Газетага язылу

Тарту көче: быелгы «Болгар җыены» ниләр белән истә калды?

Изге Болгар җиренә янәдән Россиянең төрле тарафларыннан һәм чит илләрдән мөселман кардәшләр җыелды. Быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1104 ел тулды. «Болгар җыены» 1989 елдан башлап уздырыла.

Тарту көче: быелгы «Болгар җыены» ниләр белән истә калды?
Фото: tatarstan.ru

Быел биредә 25 меңнән артык кунак булды. Җыен «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисадый форумы мәдәни программасына йомгак ясады.

Гадәттәгечә Җыен Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында Россия баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасыннан башланды.

Җыенның рәсми ачылыш тантанасы исә Истәлек билгесе каршындагы мәйданда узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Болгар җирендә мөселманнарны сәламләп, башкалада бик күп вакыйгалар – федераль дәрәҗәдәге «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узуын хәбәр итте. Әлеге вакыйгалар кысасында төп чараларның берсе дип «Изге Болгар җыены»н атады. Рөстәм Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. «Алар һәрвакыт безнең белән, без бергә. Динебез – ислам, әлбәттә, без олы буынның гореф-гадәтләрен белергә тиеш», – дип йомгаклады сүзен Татарстан Рәисе.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: «Без быел да Изге Болгар җирендә җыелдык. Бүген Казан меңләгән кунак кабул итә, дөнья күләмендә чаралар уздыра. Ислам дөньясы Татарстанны халыкара, милләтара, динара татулыкта яши торган бер үрнәк республика буларак кабул итеп, Казанны мәдәни башкаласы итеп сайлады. Бу – безнең өчен зур горурлык. Коръән-Кәрим белән башланган эш уңышлы була. Без үзебезнең татар һәм Татарстаннан булуыбыз белән горурланабыз», – дип сөйләде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәламләү сүзендә, ислам – милләтебезнең рухи нигезе, диде. «Тарихтан без беләбез: байлык бүген бар, иртәгә юк. Ә иман – татарларның мәңгелек юлдашчысы. Барыбыз да Аллаһының арканына ябышыйк һәм бер-беребездән аерылмыйк!» – диде ул.

Рухи азык

Быел да җыенга Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар күп килгән иде. Свердловск өлкәсеннән 14 сәгать юл узып килгән татарларны Болгар җыенына барырга Урал мөхтәсибәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Әхмәтшин күндергән. «Якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучыларымны Болгар белән таныштырасым, татарлар белән аралаштырасым килде. Бирегә килеп без гыйбрәтләнеп, үзебез өчен яңа белемнәр туплап кайтабыз. Үз төбәгебездә телебезне, динебезне саклап калу өчен тырышабыз, якшәмбе мәктәпләре оештырабыз. Бүген 200 укучыбыз бар», – диде Рамил хәзрәт.

Болгар җыенында беренче тапкыр килгән милләттәшләребезне дә очраттык. «Без башта Казан белән таныштык. Татарлар башкаласын күптән күрәсебез килә иде. Хәзер беренче эш итеп тәүбә кылуда катнашырга уйлыйбыз. Безнең белеп эшләгән, белмичә эшләгән гөнаһларыбыз бардыр. Менә шушы тәүбә намазында ел дәвамында кылган гөнаһларыбыз өчен үкенәбез, тәүбәгә киләбез. Намаз вакытында, илебездә тынычлык урнашсын иде дип, Ходайдан сорарга җыенабыз. Монда меңләгән мөселман катнаша, шуңа күрә бер кешенең догалары кабул булса да, безнең дә теләкләребез кабул булыр дип ышанабыз. Болгар җиренә аяк басуга ук үзебездә бер рәхәтлек, җиңеллек хисе тойдык. Моны сүз белән генә аңлатып булмый», – ди Түбән Новгородтан килгән Зифа Мәликова.

Татар дин әһелләренең «Казан Экспо»да узган «Милли үзенчәлек һәм дин» ХVI форумында Россиянең 78 төбәгеннән 1000 делегат катнашты. БМО Генераль секретаре урынбасары һәм Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкил Мигель Анхель Моратинос форумга чакырган өчен рәхмәт белдерде. «Россиядә исламофобия юк. Монда ислам киң таралган, аны миллионлаган кеше тота. Тулаем алганда, Россия территориясендә төрле халык һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши. Кызганыч, мондый бердәмлек барлык илләрдә дә күзәтелми», – диде ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, имамнар һәм мөфтиләр татар халкын, туган телне һәм гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә. «Мондый очрашулар диалогка ярдәм итү һәм барысын да борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик кирәк. Бер-береңне ишетү һәм уртак тел табу бик мөһим, бу – төп кыйммәт», – диде ул.

Пермь краеннан Рәүхәт хәзрәт Адутов исә 40 кешелек делегация белән Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенында катнашу өчен килгән. «Бу җыенга бишенче килүем. Ел саен кайтып киткәндә, башка килмәм, дип уйлыйм. Ләкин Болгар җыены вакыты якынлашкан саен күңел кытыклана башлый, татарлар, мөселманнар белән аралашасы килү теләге көчле булганга, килү җаен табабыз. Бүген Пермь краенда 125 нче мәчет ачылды. Дингә тартылучылар көннән-көн арта. Җәй айларында балаларга мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләре оештырып, дин сабаклары бирү белән шөгыльләнәбез. Барда районында мәктәпләребездә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытыла. Балаларыбыз телләрен, диннәрен белеп үсә», – диде Рәүхәт хәзрәт.

Оныклар артыннан

Изге җиргә гаилә белән килүчеләр елдан-ел артуы сөендерә. Әбиләрнең дә, бәбиләрнең дә иман юлыннан атлавын күреп куанасың. Баулы районыннан Алсу Гайнетдинова да бәйрәмгә тормыш иптәше, оныклары белән килгән.

– Без монда соңгы вакытта ел саен киләбез. Изге Болгар җыены елдан-ел матуррак оештырыла. Вәгазьләрнең күбрәк булуы ошый. Чөнки вәгазьләр кешене иманга, дингә тарта. Мин үзем дингә күптән түгел генә килдем. Оныгыбыз үзе теләп мәчеткә йөри башлады. Кайта да безгә өйрәнгән догаларын сөйләп күрсәтә. Бала каршында оят булды. Шулай итеп мин дә дингә тартылдым. Үзем артымнан иремне дә иярттем. Хәзер оныкка рәхмәт укыйбыз. Болгар җыенында тынычланып, рухи азык алып кайтып китәбез, – диде ул.

Бил алышу

Изге Болгар җыенында милли көрәшебез үз урынын табып, чараны тагын да җанландырып җибәрә. Быел исә келәмдә 10 илдән 110 спортчы көч сынашты. Баш батыр булып Зәй егете Радик Сәлахов танылды һәм «Lada Granta» машинасына ия булды. Машина ачкычын җиңүчегә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Радик финалда Грузия вәкиле, күп ярышлар җиңүчесе Уча Табататзедан өстен чыкты.

– Дөресен әйткәндә, нык дулкынландым. Мөхтәрәм кунаклар булгач, өстәмә җаваплылык сизәсен. Россияне, Татарстаныбызны оятка калдырмаска тырышабыз, – диде көрәш мәйданнарында 19 нчы машинасына ия булган Радик Сәлахов.

Остаханәләр эше

Җыен театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Моннан тыш төрле күргәзмәләр, остаханәләргә дә бай иде. «Абыстайлар хәзинәсе» ярминкәсендә татар остабикәләре үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. Татарстаннан, Мари Эл, Чуашстан һәм Мордовиядән барлыгы 40 җитештерүче үзләренең күн, текстиль, мех, мамыктан җитештерелгән кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салым, бизәнү әйберләре, шулай ук хәләл азык-төлек алып килгән иде. Шулай ук ислам тарихы темасына вәгазьләр һәм лекцияләр укылды. Яулык, чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз дәресләре үткәрелде. Ә Болгар цивилизациясе музеенда «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләде. Бирегә килүчеләр урта гасыр карасын җитештерү технологиясе, гарәп каллиграфиясе белән танышты.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре