Тулы исемлек түгел әле бу. Бәла – аяк астында. Хастаханә ишеге төбендә күз яшьләренә буылып, күз карасыдай сакларга тиешле кадерле балаң турында бер хәбәр алырга гаҗиз булып тормас өчен, чарасын алдан күрегез. Куркыныч кайда сагалап тора? Зыян күрүче генә булып калмыйча, җаваплылыкка ук тартып куймасыннар өчен, нинди кагыйдәләрне белеп тору зарур? Әти-әниләрне дә, оныкларын колач җәеп каршы алучы әби-бабайларны да кисәтәләр.
Җәйнең башланганын көтәсе юк, балалар инде май ахырыннан ук иреккә чыга. Башлангыч сыйныф укучылары, дәүләт имтиханы тапшырасы булмаган үсмерләр тиздән каникулга аяк баса. ДРКБның Травматология-2 бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматологы-ортопеды Руслан Хәсәнов әйтүенчә, хастаханәдә «урак өсте» апрель азагыннан ук башлана. Кызганыч, иң начар мәгънәсендә...
– Шул чордан башлап безнең бүлектә дежур торулар җәһәннәмгә әйләнгән кебек була. Кайбер көнне иртәнге өчкә, бишкә кадәр операцияләр ясыйбыз, сигездән инде яңа эш көнен башлыйбыз, тагын операцияләргә тотынабыз. Узган ел стационарга төрле җәрәхәтләр алган 17 меңнән артык баланы алып килделәр, – ди Руслан Фәрит улы. – Питбайклар белән күрмәгәнне күрәбез. Шуларга мотоциклларны, самокатларны кушсак, узган ел 212 бала мөрәҗәгать иткән. Быел май гына әле, инде 82 очрак теркәдек. Шуларның 78 е – самокатларда йөреп алган җәрәхәт белән килүчеләр. Питбайкларда шулкадәр авыр травмалар алалар: балаларның күбесе инвалид булып кала, буыннарның бөтенесен яңадан торгызып та булмый...
2024 ел белән чагыштырганда, узган елны имгәнеп үлгән балалар саны 17 процентка арткан. 2026 елның 15 маена Татарстанда 25 бала вафат булган. Һәр аерым очрак – бер гаиләнең төзәтеп булмаслык тирән ярасы. Берни үзгәртеп, берничек кире кайтарып та булмый торган әрәм язмышлар.
– Бәхетсезлек очрагы аркасында баланы югалту – һәрвакыт зур фаҗига. Мондый хәлләрне булдырмау өчен, комплекслы профилактика чаралары уздырабыз. Кыш айларында 6000 нән артык объектны тикшердек, 60 кимчелек ачыкланды, – диде Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова. – Балалар мәйданчыклары, ял парклары, скверлар, мәктәпләр тикшерелде. Атынгычларның ничек беркетелгәнлеге, футбол капкаларының ныклыгы, ташландык биналар, ачык калган чормалар да игътибардан читтә каплмады. Әмма тикшерү органнары гына куркыныч янаган һәр урынны колачлап бетерә алмый. Әйе, барлык хезмәтләр дә тиешенчә эшли. Әмма баланы беренче чиратта әти-әни, гаилә саклый.
Битараф булмаган кешеләрдән, халыктан да бик күп тора. Узган елда гына да бала гомеренә куркыныч тудыру ихтималы булган очрак турында 18 меңнән артык хәбәр килеп ирешкән, алар шундук эшкә алынган. Тик балалар тагын да өлгер була кайчак. Кызыксынудан, дөньяны танып-белү теләгеннән, сынап карау өчен дә кирәкмәгән җиргә үрелә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү һәм укучыларга психологик ярдәм күрсәтүне үстерү идарәсе башлыгы Айгөл Кашапова фаҗигагә китергән төрле сәбәпләрне санап күрсәтте. Күз-колак булып тормасаң, балага үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтмәсәң, хәтәр сагалап кына тора. Биеклектән егылып төшү, агулану, этләр ташлану, юлда җәрәхәтләр алу куркынычына башкалары – гадәти булмаганнары да өстәлә. Кәттә контент төшерү өчен, үсмерләр тимер юлда поездның соңгы вагонына сикереп менеп тотынып баралар, биек биналарга менәләр. Үз-үзләренә кул салучылар арасында зур күләмдә дару эчеп агуланучылар күп. Еш кына даруны белмичә эчкәнлеге ачыклана. Димәк, баланың кулы җитмәслек җиргә җыеп кую да кирәк.
Көннәр җылынгач, тәрәзәләрне ачып җилләтә башлауга, ачык тәрәзәдән егылып имгәнгән балалар да көттерми. Бу елда гына да 4 бала егылып төшеп җәрәхәт алган. Шөкер, вафат булучылар юк. Әмма ул баланы дәваларга күпме көч һәм вакыт кирәк хәзер.
Татарстан Прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Александр Цеханович балалар белән юлда булган һәлакәтләргә аерым тукталды. 2025 елда 579 юл-транспорт һәлакәтендә 23 бала вафат булган, 629 бала яраланган. Мототранспортка бәйле 67 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган, 68 бала җәрәхәт алган. 2026 елда 4 ай эчендә 117 юл һәлакәтендә 3 баланың гомере өзелгән, 124 бала имгәнгән.
– Балага үз-үзен саклау кагыйдәләре гаиләдә бирелмәсә, бернинди рейдлар да саклап бетерә алмый. Монда очрашуга килгәндә генә дә балалар катнашында берничә юл-транспорт һәлакәте булганлыгы ачыкланды. Питбайк һәм мотоциклларны алып бирүен бирәләр, тик әти-әни анда йөрү кагыйдәләрен дә аңлатмый, җаваплылыгы турында да сөйләми, бала авариягә эләгә. Мондый хәлләр зур борчу тудыра. Без аларга аеруча игътибар бирергә ниятлибез, – дип кисәтте прокуратура вәкиле.
Уттан да саклыйсы бар. Чагыштыру өчен түбәндәге саннарга күз салыйк. Быел Россиядә янгын чыгып, 147 бала вафат булган. Ике авыл мәктәбе, шәһәрдәге биш зур сыйныф дигән сүз бит бу. Узган ел бу сан 115 тән артмаган. Татарстанда исә соңгы 5 елда 26 бала үлгән, 110 бала янгында җәрәхәт алган. Быел бер баланы югалтканбыз. Тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр итмичә, минутына кадәр кадерле вакытны югалту аркасында килеп чыккан анысы да.
– Иртәнге биштә төтен исе сизеп, үсмер әбисенә шалтыраткан, ул берни аңламыйча, икенче улына хәбәр иткән, тегесе абыйсына шалтыраткан. Өченче туганнары гына ашыгыч ярдәм хезмәте номерын җыйган. Баланы да, әтисен дә коткарып булмады. Янгын очракларының күпчелеге йә шуклыктан, йә баланың кызыксынуыннан, йә ашарга пешерү теләгеннән килеп чыга. Социаль челтәрләрдән күреп, эксперимент ясап зыян күрүчеләр дә бар, – дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсендә бүлек башлыгы урынбасары Айрат Садыйков.
Ут янында су фаҗигасе дә ерак йөрми. Кояш кыздырган саен, балалар суга тартыла. Балаларның суда батып үлү очраклары еш кына бер үк сценарий буенча була. Алар коену өчен җайланмаган, тыелган сулыкларга бара, янәшәдә олылар булмый. Әти-әнисе аларның кайда икәнлеген дә белми.
– 2025 елда суда балаларга бәйле 7 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 4 баланың гомере өзелде. Кызганыч, балалар суда уйнарга ярата. Алар сикерәләр, бер-берсен батырып уйныйлар. Тик шаярулардан фаҗигагә бер адым калырга мөмкин, – диде МЧС вәкиле Денис Мокеев.
Баланың кайда нишләп йөрүен белмәү җаваплылыктан коткармый. Бала югалту ачысына аны тиешенчә карамаган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да өстәлергә мөмкин. Яхшы белән яманны аерырга өйрәтү өчен, кайвакыт бала белән бер сөйләшеп утыру да җитә. Ә югалтканны кире кайтарып булмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез