Аның сүзләренчә, быел капиталь ремонт программасына 163 күпфатирлы йорт кергән. Эшләрне вакытында башлау өчен Татарстан торак-коммуналь хуҗалык фонды узган елның декабрендә үк беренче аукцион үткәргән һәм «Пак-групп» оешмасы белән 45 йортны ремонтлауга контракт төзегән. Беренче чиратта подрядчы 35 йортта вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын яңартуга, шулай ук ике бинада шәхси җылылык пунктларын урнаштыруга керешкән. Хәзерге вакытта 24 йорт әзер, өч объект буенча дәүләт комиссияләре уздырылган.
– Сезонлы эшләр аеруча актив алып барыла. Түбәләрне ремонтлау – 42, фасадларны төзекләндерү 40 процентка башкарылды. Үзәкләштерелгән җылыту системаларын ремонтлау 24 процентка төгәлләнде, – диде Илсур Хисмәтуллин. Җитәкче белдерүенчә, программаны гамәлгә ашыру барышында Татарстан Төзелеш министрлыгы аңа төзәтмәләр кертү мөмкинлеген ачкан. Нәтиҗәдә исемлектән 14 йорт төшереп калдырылган. Аларның икесе – Ленинград урамындагы 19 нчы һәм 21 нче йортлар – авария хәлендә дип табылган. Тагын 12 йорт буенча милекчеләр капиталь ремонтны соңрак вакытка күчерергә карар кылганнар.
– Бер үк вакытта программага өстәмә рәвештә 27 күпфатирлы йорт кертелде. Яңартылган капиталь ремонт программасы инде 182 йортны үз эченә алды. Финанслауның гомуми күләме 3,7 млрд сумга кадәр артты. Тиешле карар хәзерге вакытта килештерү процедурасын уза. Төзелгән контрактлар нигезендә төзелеш-монтаж эшләре 2026 елның 15 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Сезонлы эш төрләрен, түбәләрне, фасадларны һәм җылыту системаларын ремонтлауны да кертеп, 15 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. Лифт җиһазларын алыштыру эшләре 1 декабрьгә кадәр тәмамланачак, дип билгеләп үтте Илсур Хисмәтуллин.
Капиталь ремонт барышы даими контрольдә, дип өстәде ул. Белгечләр район администрацияләре, идарәче компанияләр һәм халык катнашында объектларны һәм эш штабларын карап йөриләр. Эшләрнең сыйфатын тикшереп торуда биредә яшәүчеләр, милекчеләр һәм йортның җаваплы кешесе аерым роль уйный, алар җитешсезлекләрне ачыкларга һәм ремонтның сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә булышалар. Шәһәр халкына шулай ук, хокук бозулар ачыкланган яки эшләрнең сыйфатсыз башкарылуы ачыкланган очракта, алар үзләренең идарәче оешмаларына, төзелеш контроле хезмәтенә, Дәүләт торак инспекциясенә, район администрациясенә яки Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетына мөрәҗәгать итә алалар, дип искәртте җитәкче.
«Капиталь ремонт – биналарны яңарту гына түгел, ә анда яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту да. Без эшләрне вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкару өчен бар көчебезне куябыз», – дип йомгаклады сүзен Илсур Хисмәтуллин.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, төзекләндерү эшләре вакытында алып барыла, дип белдерде.
– Һичшиксез объектларга чыгачакбыз һәм эш барышын контрольдә тотачакбыз. Бу район администрацияләре башлыкларына, Башкарма комитет җитәкчесенә һәм куратор урынбасарларына кагыла. Подрядчыларга карата таләпләр элеккечә кала: капиталь ремонт ясала торган йортларда яшәүчеләрнең барлык үтенечләренә игътибар итәргә кирәк. Яңгырлар башлану белән вазгыятьне контрольдә тотуыгызны сорыйм. Түбәләрдән су агып, фатирларга керергә тиеш түгел. Кыскасы, бар яктан әзер булу кирәк, – диде Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез