Газетага язылу

Дәүләт Советы утырышында: «Бюджет акчасы нәтиҗәле тотылырга тиеш»

Бюджет акчасы нәтиҗәле тотылырга тиеш. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында искәрттеләр.

Дәүләт Советы утырышында: «Бюджет акчасы нәтиҗәле тотылырга тиеш»
Фото: tatarstan.ru

Депутатлар 2026 елның беренче өч аенда республика бюджеты һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше мәсьәләләрен карады. Шулай ук 2025 елда Татарстан бюджеты һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектларын тикшерделәр.

Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2025 ел йомгаклары буенча республика бюджеты керемнәре 605 миллиард сум тәшкил иткән. Ел азагында республика бюджеты счетларында калган чаралар 9,7 миллиард сумнан артып киткән. Гомуми сумманың 3,9 миллиард сумы – капиталь кертемнәргә, 2,9 миллиард сумы – товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуга, 1,6 миллиард сумы социаль тәэмин ителешкә туры килә. Марат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, әлеге чаралар бюджетның бердәм счетына кайтарыла һәм кирәклеге расланса, кабаттан шул ук максатларда тотылырга мөмкин.

Утырышта әйтүләренә караганда, калган сумма, нигездә, конкурс процедуралары йомгаклары буенча экономияләү, контрактларны үтәү срокларын күчерү һәм эшләрнең бер өлешен кабул итүне бу елга күчерү хисабына барлыкка килгән. Моннан тыш, файдаланылмаган акча күләменә дәүләт ярдәменең аерым чараларын алуда мөрәҗәгать итү тәртибе дә йогынты ясаган. Гомумән алганда, 2025 елда Татарстан бюджеты чыгымнары 98,4 процентка үтәлгән.

– 2025 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 725 миллиард сум акча күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 миллиард сум. Бюджетның үз керемнәре күләме буенча республика ил төбәкләре арасында дүртенче урында, – диде Марат Фәйзрахманов.

Аның әйтүенчә, керемнәрнең зур өлешен физик затларның кеременә салым тәшкил иткән. Аңа 223 миллиард сум туры килгән. Киләсе зур салым – табышка салым. 2025 елда республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәр күләме – 112 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан – 96 миллиард сум.

– Узган ел Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 725 миллиард сум тәшкил итте, республика бюджеты буенча – 605 миллиард сум. Тотылган акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыкка, төзекләндерүгә инвестицияләр юнәлтергә, федераль һәм республика дәрәҗәсендә массакүләм спорт чаралары үткәрергә мөмкинлек бирде, – диде Марат Фәйзрахманов.

Финанс министры шулай ук 2026 елның 1 апреленә республика бюджеты үтәлеше турында да әйтте. Бу елның беренче өч аенда тупланма казнага – 135,4 миллиард сум, республика бюджетына 115 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин әйтүенчә, кыенлыкларга карамастан, быел да барлык йөкләмәләрне үтәргә кирәк булачак. «Безнең төп бурыч – бюджет акчасын нәтиҗәле тоту», – диде ул.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтүенчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәр буенча 93,2 миллиард сум яисә 99,9 процент, чыгымнар буенча 92,6 миллиард сум тәшкил иткән.

Утырышта депутатлар республика Хисап палатасының узган елгы эше турында хисап та тыңлады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре