Газетага язылу

«Мин быелгы Сабан туен ничек үткәрдем»

Хәзер ничектер, белмим, без мәктәптә укыганда берәр бәйрәм үтсә яки каникулдан килсәк, «Мин шул-шул бәйрәмне, шул-шул каникулны ничек үткәрдем?» дигән темага инша яздыралар иде. Бер уку елына кимендә дүртне яза идек. Менә быелгы Сабан туйларда уйланып йөрдем дә мин дә инша язарга булдым.

Балаларның бәйрәм атнасында кайта алмаулары алдан ук билгеле булды, киләбез дигән кунаклар да юк иде. Шулай итеп, гомергә беренче мәртәбә бу бәйрәмне үзебез генә үткәрдек. Бишәр машина кунак кайткан еллар булды. Һәр кеше бәйрәм рухын үзе тудыра, дисәк тә, еш кына бу хисне кайткан-килгән кешеләр өсти, бәйрәм мохитен дә алар тудыра шул. Шимбә көнне иртәнге якта мин бәрәңге бакчасына, ирем печән җиренә чыктык. Әле күрше авылда булачак бәйрәм мәйданыннан да музыка тавышы ишетелми. Без бәләкәй чакларда микрофон-тавыш көчәйткечләрне алдагы көннән үк сыный башлыйлар, безнең авылга кадәр ишетелгән, шыштыр-пыштыр килгән тавышлар арасында ярты көн кабатланган «бер-ике-өч», «раз-раз-раз» дигән сүзләр үзләре үк күңелне җилкетә башлый иде. Хәзер инде аппаратуралар көйле, көчле. «Бер-ике»ләп ике көн көйлисе юк.

Урамда әллә ни ыгы-зыгы сизелми. Җигүле атлар да күренми, гармун тавышы да юк. Аның каравы якында гына ике яклап, безнеке кебек бензинлы печән чапкыч гүли, ул тынган арада измә изгәнгә охшаган тавыш ишетелә, кемдер нәрсәдер кага... Бөтен кеше безнең төсле бәйрәм итәргә җыена, ахры, быел дип, үз уйларыма чумып, тәпкеләвемне беләм. Чүбе күп түгел, узынганчы чистарта барсаң, җиңелрәк.

– Эшләмә, Гөлсинә, бәйрәм көн бит бүген! – Койма аша бакча башы күршебез Рәшит абый эндәшә икән. «Ял һәм хезмәт бәйрәме дә бит ул», – димәкче идем, җавап биреп өлгермәдем. «Бәйрәмгә чыкмыйсызмыни?» – дип сорады ул.

– Сез чыгасызмы әллә? – дип соравына сорау белән җавап бирәм.

– Әбине култыклыйм да чыгабыз, – дип көлә. Аңлашыла.

– Чыкмадыгыз түгел инде, – дим.

– Ие, – ди. – Барыбер егерме еллап барган юк бугай инде.

– Безнеке дә шул чамадыр. Балалар үзләре генә йөри ала башлаганнан бирле чыккан юк. Бер елны йөгереп кенә сыйныфташлар очрашуына чыгып кергәнмен икән, – дим.

– Аның каравы без бер елны Казан сабан туена бардык, – ди Рәшит абый.

– Хәтерлим, – дим. – Ул чакта гаиләгезне Президент бүләкләгән иде бит.

Рәшит абый белән әңгәмә тәмам. Ул әбисен озакка ялгыз калдыра алмый. Минем дә бәрәңге бакчасы ялт итү алдында.

– Сабан туе башланырга тиеш иде бит инде, ни ыгы-зыгы килгән машина, ни җәяүләп барган кеше күренми, – дип уйлап бетерүем булды, бер-бер артлы матайлар үтә башлады. Башта икәү, аннан дүртәү... Әһә, мин әйтәм, менә болар соңгы елларда өстәлгән, бөтен кеше аһ-ваһ килеп карый торган мотоцикллар ярышына баручылар инде, дим. Элек ат чабышларын карау өчен генә бәйрәмгә баручылар булса, хәзер матайларның экстремаль узышын карау өчен көтеп алучылар да бар. Бигрәк тә бала-чага көтә, диләр. Һәр чорның үз кызыгы инде.

Кул белән тәпкеләп, күзләрем белән бәйрәмгә баручыларны эзләсәм дә, элекке кебек, гаиләләре белән күч-күч булып баручыларны тәки күрә алмадым. Хәзер бит бер кеше дә бәйрәмнәргә җәяү йөрми, машиналар үткәндер ул, урам буенда яшәгәнгә, без инде аларның тавышына күнеккәнгә игътибар итмәгәнмендер дип нәтиҗә ясадым.

Ул көнгә планлаштырылган гадәти эшләр белән көн үтте. Бәйрәмнән кайтучыларны да күрмәдем дисәң дә була. Төрле яклап килгән шашлык исен исни-исни сулар сиптем дә, телефонны кулга алып, челтәрләргә куелган бәйрәм репортажлары белән таныштым. Без чыкмаган дип тормаганнар, бәйрәмгә килүче дә күп булган, матур да үткән икән.

Район Сабан туе көнендә бала чакта без әни белән, аулагөй дип, колхоз басуы кырларыннан печән җыя идек, соңгы елларда да гел ул көннәргә үзебезнең читтәге басулардагы печәнне киптерү-җыю мәшәкате туры килә иде. Быел, шөкер, чабуы да бәйрәмнән соңга калды. Бармасаң да, Рәшит абый әйткәндәй, кеше бәйрәм иткәндә эшләп йөрү кызык түгел. Район Сабан туе, шулай итеп, вак-төяк авыл мәшәкатьләре белән үтте. «Кичен көтү каршына чыгармын әле. Кайтасы мал булмаса да, элекке кебек, күршеләрдән: «Быел ничә Сабан туена бардыгыз?» – дип сорармын дигән идем. Чыкмадым. Сорамасам да беләм, элек көненә берничә бәйрәмгә барган күршеләребез дә соңгы елларда сүрелде шул. Ел да бу көнне аларның капка төбенә җыйналып, бәйрәм истәлекләрен барлый идек. Бу традицияне дә боздым быел.

– Кунакларсыз бәйрәм сәер булгандыр, име, – дип язды туганым ул кичтә.

– Аның каравы тыныч булгандыр, – диде икенче берсе.

 – Киләсе бәйрәмнәрне дә күрергә, исән-имин каршы алырга язсын, – диештек. Без бармасак, бәйрәм итмәсәк ни. Булып торсын!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре