Буш кул белән түгел, әлбәттә. Якут дусларыбыз Түбән Кама Сабан туена Ысыах милли бәйрәмен дә алып килгән. Бер мәйданда ике мәдәният үрелеп, бәйрәмне куәтләндерде генә: татар кызы Сөмбелне Якутия татары Ниязга кияүгә бирдек, кунакларны Рәисебезнең әнисе Васига апа рецепты буенча пешерелгән коймаклар белән сыйладык.
Төтен эзеннән
Бәйрәм узасы мәйдан берничә өлешкә бүленгән. Ачылыш башланганчы ук төтеннең кайсы яктан чыкканын күреп, шунда юнәлдем. Якут дуслар түгәрәкләп корылган мәйданда ут тергезеп, репетиция ясап маташалар. Безнең җәйге күлмәкләр янында аларның калын чапаннары, мех бүрекләре, муенса-алкалары, билбаулары шактый мул күренә. Һәрберсендә диярлек ат кылыннан ясалган камчы. Бәйрәмгә килгән халыкка ачык йөз белән төрле осталыклар күрсәтәләр, теләкләр теләп милли коймак пешерәләр, спортта үзләрен сынап карарга теләүчеләрне таяк тартыш кебек уеннарга дәшәләр, фотога төшәләр. Бриллиантлар ук булмаса да, Якутия алтыннарын сатарга алып килгәннәр. Бүләк итеп алып килгән тормыш символы – болан да, безнең сабан туе тәкәләре кебек, агач читлек эчендә. Ул матурлыгы!
Якутиядә уза торган Ысыах зур учак белән истә калган иде. Түбән Кама мәйданында андый зур учакка ут төртү куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәгәнме, башка сәбәп булганмы, тыйнак кына учак булдырганнар. Хәер, учагы зур булмаса да, бәрәкәтле җылысы бар. Явыз рухларны куркытып тора торган төтен дә «килгән». Тимерчеләр алачыгыннан исә ул. Шунда барыйк. Әллә мичләрен дә алып килгәннәр инде?

– Мичне монда килгәч чыгардык, – ди тимерче Александр. – Сабан туена ике көн алдан килдек. Бу мичтә тимер руданы эретеп, төрле әйбер ясар өчен чимал ясыйбыз. Аннан инде пычак та, башка әйбер дә коярга була.
Осталыкларын күрсәтергә якутлар 6 мең чакрым юл үтеп, 4 тимерчене алып килгәннәр. Делегациядә барлыгы 150 кеше. Балалардан алып, милли гореф-гадәтләрне саклаучы олы яшьтәге аксакаллар да бар. Кунакларның бер өлеше 27 май көнне үк килгән. Декорацияләрнең иң зурларын монда килгәч ясаганнар. Балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, «Сандал» балалар халык ансамбле, аз санлы җирле халыклар театры килгән Татарстанга.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Местниковны каршы алган балалар кунакларны татар һәм якут телендә сәламләделәр. Билгеле инде, чәкчәк янында бия сөте дә бар иде. Халкыбызның милли спорт төрләрен күрсәтә торган келәмдә ике халык көрәш үрнәкләрен күрдек. Кунакларны шәһәр предприятиеләре әзерләгән мәйданчыкларга да алып керделәр. СИБУР мәйданчыгында халкыбызның иң тәмле сые – мич коймагы көтә иде. Авыз иткәндә үк гади коймак түгеллеген аңлаттылар.
Васига апа коймагы
– Коймагыгыз тәмле булган!
Әнисе пешергән коймакның чын тәмен белгән Татарстан Рәисеннән мондый сүзләр ишетү – үзе зур бәя. Пешереп куйган коймаклардан җилләр исте, ә пешкәнен ашап карар өчен халык чиратка тезелде. Бер сәгатьтә 40 литр камырның эзе дә калмады, ди «мобиль» мичнең хуҗасы Рифкать абый Шәфыйков. Рецептны ничек итеп кулына төшергән икән?
– 2013 елда Бөтендөнья татар конгрессыннан Теләчегә 300 кунак килде. Март аенда унике көн эчендә йорт күтәреп, мич чыгарып куйдык. Сабадан Рәис Миңнеханов килде. «Әни коймакны өч тапкыр күтәрә, өч тапкыр төшерә иде, каз мае кулланды», – дип сөйләде. Шуннан мин Васига апа янына бардым. Ул миңа коймак пешерү үзенчәлекләрен өйрәтте. Камырны кичтән куй, чүпрә салма, баш ясап сал, диде. Мин барысын да ул әйткәнчә эшләдем. Мондый коймакны бүтән беркем дә куя белми, нәрсә салганымны үзем генә беләм, тәмле булмыйча хәле юк аның, – ди Рифкать абый. – Әмма ниләр салганымны беркемгә әйтмим. Шул чакта безнең коймакларны Англиягә, Америкага алып киттеләр хәтта. Менә бу күчмә мичләргә дә «Туган авыл» дип язып куйган идем. Яңа мич ясагач, Рәис Нургалиевичка: «Васига апа рецепты буенча пешерәбез бит. Аңа хөрмәт йөзеннән исемен языйк, дога булып ирешер», – дидем. Менә күптән түгел генә, 15–20 көн элек Теләчедә Рөстәм Нургалиевичның үзеннән рөхсәт сорарга да җай чыкты. «Туган авыл» коймагы түгел бу, «Васига апа коймагы», – диде Рәисебез. Шуннан язып куйдым. Бу исем белән икенче тапкыр гына чыгуыбыз.
Нигә безнең туй түгел?
Алгыс – Ысыах бәйрәменең фатиха ала торган төп өлеше. Ул узасы мәйданчыкка кергәндә кунакларга берничә йола үтәсе булды. Бауга тасмалар бәйләп керделәр, капка өстендәге кыңгырауга кагылып уздылар. Тасмаларны бизәк буларак кына түгел, ә кешеләр һәм рухлар дөньясы арасында бәйләнеш урнаштыру өчен бәйлиләр икән. Шул рәвешле кеше фатиха, яклау һәм теләкләренең үтәлүен сорый. Мәйдан уртасында жрец изге ут кабызып, ялкынга, җиргә, агачка кымыз чәчрәтә, җыелган барлык кешегә иминлек сорый. Җавап итеп халык өч тапкыр «Уруй! Айхал!» дип кычкыра.
Инде кунакларны үз туебызга дәшәргә вакыт. Төп мәйданда алма төшәрлек тә урын юк, халык тамаша көтә. Бер прологка бөтен гореф-гадәт, Түбән Кама шәһәре үзенчәлекләре, кунаклар өлеше сыйган да беткән. Сабан белән башлаган идек, туй белән тәмамладык. Вакыйгаларның үрелеп баруына, берсеннән икенчесенә күчүенә шаклар катарлык. Булмас, димә... Сабанның ни икәнен оныгына аңлатып йөргән бабайның олы оныгы – Сөмбеле дә бар әле. Эштә дә җитез, үзе чибәр, үзе җыр-моңга оста. Чәчү тәмамлануга шәһәргә илнең төрле почмагыннан яшьләр җыела. Монда яңа сәнәгать программасы буенча өр-яңа шәһәр үсеп чыгарга тиеш! Араларында Якутия татарлары нәселеннән Нияз да бар. Нинди эшкә тотынса, шуны булдыра. Ниязга Сөмбелнең туганнары да соклана. Уңышны урып-җыйганнан соң туйга әзерләнә башлыйлар, кыз сорарга Якутиядән булачак кодалар килеп төшә. Бирнә сандыклары әзерләнә, туй башлана. Туйда төрле милләт вәкилләре катнаша, барысы да яшьләрне котлый. Татарстан белән Якутияне дуслык кына түгел, уртак гаилә, туачак яңа нәсел дә бәйли хәзер.
«Уруй!» дип өч тапкыр кычкырасы гына кала. Якутиянең төп кунагы Сергей Местников үз чыгышы вакытында бу сүзләрне кычкырган иде, яңгыр да ява башлады. Сабан туенда яңгыр яуса, уңыш мулдан булырга тиеш. Һәрхәлдә, бәйрәмдә моның өчен татарча да, якутча да бик күп йола башкарылды, дога кылынды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез