Предприятиедә югары төгәллекле ике шомарту станогы урнаштырылды. Сүз микроннар белән үлчәнә торган төгәллекле җиһаз турында бара (1 микрон = 0,001 мм). Хәзер компрессорлар, турбиналар һәм насослар өчен катлаулы детальләрне кирәкле төгәллектә һәм өстәмә эшкәртүсез турыдан-туры шунда ук җитештерергә мөмкин.
Гади ремонттан – заманча җитештерүгә
Ремонт-механика заводы – «Нефтехим»ның төп җитештерү мәйданчыкларының берсе. Ул предприятиенең төп куәтләре эшли башлаганчы ук төзелгән һәм дистәләгән еллар дәвамында җиһазларны ремонтлау һәм детальләр ясау белән шөгыльләнгән. Вакыт узу белән станоклар паркы һәм җитештерү структурасы яңа бурычларга туры килми башлый, бигрәк тә катлаулы чит ил җиһазлары өлеше арткан шартларда. СИБУР килгәч, модернизацияләү башлана.
Модернизацияләүгә кадәрге күрсәткечләргә күз салыйк: якынча 1 мең станок эшли, җиһазларның уртача «яше» 30 елдан артып киткән, йөкләнеш 10 проценттан артмый, 229 аерым һөнәрханә эшли.

Модернизацияләүдән соң: аерым һөнәрханәләр урынына 21 җитештерү участогы булдырылды, ЧПУ белән идарә ителә торган 144 заманча станок эшли, җитештерү белән идарә итүнең үзәкләштерелгән системасы көйләнде.
РМЗны яңартуга 10 миллиард сумнан артык инвестиция салынган. Бу акча җиһазларны яңартуга, җитештерү участокларын үзгәртеп коруга һәм цифрлы идарә итү системаларын кертүгә юнәлдерелгән.
Төгәллек – таләп
Механик эшкәртү участогында ике югары төгәллекле шомарту станогы барлыкка килде. Алар детальләрне соңгы этапта кирәкле төгәллеккә җиткерү өчен кулланыла. Элек операцияләр берничә этапка бүленсә, хәзер барлык процесс бер станокта, программалы идарә итү ярдәмендә башкарыла.
Станокларның төп өстенлеге – нәтиҗәнең тотрыклылыгы. Станок детальне кирәкле үлчәмгә генә китереп калмый, һәрберсенең сыйфатын да бер дәрәҗәдә тәэмин итә. Бу аеруча узелларның бер-берсенә төгәл туры килүе мөһим булган очракларда әһәмиятле.

– Мондый җиһаз компрессорлар һәм турбиналарның эчке өлешләрен, шулай ук насосларның мөһим детальләрен ясарга мөмкинлек бирә, – ди РМЗның операцион блогы директоры Евгений Талалей. – Элек бу эшләр озакка сузыла яки зур чыгымнар таләп итә иде. Хәзер без кирәкле сыйфатны беренче тапкырдан ук өстәмә эшкәртүсез ала алабыз.
Сәгатьләр урынына – минутлар
Яңа станоклар төгәллекне генә түгел, эш процессын да үзгәртә. Программа белән идарә итү һәм җиһазларның универсальлеге аркасында, операцияләр саны һәм әзерлек вакыты кими.
– Яңа станокларны берничә минут эчендә яңадан көйләп була. Элек бу эшләр 30 минуттан 2 сәгатькә кадәр вакытны ала иде, – дип белдерде механик эшкәртү участогы җитәкчесе Игорь Хәйруллин. – Хәзер бер ЧПУлы станок 2–3 механик станокны алыштыра. Ярымфабрикат куябыз да әзер деталь алабыз, аны өстәмә эшкәртү таләп ителми.

Җитештерү тизлеге дә үзгәрә: әгәр элек һәр операция аерым көйләү һәм контроль таләп иткән булса, хәзер процесс тотрыклы, алдан фаразлана торганга әйләнә. Беренче детальдән соң параметрлар саклана, һәм аннан соңгы эшләнмәләр дә шул ук төгәллек һәм сыйфат белән җитештерелә.
Үз детальләре – үз сроклары
Югары төгәллекле эшкәртү барлыкка килү белән РМЗ катлаулырак, шул исәптән импорт җиһазлары өчен детальләр дә җитештерә башлады. Элек мондый позицияләргә заказ читкә бирелә иде. Ә бу үз чиратында, җитештерү һәм китерү өчен өстәмә вакыт, подрядчыларга бәйлелек һәм һәрвакытта да алдан әйтеп булмый торган нәтиҗә дигәнне аңлата. Кайбер очракларда детальне алгач, аны урында өстәмә эшкәртергә туры килүе дә бар бит. Хәзер бу бурычларның күпчелеген завод эчендә хәл итеп була. Деталь шундук кирәкле параметрлар белән, өстәмә операцияләрсез җитештерелә, эшне башкару сроклары да контрольдә тотыла.
Яңа бурычлар – яңа белемнәр
Станок паркын яңарту белән беррәттән, РМЗда хезмәткәрләр дә укытылды. Элек механик станокларда эшләгән белгечләр хәзер ЧПУлы станокларны үзләштерәләр.
Укыту этаплап оештырылды: беренче төркемнәрне 2024 ел ахырында укырга җибәрделәр, соңгылары быел тәмамлады. Механик эшкәртү участогында гына да 50 гә якын кеше әзерлек узды.

– Минем участоктан укучыларның беренче составы 2024 елның ноябрендә Пермьгә китте. Соңгы укыту курслары шушы көннәрдә генә тәмамланды, – дип билгеләп үтте механик эшкәртү участогы җитәкчесе Игорь Хәйруллин.
Хәзер операторлар механика белән генә эшләмиләр, ә программа белән идарә итүне дә кулланалар: параметрларны көйлиләр, эшкәртү процессын контрольдә тоталар һәм барлык этапларда да нәтиҗә өчен җавап бирәләр.
«Баш белән эшләү кызыклырак»
Яңа станокларда эшләүчеләрнең берсе – ЧПУлы станоклар операторы Александра Анчугова. Ул РМЗга берничә ел элек килгән. Механик станокларда эшли башлый, аннары өстәмә белем ала һәм ЧПУлы станокларда эшне үзләштерә.
Эш техник яктан гына түгел, тойгылар буенча да үзгәрә. Әгәр элек күп кенә операцияләр кул белән башкарылса, хәзер операторның төп бурычлары – параметрлар бирү һәм процессны контрольдә тоту. Станок детальне эшкәртүне үз өстенә ала һәм бирелгән төгәллекне саклый.
– Беренче программамны эшләгән мизгелне онытасым юк. Космоска ракета очырган кебек хис булды, – ди Александра.
Хәзер ул яңа юнәлешләрне үзләштерүен һәм җиһазлар белән эшләвен камилләштерә. Аның сүзләренчә, хәзер күбрәк уйларга, процессны аңларга кирәк, һәм нәкъ менә шул эшне кызыклырак итә дә инде.
Кул хезмәте азая
Яңартылган цехта эш шартлары да яхшырган. Яңа станоклар модернизацияләнгән корпуста урнаштырылган: яктырак, чистарак, уңайлырак. Физик йөкләнеш тә кимегән. Элек операцияләрнең шактый өлеше кул белән башкарылса, хәзер күп процесслар автоматлаштырылган. Әңгәмә вакытында Александра 40 килограммнан артык авырлыктагы корыч вал ясап күрсәтте. Моңа бер сәгать чамасы вакыт кирәк булды.

– Иске станокларда без барысын да кулдан эшләдек: аркага авыр, смена буе уңайсыз хәлдә эшлисең. Хәзер оператор күбрәк идарә итә һәм күзәтә, ә төп эшне станок башкара. Параметрларны көйлибез һәм процессны контрольдә тотабыз, – дип билгеләп үтә Александра Анчугова.
Эшкә кертелгән
Яңа җиһазлар производствога этаплап кертелә. «Нефтехим»ның булачак ремонтларында яңа станоклар һәм яңартылган алымнардан файдаланып, конструкторлык һәм технологик документация эшләү өчен яңа программа продуктлары да кулланыла. Бу эш срокларын кыскарта, чит ил тәэмин итүчеләренә бәйлелекне киметә һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын күтәрә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез