Газетага язылу

Мөнир Әһлиуллинны искә алдылар: «Яхшы дус, талантлы журналист һәм кешелекле җитәкче иде»

Казанда «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинны искә алдылар Мөнир Әһлиуллин заманында “Ватаным Татарстан” газетасын саклап калуга зур өлешен керткән шәхес.

Мөнир Әһлиуллинны искә алдылар: «Яхшы дус, талантлы журналист һәм кешелекле җитәкче иде»
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бик авыр елларда, татар матбугаты өчен җанын-тәнен биреп, бар күңеле белән тырышкан ул. Ул чактагы Президент Минтимер Шәймиев аның газета язмышына булган мөнәсәбәтен күрә һәм ул чактагы 60 мең тираж белән чыгучы “Социалистик Татарстан”ны саклап кала. Искә алу кичәсендә Мөнир Әһлиуллинның татар халкы һәм кул астында эшләгән бөтен коллективы өчен эшләгән изге эшләрен кабат-кабат сөйләделәр. Чарада республиканың медиа өлкәсе җитәкчеләре, ветеран журналистлар һәм бүгенге редакция коллективы катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисенең элеккеге урынбасары, Татарстан Журналистлар берлегенең элеккеге рәисе Римма Ратникова Мөнир Әһлиуллинны «нестандарт шәхес» дип атады.

– 1990 нчы еллар башында, республика өчен иң җитди чорларда, Мөнир Абдулла улы белән бергәләп Татарстан мәнфәгатьләрен күп якладык. Мөнир Әгълиуллин туры сүзле иде. Ул сөйли башласа, җил-давыл күтәрелә, ә көлә башласа, тәрәзәләрнең пыялалары шалтырый башлый иде. Цензураны беркайчан да яратмады, үз сүзен әйтте, бернинди астыртын эшләр эшләмәде. Минем исемдә ул зур шәхес, ышанычлы кеше, яхшы дус, талантлы журналист, җитәкче булып калды, – диде Римма Ратникова.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев редакциянең үз тарихына һәм ветераннарына булган игътибарын югары бәяләде:

– Мөнир Әһлиуллин кебек җитәкчеләрнең тырышлыгы белән бүгенге матбугат биналары һәм типографияләр сакланып калды. Тарихны югалтмаска тиеш без, – диде ул.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов Мөнир Әһлиуллинның журналистика дөньясындагы ролен югары бәяләде.

– Миңа шул чордагы кешеләр гигантлар кебек күренәләр. Рафаэль Мостафин, Юра Николаев, Володя Шевчук, Мөнир Әһлиуллин – һәрберсе үзенчә талантлы, үз йөзле, фикер йөртә торган шәхесләр иде. Хәзер андый кешеләр азрак. Ләкин Мөнир абый бөтенләй аерым кеше иде, чөнки ул эләктереп алса – беттең. Ул газетаның иң авыр елларында, 90нчы елларда баш мөхәррир булып эшләде. Журналистлар берлегендә дә фондны бик матур итеп алып барды, авыр вакытта матди ярдәм белән дә, шифаханәләргә урнаштыруда да бик күп журналистларга булышты, – диде ул. – Ул бик күп кешегә хезмәт итте, үзенең редакциясенә зур өлеш кертте һәм безнең йөрәкләрдә яхшы эшләре белән калды.

“Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин өлкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып, аларның киңәшләрен тотып эшлибез, ди.

– Мөнир абый Әһлиуллин белән бер дәвердә эшләргә туры килмәсә дә, өлкән журналистлар аша аның хакында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килде, – диде ул. – Газетаның үткәне бай тарихлы. Буыннар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ветераннарыбызны хөрмәт итәбез. Җае чыккан саен очрашырга, бергәләп бәйрәмнәр үткәрергә тырышабыз. Безнең элемтәләребез нык.

Искә алу кичәсен Мөнир абыйның хатыны Роза үткәрде. Ул ирен соңгы көннәренә кадәр кадерләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты.

– Мөнир өй димәде инде, эшен беренче урынга куйды. Милләтебез өчен җанын-тәнен биреп хезмәт итте. Хезмәте бәяләнде дә. Дәүләт җитәкчеләре тарафыннан хөрмәтле булды. Иремне якын итеп килгән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм, – диде ул. Исегезгә төшерәбез, Мөнир Әһлиуллин быел 85 яшендә вафат булды. Аны Самосырово мөселман зиратында җирләделәр. Искә алуыбыз дога булып барып ирешсен, урын оҗмахта булсын.

ФОТОРЕПОРТАЖ

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре