Артист бу хакта социаль челтәрдә хәбәр итте. Бәхетле әти бәби тудыру йортына барып, кызы белән «танышырга» да өлгергән.
«Дуслар, бүген кем иң бәхетле кеше дип уйлыйсыз? Матуркайларым янына юл тоттым. Котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Дөньяның төрле почмакларыннан язасыз, котлыйсыз. Минем өчен барысы да томан эчендә шикелле, әле үзем дә аңлап бетермим. Матур сүзләрегез өчен барыгызга да рәхмәт», – дигән Нурминский.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез