Газетага язылу

«Бу көннәрдә хоккей белән яшәмәгән кешенең җаны юктыр, билләһи!»

Елга бер тапкыр милли көрәшне дә икенче урынга калдырып, Татарстан халкының күзе боз өстенә төбелә. «Ак Барс» хоккей командасы Гагарин Кубогы өчен... көрәшә!

«Бу көннәрдә хоккей белән яшәмәгән кешенең җаны юктыр, билләһи!»
Фото: ak-bars.ru

Команданың фанатлары – тугры җанатарлары өчен беренче уеннар ук зур вакыйга булып торса, «Ак Барс»ның финал уеннары инде бөтен республиканы берләштерә. Җаны-тәне белән командага җиңәргә ярдәм итүче фанатлар белән Казанның төрле урыннарында урнашкан фан-зоналарда аралашып кайттык. «Бу көннәрдә хоккей белән яшәмәгән кешенең җаны юктыр, билләһи!» – диләр монда.

Беренче курс студенты Вероника Шевкунова Чиләбе шәһәреннән килеп Казанда укый. Кәшәкәле уен белән кечкенәдән таныш. Әтисе атаклы «Трактор» хоккей командасында уйнаган. Хәзер шул өстенлектән файдаланып, илебезнең теләсә кайсы хоккей спорт клубының уеннарына бушлай йөри ала Вероника. «Бәхетле!» дип сүз кыстыра янәшәсендә утыручы дус кызлары. Туган шәһәре командасы турнирдан төшеп калгач, «Ак Барс» өчен җан ата хәзер студент кыз. Команда Ярославльдә уйнаганда, бергә укый торган дуслары белән фан-зонага килеп карарга булганнар.

– Татарстанга килгәч, көрәш белән дә мавыгып киттем әле. Ярышлар карарга йөрибез хәтта. Көрәшче егетләр белән дә таныш. Әмма хоккей минем канымда инде. Менә дус кызларымны да бу дөнья белән таныштырдым. Бер көнне «Ак Барс»ның финал алдыннан узган тренировкасына бардык. Безгә – җанатарларга төбәп аткан ике алканы тоттык, – дип сөйли Вероника. Башка җанатарларга кушылып, «Шайбу! Шайбу!» дип тә кычкырып ала. – «Казан Молл» сәүдә үзәгенең түбәсендә фан-зона булачак, дигәч тә, кызлар белән монда килдек. Өйдән телевизор йә ноутбуктан хоккей карау кызык түгел. Монда без ничә йөз кеше берләшеп, көчебезне командага юллыйбыз. Татарча ничек буладыр, «атмосфера, драйв» дигән тойгылар өчен монда килергә кирәк. Боз сараенда тагын да көчлерәк әле ул!

«Ак Барс»ның Казанда уйнаганнарын «Татнефть-Арена»да карап булса, көндәш команданың бозында кызган уеннарны бердәм булып карау, җан ату өчен Казанның берничә урынында фан-зоналар оештырыла. Хәер, Казанда гына түгел. Әлмәт тә җанатарларны бер урынга җыя. Казанда исә «Казан Молл», «Мега» сәүдә үзәкләре, «Елмай» паркы да читтә калмый, зур экраннарга трансляция чыгарып, халыкны җыя. Хоккей гына карап утырмыйлар, алып баручылардан уеннар, шоу-программа да оештырыла.

«Мега» сәүдә үзәгенең туклану зонасында алма төшәрлек тә урын юк. Алгы рәтләренә балалар сибелгән. Идәнгә дә, йомшак мендәрләргә дә утырганнар. Күбесенең өстендә яраткан уенчыларының номеры сугылган киемнәр, муеннарында шарф. Әледән-әле кычкырып, сәүдә үзәген шаулатып торалар. «Локомотив» командасы безнең капкага беренче алкасын керткәч, берничәсе күз яшен тыя алмый еларга ук кереште.

Айрат Зарипов Түбән Кама районыннан килгән. Яраткан командасының киемнәрен кигән, битенә Татарстан флагын һәм «Ак Барс» командасының логотибын ясаган.

– Мин әле бу кадәр үк әзерләнмәгәнмен, – дип, ир каршындагы егетнең башына төртеп күрсәтә. Анысы чәчен арттан барс сурәтендә алдырган, чәчен яшел һәм ак төсләргә буяган. – Казандагы уенга билет алырга өлгермәдек. 3 мең сумнан алып 8 меңгә кадәрлеләрен мизгел эчендә диярлек кырып-себереп алып бетерделәр. 20 меңлеге дә бар иде, әмма ул кадәргә үк аласы килми инде. Ярар, фан-зонага барырбыз, дидек. Дуслар белән бер сәгать алдан килеп утырдык. Җәһәт кенә җыела торган үз урындыкларыбыз белән йөрибез. Монда бердәмлек, көч башкача тоела. Без ныграк кычкырган саен уенчыларга да көч бирәбез кебек. Җиңсәләр бигрәк тә! Әмма җиңелгәндә тагын да ныграк ярдәм итәргә кирәк. Ярославльдә җиңгән уеннан соң өч көнгә тавыш бетте, – ди Айрат.

Ул арада уенда тәнәфес башлана. Халыкның бер өлеше һава суларга урамга чыгып китә, икенчеләре ашау ягын кайгырта, кемдер аяк язып йөри. Алып баручылар уеннар уйната, Салаватның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына олысы-кечесе кушылып җырлый.

Ни дисәң дә, Казанга Гагарин Кубогы килешә инде! КХЛ Кубокны шәһәребезнең иң матур урыннарында экскурсиядә йөрткән, видеоролик эшләгән әнә. «Калдырырга кирәк инде моны!», «Җибәрмибез!», «Татарин кубогы!» дип яза үткен сүзле җанатарлар. Хоккейчыларның – үз җаваплылыгы, әмма җанатарларның да эше күп. Без сезнең белән дип, кулдан килгәнен дә, килмәгәнен дә эшләдек, тырыштык инде. Казан Кремле диварларына «КазанФорум» бизәкләре белән бергә «Ак Барс» дип тә чыгардык, атаклы хоккейчы, үзебезнең Данис Зарипов канатлы ак барска утырып боз өстеннән дә очты, шәһәрдәге бина фасадларын, йортларны «Ак Барс» язулары белән бизәдек. Казан мэриясе балконында логотиплы джерси, ягъни хоккей киеме эленеп тора хәтта. Акбарс исемле малайны Рәисебез Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уенга алып килдек, туры эфирга чыгардык. Алда тагын берничә уен көтә. Кунак булып барган җирегездә җиңсәгез, Казандагы уенда Кубокны үзебездә калдырыйк инде!

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре