Газетага язылу

Рекорд куйган Рөстәм Нәбиев: «Менәсе таулар тагын бар әле ул»

2015 елда армиядә вакытта казарма җимерелеп, хәрабәләр астында имгәнеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев башкаларга яшәү көче бирү белән беррәттән, сау-сәламәт, типсә, тимер өзәрлек ир-атларны уздырып яшәргә тырыша.

Рекорд куйган Рөстәм Нәбиев: «Менәсе таулар тагын бар әле ул»
Фото: шәхси архивтан

Күптән түгел ул тормышында тагын бер җиңү яулады:  кулларында Эверест тавыныд түбәсенә күтәрелде. “ВТ” хәбәрчесе рекорд куйган Рөстәм Нәбиевнең хәлләрен белеште.

 

Иң зур җиңүем гаиләм янына исән-сау кайту булды. Балаларым да сагынган, Индирам да көткән. Үземнең дә кәефем бик яхшы. Тауга менеп төшкәннән соң сәламәтлекккә бәйле күңелсезлекләр булмаса ярар иде, дигән идем. Шөкер, бернигә дә зарланмыйм, ди Рөстәм. Эверестка кулларымда гына менәр адыннан Аллаһы Тәгаләдән исәнлек сорап, үзем белгән догаларны укыдым. Анда чакта могҗизалар күп булды. Бәлки күкләрдәге әти-әнием дә көч биргәндер. Хәзер менә өйгә кайткач, баштан узганнарны уйлап утырам. Шуның кадәр биеклеккә күтәрелер өчен каян килде икән моның кадәр көч? Яшермим, тауга менгәндә төрле чаклар булды. Утырып елаган вакытлар да булды. Ниләр күргәнемне, нәрсәләр кичергәнемне үзем генә беләм. Тауда күп еллар элек һәлак булган кешеләрнең мәетләре дә очрады. Мин дә исән кайтмау куркынычы барлыгын белеп чыгып киттем. Бар да яхшы булачак, дигән уй яшәтте мине. Янымдагы дусларыма рәхмәт. Без бергә барлык авырлыкларны да җиңә алдык. Хәзер менә уйлыйм: мактанып әйтүем түгел Эверестка минем кебек кулларында гына күтәрелүче башка булмастыр инде ул.

 

Рөстәм барысын да сөйләп бетерми. Әмма тауга менү җиңел түгеллеген, бик авыр булганын да яшерми.

Анда чакта иң гади әйберләрне дә сагындым. Бөтен тормышымның кадерен аңладым. Җаем булган саен гаиләм белән элемтәгә керергә тырыштым. Алар да миңа көч бирде, ди Рөстәм. Бөтен кеше миңа соклана. Кирәкми, миңа түгел, Индирага сокланырга кирәк ул. Мин тауларда чакта берүзе өч бала белән калды. Бар тормыш аның өстендә иде. Телефон аша сөйләшкәндә дә мин аны гел юатып тордым. Индиракаем, мин кайткач, берәр җиргә ялга барырсың, дидем. Безнең гаиләдә эшләр бүленгән инде. Ике кызны мәктәпкә, бакчага, түгәрәкләргә йөртү минем өстә, ә хатыным үзен кечкенә улыбызга багышлады. Хәзер инде мин кайттым, бар да яхшы булыр, дип уйлыйм. Барлык якыннарымны сагындым. Бөтенесе шалтырата, үзем дә хәлләрен беләм. Ә иң рәхәте балаларымның шат елмаюларын күрү. Ә менәсе таулар тагын бар әле ул. Насыйп булса...

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре