Газетага язылу

Ярты елда баш мие эшчәнлеге 20 процентка кими: Дәүләт Советында әти-әниләрне кисәттеләр

Белгечләр санап чыгарган: яшь буын атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлый. Татарстан Дәүләт Советында мәгънәсез видео карап, сәер уен уйнап үскән балаларның киләчәге турында сөйләштеләр. Узган ел күпме акча эшләп, аны ничек сарыф итүебез турында хисап тоттылар. Республика парламентының егерме беренче утырышында хокук бозулар һәм беткән авыллар турында да сүз булды.

Ярты елда баш мие эшчәнлеге 20 процентка кими: Дәүләт Советында әти-әниләрне кисәттеләр
Фото: Татар-информ

Депутатлар республиканың төп финанс документы – 2025 елда Татарстан бюджеты үтәлеше турындагы закон проектын беренче һәм соңгы укылышта кабул итте.

– 2025 елда тупланма бюджетның керем өлешенә 725 миллиард сум акча күчерелгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 602 миллиард сум. Бюджетның үз керемнәре күләме буенча республика ил төбәкләре арасында дүртенче урында, – диде Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов.

Аның әйтүенчә, керемнәрнең зур өлеше физик затларның кеременә салымга туры килгән. Әлеге күрсәткеч – 223 миллиард сум. «Узган ел Татарстан тупланма бюджеты чыгымнары 725 миллиард сум тәшкил итте, республика бюджеты буенча – 605 миллиард сум. Тотылган акча бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түләргә, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашырырга, социаль өлкәгә, юл төзелешенә, торак-коммуналь хуҗалыкка, төзекләндерүгә инвестицияләр юнәлтергә мөмкинлек бирде», – диде Марат Фәйзрахманов.

Финанс министры шулай ук 2026 елның 1 апреленә республика бюджеты үтәлеше турында да әйтте. Бу елның беренче өч аенда гомуми казнага – 135,4 миллиард сум,  республика бюджетына 115 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган.

Акча дигәннән, узган ел республикада яшәүчеләрне илнең башка төбәкләрендәге медицина учреждениеләрендә дәвалауга территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан 1,9 миллиард сум акча күчергәннәр. Иң зур суммалар Мәскәү (571 миллион сум), Удмуртия (393 миллион сум) һәм Башкортстан (233 миллион сум) клиникаларына киткән. Бу хакта сессиядә 2025 елда территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында сөйләгәндә оешма җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтте. «Үзебездә дәвалану өчен ни җитми?» – дип тә сорап куярга мәҗбүр булды депутатлар. Алсу Мифтахова сүзләренә караганда, Мәскәү һәм Башкортстанга күбрәк онкология авырулары, Удмуртиягә күзләр, эпилепсия һәм урологик авырулар буенча мөрәҗәгать итәләр. «Узган ел Татарстанда башка төбәкләрдән килүчеләргә 1,1 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән», – дип тә өстәде фонд җитәкчесе.

Депутатларның Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйровка да сораулары күп җыелды. Министр әйтүенчә, бүген республикада бер миллионнан артык яшь кеше яши. Бу – Татарстан халкының дүрттән бер өлеше (25,4 процент). «2024 ел башы белән чагыштырганда, яшьләр саны 10 мең кешегә кимегән. Әлеге күрсәткеч илкүләм динамикага туры килә», – диде Азат Кадыйров. Республикада яшьләр сәясәте өлкәсендә шактый эш башкарыла. Министр тармактагы саннарга тукталып, үз тәкъдимен дә җиткерде. Алга таба яшь гаиләләрне торак белән тәэмин иткәндә балалар санын исәпкә ала башларга мөмкиннәр. «Торак мәсьәләсе бала табуга турыдан-туры бәйле. Бүген исә гаиләдәге балалар саны дәүләт ярдәме күләменә бернинди йогынты ясамый. Федераль законнарга үзгәрешләр кертеп, социаль ярдәм күләмен гаиләдәге балалар саныннан чыгып билгеләргә тәкъдим итәбез», – диде Азат Кадыйров. Аның әйтүенчә, бүген республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә бәйле 4 программа гамәлдә. Шул ук вакытта чиратлар кимеми. 2024 ел азагында чиратта 2,5 меңләп гаилә торса, 2026 ел башында аларның саны 3,5 меңнән артып киткән. Шул исәптән 300 ләп яшь гаилә авылда яши.

Парламентта балаларның киләчәге өчен борчылу белдерделәр. Төп куркыныч әлеге дә баягы кесә телефоны һәм интернеттан яный.

– Тикшерүләр күрсәткәнчә, балалар, үсмерләр һәм яшьләр интернетта тәүлегенә уртача 4–9 сәгать утыра. Атналык күрсәткечләрне алсак, әлеге сан 24 сәгатьтән дә артып китә. Атнаның бер көнен тулысынча интернетка багышлыйлар дигән сүз бу, – диде министр.

Азат Кадыйров сүзләренә караганда, кече яшьтән үк ясалма фәһемнән контрольсез файдалану кешеләргә (әти-әниләргә, укытучыга) түгел, ә цифрлы мохиткә ышаныч тәрбияли. «Үсмерләр һәм яшьләр арасында бик тә популяр булган рилслар – кыска видеолар кеше үсешенә тискәре йогынты ясый. Көн саен бер сәгать буе мондый рилслар караган кешенең ярты елда баш мие эшчәнлеге 20 процентка кими», – диде ул. Шуңа күрә иң беренче чиратта әти-әниләргә үтә дә игътибарлы булырга кушты ул.

Интернеттагы уеннар да дошманга әйләнергә мөмкин. «Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, наркотикны беренче тапкыр кулланып караучыларның яше 17 дән 13,8 яшькә кадәр төшкән. Шул ук вакытта наркотикларга бәйле мәгълүмат белән тәүге тапкыр 8 яшьтән үк, бәлки тагын да иртәрәк – уеннар, мемнар, төрле роликлар аша танышалар. Балаларның 70 проценттан күбрәге аның турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан белә», – диде Азат Кадыйров. Аның әйтүенчә, мәк кырлары күрсәтелгән, наркотик төялгән машинаны бер ноктадан икенчесенә алып барып җиткергән өчен ниндидер бүләк вәгъдә иткән уеннар балаларда наркотикларга бәйле культура тәрбияли. «Алар моны психологик яктан уен буларак кына кабул итәргә өйрәнә. Шуңа күрә бала кулына телефон тоттырып куйдың да оныттың түгел», – диде министр.

Җаваплылык турында беркемгә дә онытырга ярамый анысы. Татарстан Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев әйтүенчә, былтыр алар тарафыннан 45 контроль чара, 288 объектта тикшерүләр үткәрелгән. «Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларның һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме 5 миллиард 89 миллион 653 мең сум тәшкил итте. Аларның 93,3 проценты буенча тиешле чаралар күрелде. Хокук бозуларның һәм җитешсезлекләрнең күп өлеше дәүләт милкен һәм җир ресурсларын файдалану, дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру, бухгалтерлык исәбен һәм хисап алып бару, бюджет акчасын нәтиҗәсез файдалануга бәйле», – дип сөйләде ул Татарстан Хисап палатасының узган елдагы эше турында хисап тотканда.

Аерым алганда, хокук бозулар арасында җирләрнең максатчан билгеләнешен үтәүгә контроль булмау, шулай ук җир ресурслары белән идарә итүдән кергән керемнәрне нәтиҗәле идарә итмәү кебек очраклар ачыкланган. Мәсәлән, Әлкидә авыл хуҗалыгы җирләрен туристик комплекс һәм шәхси йортлар төзелешенә тапшырганнар, Нурлатта авыл хуҗалыгы җирләрендә нефть скважиналары «үсеп чыккан». Питрәчтә җирне арендалаучы килешүдә күрсәтелгән бурычларын тиешенчә үтәмәү аркасында район бюджетына 3 миллион сумга якын акча кермичә калган.

Дәүләт Советында Ватанны саклаганда һәлак булучылар истәлеген мәңгеләштерүнең аерым мәсьәләләрен җайга салу турындагы закон проекты кабул ителде. Законда яшьләрне патриотик тәрбияләү, тарихка хөрмәт, ил һәм республика өчен горурлык тәрбияләү, буыннарның тарихи дәвамчанлыгын саклап калу кебек мәсьәләләргә дә аерым игътибар бирелә. Ул махсус хәрби операциядә катнашу барышында алган яралардан, имгәнүләрдән яки авырулардан һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерүгә дә кагыла.

Депутатлар республикадагы тагын бер торак пунктны бетерү өчен дә тавыш бирде. «Арча районындагы Сарай-Чокырча тимер юл разъезды (Урта Курса авыл җирлегенә керә) үз эшен туктаткан. Хәзерге вакытта биредә тимер юл һәм Чокырча тукталыш платформасы гына урнашкан, йортлар һәм башка корылмалар юк. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, торак пунктта теркәлгән кешеләр юк. Моны исәпкә алып, Сарай-Чокырча тимер юл разъезды торак пункт билгеләрен югалткан, асылда эшләми һәм киләчәктә дә үсеш мөмкинлекләре юк», – диделәр утырышта.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре