буенча шәһәрдә яңгыр канализацияләрен төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әйтик, Авиатөзелеш районында яңгыр сулары коллекторын Петр Витер урамында төзекләндерергә, ә Совет районында Галиев урамындагы яңгыр сулары челтәрен норматив хәлгә китерергә җыеналар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре