Чит илләр белән хезмәттәшлеккә юл ачык. Форум моны тагын бер кат дәлилләде. Быел катнашучыларны татар атлары да берләштерде.
«Иң мөһиме – ышаныч»
Дөнья картасында бер нокта гына булып калмыйча, ничек үсеш ноктасына әверелергә? «КазанФорум»ның пленар утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин күпсанлы кунакларга илдәге зур инфраструктура проектлары һәм торак төзелеше турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2022 елдан соң Россия Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлекне ныгытып, икътисад һәм логистиканы үзгәртә башлады. Бүген ил үсешенең нигезе – 2030 елга кадәр исәпләнгән һәм 2036 елга кадәр фаразланган киңлекләрне үстерү стратегиясе. Ул Россиядәге 153 мең торак пунктта яшәүче 150 миллионнан артык кешене колачлый.
Марат Хөснуллин әйтүенчә, Россия халкы торак төзелешенә ел саен 16 триллион сум акча инвестицияли.
– Безнең илдә торак төзелешенең төп инвесторы – кешеләр үзләре. Шуңа күрә дәүләт буларак безнең бурыч – шартлар тудыру, үсәргә мөмкинлек бирү, барлык үсеш планнарын берләштерү. Без илнең чирек өлешен яңартырга җыенабыз, – диде ул.
Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы генераль секретаренең сәяси мәсьәләләр буенча урынбасары Йосыф Әл Добай билгеләп үткәнчә, «КазанФорум» – Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре өчен әңгәмә коруның мөһим мәйданы булып тора. «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы – төбәк оешмасы гына түгел, ә әһәмияте ягыннан БМОдан соң икенче урында тора, Гарәп, Африка, Азия, Европа төркеме илләрен берләштерә торган халыкара оешма», – диде дәрәҗәле кунак. Берләшү күләменең киң колачлы булуына карамастан, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре җитди кыенлыклар белән очраша. Сүз икътисадый алымнар һәм сәяси системалардагы аермалар турында гына түгел, кайбер дәүләтләрдә дәвам иткән низаглар турында да бара. Бу икътисадый хезмәттәшлекне ныгытуга комачау итә.
Утырышта Мисыр сәнәгать министры Халед Хашем Татарстан һәм Казанны халыкара статус алуы белән котлады. «Казан 2026 елда ислам илләренең мәдәни башкаласы дип танылды. Татарстан башкаласына килгәннән соң ни өчен мондый карар кабул итүләрен аңладым: шәһәрдә адым саен тарих, цивилизация һәм заманча карарлар сизелә», – диде ул.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, пленар утырышны йомгаклап, ышаныч турында әйтте. Аның фикеренчә, яңа дөнья икътисадының төп берләштерү көче – ышаныч һәм ул озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлеккә әзерлек булырга тиеш.
– Безнең өчен иң мөһиме – ышаныч. Менә ни өчен без монда җыелдык. Без бер-беребез турында аз беләбез, бездә мәгълүмат аз, әмма һәр илдә, һәр төбәктә һәркемгә файдалы булган әйберләр бар. Икенчесе – озак вакыт бергә эшләргә әзерлек, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанның тышкы сәүдә әйләнешендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең өлеше 50 проценттан артып киткән. «Заманның глобаль сынауларына карамастан, Россия мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә ныгыта. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре – Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый хезмәттәшләре», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең иң көчле төбәкләренең берсе һәм Европа белән Азия арасындагы күпер буларак, финанс мөмкинлекләрен һәм технологик хәл ителешләрне берләштерү мөмкинлеген раслап күрсәтте. Моның бер мисалы буларак ислам финансларын атады ул. Ислам финтех-компанияләре дөнья базары якынча 200 миллиард доллар дип исәпләнә, ә 2029 елга әлеге сан 340 миллиард долларга кадәр җитәргә мөмкин. Татарстан Рәисе илдәге партнерлык финанслары буенча тәҗрибә турында да әйтте. Узган ел Россиядә әлеге эш кысасында 35 миллиард сум акча җәлеп ителгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда алты мәртәбә күбрәк.
Ныклы нигез
Гадәти булмаган чынбарлык һәм Татарстан үрнәге турында «КазанФорум»ның тагын бер мөһим чарасы – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышында да сөйләштеләр. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, икенче меңьеллык чигендә халыкара мөнәсәбәтләрнең глобаль системасы җитди үзгәрә башлады, яңа күп поляр дөнья формалашу мөһим тенденциягә әверелде. Бу үзгәрешләр Россиянең ислам дөньясы дәүләтләре белән хезмәттәшлегенең яңа формаларын эзләүгә ярдәм итте. «Дөнья сәясәтенең төп проблемаларына якын килү, әхлакый кыйммәтләрнең уртаклыгы – болар барысы да, традицион диннәр белән диалог төзүдә үзенчәлекле тәҗрибәгә ия булган күпмилләтле дәүләт буларак, безнең ил өчен аеруча мөһим. Мондый бергәлекнең ачык мисалы – Казан Кремле, анда янәшәдә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы урнашкан», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук төркем эше белән кызыксынулары һәм Россиянең мөселман илләре белән диалогын тирәнәйтү һәм үстерү процессына керткән өлешләре өчен барысына да рәхмәт әйтте. Бүген, катлаулы шартларда, Россия күпполярлы дөнья төзүне, дәүләтләрнең суверен тигезлеген, аларның социаль, сәяси һәм икътисадый үсеш модельләрен мөстәкыйль сайлау хокукын хөрмәт итүне һәм рухи-әхлакый нигезләргә таянуны дәвам итә. АКШның Ирандагы гамәлләре – акланмаган, сәбәпсез агрессия, дип саный Рөстәм Миңнеханов. «Коллектив Көнбатыш кагыйдәләренә нигезләнгән дөнья тәртибе концепциясе АКШ һәм Израильнең Иранга каршы агрессиясенә һәм шуның нәтиҗәсендә Якын Көнчыгыштагы кораллы конфликтның көчәюенә китерде. Ул инфраструктураның җимерелүе һәм дистә еллар дәвамында оешып килә торган халыкара хезмәттәшлек чылбырының бозылуы белән бергә бара. Шул ук вакытта Көнбатыш дөньясы агрессия гаепләнми һәм хәтта аклана торган икеләтә стандартлар күрсәтә. Төркем җитәкчелеге Россия Президенты әйткән позициядә тора: Иранга һөҗүм – сәбәпсез агрессия, аның нигезе һәм аклануы юк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 80 проценттан да күбрәге милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Татарстан башкаласы күптән инде уртак эштә һәм иҗатта уртак тел таба торган төрле мәдәниятләр һәм диннәрнең очрашу урынына әверелгән.
Татар канаты
Быел форум кысасында тәүге тапкыр ат чабышы һәм халыкара жокейлар чемпионаты да узды. «Ярышлар – эшлекле программадан соң рәхәтләнеп ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән мөмкинлек», – диде бу уңайдан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. «Татар канаты» призына татар атлары ярышты. Бүген республикада 31 меңнән артык ат исәпләнә. Шуның 1 мең тирәсе – татар атлары. Ярышларда Россия, Төрекмәнстан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан иң яхшы спортчылар көч сынашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез