Авылда яшәүче фермерлар кунакларны нәрсә белән кызыксындыра да үзләре нәрсәгә өмет итә? Без шул турыда белештек.
Авыл территорияләрендә туризмны үстерү агентлыгы директоры Венера Адамович фикеренчә, авыл туризмының киләчәге зур.
– Аның төп шарты – авылга, халкы 35 меңгә кадәр булган кечкенә шәһәрләргә бәйле булуы. Ә инде эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: экология, төбәкне өйрәнү, танып белү, экстремаль, аграр яки этник, – дип аңлатты ул. – Ә агротуризм дигән вакытта без фермер хуҗалыкларында ниндидер хезмәт күрсәтүне күзаллыйбыз. Хәзерге вакытта монда берничә төп юнәлеш бар. Беренчедән, кешеләргә ризык (каян килә, ничек ясала) темасы кызыклы. Икенчедән, нәрсәнедер үз кулларың белән эшләп карау. Өченчедән – үз күзләрең белән күреп һәм үз кулларың белән тотып карау теләге. Шуңа күрә фермер хуҗалыкларына мин һәрвакыт нидер күрсәтү, сөйләү һәм тәмләп карау турында уйларга кирәк, дип киңәш итәм.
Кызганыч, әлегә республикада ничә туризм объекты барлыгы билгеле түгел. Алар турындагы мәгълүматларны бергә туплаган платформа да юк. Шуңа күрә күп очракта «сарафан радиосы» эшли. Шуннан соң гына теге яки бу ял итү урыны турындагы мәгълүматны сайтларына яки социаль челтәрдәге төркемнәренә кереп карап кына белеп була.
Әйтик, Питрәч районындагы «Скородумовка авылы»на туристларны алма, җиләк бакчаларына кунакка чакыралар.
– Элек безнең ферма торган урында авыл булган. Без аны онытмауларын, авылның яңадан тууын, тамырларын барларга телибез, – ди җитәкчесе Юлия Иванова. – 4–6 гектар мәйданда агротуризмны җәелдерәбез. Ике ел элек туристлар кабул итә башладык. Аларга ферма буенча экскурсияләр уздырабыз, фольклор концертлары куябыз. Тик кешеләр безне яхшы белә, дип әйтеп булмый. Моның өчен вакыт кирәк. Ә бездә сыер савып карарга, кәҗә күрергә, алма бакчаларында алма белән сыйланырга, хәтта саф һавада җирдә эшләргә мөмкин. Бөтен кешенең дә үз участогы юк бит. Иң мөһиме – моңа сорау бар, хәзер инде матур итеп «төреп» тәкъдим итәсе генә калды.
2022 елда беренче тапкыр агротуризм юнәлешен үстерергә теләгән фермерлар дәүләттән яңа төрле ярдәм ала башлады. Әлеге грантлар авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының «Авыл туризмын үстерү» федераль проекты кысасында тәкъдим ителә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгече Булат Хәйретдинов әйтүенчә, шушы вакыт эчендә 14 кеше грант откан. Аның күләме – 10 млн сумга кадәр.
– Грант откан кеше авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерергә тиеш. Аның янында кунаклар ял итәргә, төрле темаларга кичәләр оештырырга мөмкин. Соңгы елларда фермерларның да, халыкның да кызыксынуы арта. Кунаклар Казаннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килә. Грант алырга теләүчеләр күп, тик күпчелеге шартларга туры килеп бетми. Әйтик, бакчачылык белән шөгыльләнә торган фермер уңышның бер өлешен эшкәртергә, ә туристларга күрсәтелә торган икенче өлеше авылда һәм ял йортлары янәшәсендә булырга тиеш. Төп кыенлык шунда, – ди Булат Хәйретдинов.
Ике-өч ел элек грант откан кешеләр бүген төзелеш эшләрен төгәлләп, оештыру мәшәкатьләрен җайга салып, кунаклар каршы алырга әзерләнә. Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче Фирназ Хисмәтов – 20 елдан артык тәҗрибәсе булган фермер. Атчылык, игенчелек, умартачылык юнәлешләре буенча эшләүче эшмәкәр ике ел элек туристлык бизнесы белән кызыксына башлый. Ул туристларга чын авыл тормышын – балык тоту, умартачылык, атларда йөрү, көтү көтү, апийортта дәвалану, саф һава, фермага экскурсия вәгъдә итә. Кунакларны тулысынча июль уртасында гына кабул итә башласалар да, кызыксынучылар инде бар, ди.
– Әлегә үзебезнең яклардан гына киләләр, чөнки тулысынча эшләмәгәч, реклама биргәнебез юк. Безгә килүчеләр куна да кала ала. Моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Без цехта ат итен эшкәртеп, хәләл ризыклар җитештерәбез. Килгән кунакларны алар белән дә сыйлыйбыз. Билгеле инде, сатып алучылар да бар, – ди фермер. – Умарталык бик матур урында урнашкан. Әти истәлеге ул. Шунда үзем йөри башлагач, аны тагын да матурайтып җибәрдем һәм башкаларга да күрсәтәсе килә башлады. Терлекчелек, игенчелек, умартачылык, эшкәртү бар, инде шуларны кемнәргәдер күрсәтәсе, ашатасы һәм сатасы килү теләге яңа юнәлеш – агротуризмга китерде. Хәзер кеше эшләргә түгел, ял итәргә генә ярата. Кесәсендәге ахыргы акчасын түләп булса да, ял итәргә килә инде ул. Ихтыяҗ бар икән, ник эшләмәскә?
Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Рушан Сайранов та күптән түгел генә грант откан. Киләчәккә планнары матур, тик әлегә күз тигерүдән куркып, барлык серен дә ачып бетерәсе килмәде.
– Мин кошчылык юнәлеше буенча эшлим. Фермаларыбыз матур урынга урнашкан. Безгә килгән кешеләр бу турыда гел әйтеп тора. Шуңа күрә туризм юнәлеше турындагы уйлар берничә ел күңелдә йөрде, – ди Рушан. – Алган грантка «Чебиләр» дигән күпфункцияле үзәк ачарга телибез. Ул урын балаларга да, аларның әти-әниләренә дә хуш килер дип уйлыйм. Кунаклар күңел дә ачачак, ризыклар белән дә сыйланачак. Уй-ниятләребезне чынга ашыру буенча эшлибез, тик әлегә барысын да сөйләп бетерәсе килми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез