«Без бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын күтәрү буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез», – диде Марат Әхмәтов очрашуда. Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына мөнәсәбәте һәрвакыт өстенлекле булды, һәм мондый сәясәт бүген дә дәвам итә. «Илнең башка бер генә субъектында да авыл хуҗалыгына һәм авыл тормышына мондый игътибар юк. Татарстан – Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе. Авыл хуҗалыгы авыл тормышын саклауның төп юнәлеше булып тора. Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклау, яшь буынны тәрбияләү дә шуңа бәйле», – диде ул.
Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 проценты кече хуҗалыкларда җитештерелә. Мәшәкатьләре дә җитәрлек. Марат Әхмәтов фермерларны һәм җитештерүчеләрне борчыган мәсьәләләргә, аерым алганда, сөт сатып алу бәяләренең түбән булу проблемасына тукталды. «Бу мәсьәлә кече хуҗалыкларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда аеруча нык сиздерә. Әмма хуҗалыктагы бердәнбер сыер да авыл тормышын саклап калырга ярдәм итә», – диде ул.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны кимүен билгеләп үтте. «Иң зур югалтулар Балтач, Арча, Актаныш, Мамадыш, Буа, Мөслим районнарында. Быелның I кварталында мөгезле эре терлекләр саны 3485 башка кимегән, шул исәптән 3136 сыер, – дип белдерде Марат Җәббаров. – Республика буенча бары 3 районда – Түбән Кама, Чистай, Тәтештә генә арту бар. Баш саны кимүнең төп сәбәбе – сөт җитештерү белән шөгыльләнүгә кызыксыну булмау, чөнки сатып алу бәяләре түбән. Сөтнең сатып алу бәясе бер килограмм өчен 25 сум 99 тиен тәшкил итә. Мондый бәя белән бер сыердан еллык табыш нибары 90 мең сум чамасы тәшкил итә. Шул ук вакытта терлек азыгына гына да чыгымнар – 30 мең сум».
Марат Җәббаров ит өчен терлекләр асрауга ярдәм итүнең иң нәтиҗәле төре дип мини-фермалар төзүне атады. Алексеевск районы – 7, Аксубай, Түбән Кама, Әлки районнарында дүртәр ферма төзегәннәр. Зәй, Спас, Чистай районнарында мини-фермалар төзелмәгән. Министр махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачу өчен 7 млн сумга кадәр күләмендәге «Агромотиватор» гранты кертелүе турында сөйләде. Конкурска гаризалар 8 июньгә кадәр кабул ителә.
Семинар-киңәшмәгә йомгак ясап, Марат Әхмәтов район башлыкларын барлык күрсәткечләргә дә җаваплы карарга, шулай ук крестьян һәм фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә чакырды. «Үз рейтингларыгызны күрдегез, димәк, аларга җаваплырак карагыз. Республика Рәисе кече формалар, терлекләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында кайгыртмый калган бер генә киңәшмә дә юк. Әйе, хәлләр катлаулы да була, авылда сораулар күп, халык картая, без бу проблемаларны аңлыйбыз, әмма районнардагы командалар мөмкин булганны эшләргә тиеш. Кече агробизнесның үсеш дәрәҗәсе, авыл халкының эшлекле һәм гомуми активлыгы – муниципалитет башлыклары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә иң төп критерийларның берсе», – диде ул.
Яңа Чишмәдә Марат Әхмәтов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар мемориалына чәчәкләр салды, Петропавел Бистәсендә чиста токымлы Орлов чабышкыларын үрчетү белән шөгыльләнә торган ат заводы «АгроРаздолье» хуҗалыгының эше белән танышты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез