Болар өстенә тагын бер эш – сарык йонын алу да өстәлә. Күпләр, йонның бәясе булмаганлыктан, аны чүплеккә чыгарып ташлауны кулайрак күрә. Эшкәртеп, файда күрүчеләр дә бар. Ә сез сарык йонын нишләтәсез?
Рәшит Габделганиев (Балтач районының Норма авылы):
– Күп еллар сарыкчылык белән шөгыльләнәбез. Йоннары да күп чыга. Көзге йонны аралап, чистартып, Кукмарага тапшырабыз. Язгы йонны махсус хәрби операциядәге егетләргә йон оекбашлар, бияләйләр бәйләүче апаларга бушлай гына биреп җибәрәм. Үзем дә булдыра алганча гуманитар ярдәм күрсәтергә тырышам. Йон җыючылар күпләп сарык асраучыларны бик яхшы белә. Эзләп, сорап та йөрергә кирәкми. Үзләре белешеп, килеп тә җитәләр. Йон сатып, баеп булмый инде. Бераз күңел тынычландыру өчен дип җибәрәбез, тонналаган йонны да кая куеп бетерергә кирәк? Бер малдан ике кило йон чыга. Бу – 60 сум дигән сүз. Бер сарык йонын алдыру – 300 сум, бер кеше көненә 60–70 сарыкны кыркый. Акчасын кызганмыйм, чөнки йоннарын алгач, сарыклар матураеп, көрәеп китә. Өч тиен жәлләп, биш тиен чыгарырга кирәкми.
Рәмзия Галимҗанова (Кукмара районының Зур Кукмара авылы):
– Озак еллар итек баскач, халыктан сарык йонын күпләп җыябыз. Дөрес, элек берничәшәр көн йөреп кайта торган идек, хәзер бер авылны йөреп чыгарга бер сәгать вакыт җитә. Сарыкны бик аз асрыйлар. Итек өчен көзге йон булу кирәк. Йонны башта тетәбез, аннан соң түшибез, тәгәрәтәбез. Чиста йонның килосына 50–60 сум бирәбез, тигәнәкле, чүпле булса, 20–30 сумга алабыз. Сарыкны озак еллар күпләп тоткан кешеләр безне көтеп алып тапшыра. Ә калганнар йонны ташлый гына. Гел килеп тормасаң, хәбәрләшмәсәң, чүплеккә генә ыргыталар. Озак торса, йон көяли дә бит. Үзебез дә элеккеге шикелле күпләп җыймыйбыз инде. Әзерне генә сатып алырга тырышабыз. Ләкин әйтүчеләр булса, барып алабыз.
Әлфинур Низамиева (Биектау районы):
– Безнең сарыклар күп түгел, йонын әрәм итмибез. Туку белән шөгыльләнә башлагач, үземнән артмый. Йонны эрлим башта, аннан соң манам, шуннан соң гына туку станогында эшләргә була. Идән паласы, урындык япмалары эшлим. Күптән түгел генә шөгыльләнә башласам да, һөнәрем күңелемә бик хуш килде. Кызганыч, күп сарык асраучылар, йонны ыргытабыз, дип әйтә. Күпләр җыеп йөрүчеләрне дә белмиләр, сораша башлагач та, тиз генә эзләп таба торган түгел. Арзан булса да, тапшырырлар иде, дим мин. 1980–1990 нчы елларда йон җыеп, бик яхшы акча эшләделәр бит. Халык та кызыксынып бирә иде, хәзер ни сарыгы, ни йоны юк. Булганны да күпчелек чыгарып кына ата.
Фәридә Локманова (Ютазы районы):
– Гомер буе сарык тотабыз. Элек йоннарын тапшыра торган идек, берара җыючы булмагач, чыгарып кына ата башладык. Тик өч ел элек бик яхшы һөнәр өйрәндем: йонны юып, тетеп, матраслар сыра, утыргыч мендәрләр ясый башладым. Файдасы бик зур. Ирем бик нык бил авыртуына зарланып, аягына баса алмас дәрәҗәгә җиткән иде. Менә шул матрас, мендәрләрдә йоклап, хәле уңайланды. Хәзер егетләр төсле җилдереп кенә йөри. Минем әбием сарык йонын, аннан бәйләнгән оекбашларны гел мактады. «Тере сарыктан кыркылып алынган, файдасы зур», – дип әйтә иде. Ул чагында бу сүзләргә артык игътибар бирелмәгән, кирәксенмәгән, менә хәзер үзебез сыныйбыз.
Альмира Миңнуллина (Лаеш районының Сингел авылы):
– Сарык йонын чыгарып атабыз, диючеләргә йөрәгем әрни. Мин кем бирә, шулардан алам да, эрләп, юып, солдатларга оекбаш бәйләп җибәрәм. Аяк-куллары җылыда йөрсен, йон киемнәрнең шифасы булсын, дип телим.
Фирдәвес Уразманов (Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылы):
– Йонны да, тиресен дә, ни кызганыч, ташлыйбыз шул инде. Оекбаш бәйләүче юк, йоны да кирәксезгә әйләнде. Җыеп ятып булмый, артык чүп бит инде ул. Озаграк торса, йоны бозыла, көяли дә. Авылда сарык асраучылар бик аз. Барысы да чыгарып кына ташлыйдыр, дип уйлыйм. Җыючылар турында сорашып, белешеп тә йөргәнебез юк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез