Газетага язылу

Кунаклар китте, эш калды

Татарстан Министрлар Кабинетында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумга йомгак ясадылар. Җыенның эшлекле программасында гына да 10 меңгә якын кеше катнашкан. «Казан Экспо»да кунаклар бер тоннага якын туңдырма, ярты тонна тирәсе чәкчәк ашаган.

Кунаклар китте, эш калды
Фото: Татар-информ

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, быелгы форумнан кунаклар да, республика һәм ил җитәкчелеге дә канәгать.

– Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «КазанФорум»ның оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин форум эшенә югары бәя бирде. Ил төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклардан да чарага бәйле бик кызыклы фикерләр ишетәбез. Әйтергә кирәк, кунаклар бик төрле иде. Белүебезчә, Казанга «Рабыня Изаура» сериалында төп рольне уйнаган Луселия Сантос килде. Ул Зәңгәр күлдә су керде, Россиядә яшәүче хатын-кызлар турында фильм төшерү теләген җиткерде. Чит төбәктән килгән бер хезмәттәшем шалтыратып, аның, Казаннан китмәс өчен, очкычка билетын ашарга әзер булуын да әйтте. Татарстанга гашыйк булып китәләр, – диде ул.

Талия Миңнуллина фикеренчә, бу – федераль һәм республика дәрәҗәсендәге оештыру комитеты башкарган зур эш нәтиҗәсе.

– Анда вак-төякләр юк: һәр йөртүче, тәрҗемәче, пешекчедән алып алып баручылар, экспертларга кадәр – һәркайсы мөһим. Форумга бәйле фикер-тәкъдимнәрне туплап, алга таба әлеге мәйданны тагын да камилләштерәчәкбез. Моны иң беренче чиратта икътисадыбызны үстерү өчен эшлибез, – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Форум кысасында 163 килешү имзаланган. Бу урында шунысын да искәртик: сүз оештыру комитеты аша узган килешүләр турында гына бара, Россиягә карата санкцияләр аркасында артык игълан ителмәгәннәре дә бар. «163 килешүнең 70 е – Татарстанныкы, 86 сы халыкара эчтәлеккә ия», – диде Талия Миңнуллина.

Аерым алганда, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы республика территориясендә кунакханәләр челтәре төзү турында килешү имзалаган. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бүген республика районнарында кунакханәләр җитми. «Бу хакта һәр икенче, ә кайчак һәр район башлыгы әйтә. Менә Тәтешне алыйк. Биредә туристлар бик кунып калыр иде дә, йокларга урын юк. Татарстанда туристлар саны елдан-ел арта. 2030 елда аларның саны хәзерге 5 миллионнан 7 миллионга кадәр җитәчәк, дип фаразлыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан да шундый бурыч куелды. Ә моның өчен инфраструктура булдырырга кирәк», – диде Талия Миңнуллина.

Беренче өч йолдызлы милли дизайнлы кунакханә Казан аэропорты янәшәсендә төзеләчәк. Инвестиция күләме – 1 миллиард сум. «Кертемнәрнең үзен аклаячагында да шик юк. «Казан Экспо»га килүчеләрне генә алсак та, биредә киләсе елга чаралар графигы тулган диярлек», – диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Тагын бер инвестиция проекты Яшел Үзән районында тормышка ашырылачак. Биредә тернәкләндерү үзәге төзеләчәк дип көтелә. Инвестиция күләме – 2 миллиард сум. Проектны өч елда тормышка ашырырга ниятлиләр. Чит илләр белән төзелгән килешүләр турында да әйтте Талия Миңнуллина. Арада республикадан Катарга ярымфабрикатлар озата башлауга бәйлесе дә бар.

– «КазанФорум»га дөньяның 99 иленнән катнашучылар килде. Бүгенге шартларда теләсә кем бу кадәр кунак җыя алмый, – диделәр брифингта.

Билгеле булганча, быел форум Татарстан башкаласының Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы кысасында узды. Моңа бәйле рәвештә, җыен мәдәни чараларга да бай булды. Аларда гади халык та катнашты. Казан Кремле диварында Россия Рекордлар китабына кертелгән иң озын яңалыклар юлын һәм мэппинг-шоуны күрергә дип 14–16 май көннәрендә бирегә 50 меңгә (!) якын кеше килгән. «Кызыксыну зур булгач, мондый утлы шоуларны ешрак оештырырга теләмисезме?» – дип тә кызыксынды журналистлар брифингта. Талия Миңнуллина әйтүенчә, бу – шактый кыйммәткә төшә торган тамаша. Төгәл бәясен генә әйтмәделәр.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов әйтүенчә, форумда катнашучыларны «Казан Экспо»да бушлай туңдырма һәм чәкчәк белән сыйлаганнар. «Бер тоннага кадәр җитмәдек: кунаклар 920 кило туңдырма һәм 480 кило чәкчәк татып карады», – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре