Ләкин шунысы куанычлы: Фән абый хезмәтен дәвам иттерүчеләр бар һәм аларның берсе – композитор, автор-башкаручы Илфир Искәндәров. Ул да сәхнәгә тальян гармуны белән чыга. Күптән түгел Казанда узган тәүге концертында да тамашачыны тальян моңы белән ял иттерде. Милли уен коралыбызны сәхнәдән төшермәүче Мамадыш районы егете Илфир Искәндәров белән якыннанрак танышыйк.
– Илфир, Казанда концертың беренче тапкыр гына булса да, зал тулы иде. Күңелдә ниндирәк хисләр калды?
– Казан концерты бик дулкынландыра шул ул. Башта көнен билгеләп куйгач та борчылган идем, тамашачы килер микән, дип тә уйлыйсың. Ләкин билетлар бик тиз сатылып бетте. Районнарда, авылларда залда кеше азрак була бит. Ә монда зур зал алдында чыгыш ясарга кирәк. Бар да яхшы гына узып китте. Тамашачы җылы каршы алды, үземнеке дип тоеп эшләдем, алга таба иҗат итәргә миңа көч өстәделәр.
– Сәхнәдә җырчылар гадәттә гармунга, баянга кушылып җырлый. Тальян белән чыгыш ясаучылар, бигрәк тә милли уен коралыбызга кушылып җырлаучылар юк диярлек. Ә син үзең уйныйсың, үзең җырлыйсың.
– Мин тальянны бик яратам. Халык җырларын тальянга кушылып җырлау бөтенләй икенче төрле кабул ителә. Башта искерәк тальяным бар иде. Аннары Айрат абый Харисовтан яңасын ясатып алгач, кулдан бер дә төшерәсе килмәде. Шуннан Фән абый Вәлиәхмәтов репертуарындагы җырлар белән кызыксына башладым. Үзем язган җырлар күп булса да, аныкыларны да башкарасым килде.
– Син быел Фән Вәлиәхмәтовның тууына 75 ел тулуга багышланган «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» конкурсында Гран-при алдың һәм Айрат Харисов ясаган тагын бер тальянга ия булдың.
– Әлеге конкурста катнашырга да Айрат абый тәкъдим итте. Бәйгеләргә йөрергә бик яратмыйм. Шулай да Фән абыйның җырларын тыңлый башладым, кызыксынып киттем һәм үземне сынап карарга булдым. Уфага тальян гармун оту максаты белән бармадым. Фән абыйның иҗаты белән якыннанрак танышырмын, бер йөреп кайтыйм әле дип кенә киттем. Ә аннан тальян гармунга ия булып кайттым. Хәзер өч тальяным булды. Өйдә башка гармуннар да бик күп.

– Иң беренче тапкыр тальян моңына кайчан игътибар иттең?
– Бала чакта, бабай, әти уйнаганда. Гармунда уйнарга биш яшьләр тирәсендә әти өйрәтте. Әле дә хәтеремдә: Рәсим абый Низамовның «Каеннар арасында» дигән җырын тыңлап өйрәндем, көе бик җайлы иде, гармун телләренә бер-бер артлы басасы гына. Аннары, кызыксынып, баянда уйнарга да өйрәндем. Балалар бакчасында йөргәндә үк башкалар кебек уенчыклар белән уйнамый идем. Урындыкны әйләндереп куеп, гармунда уйнаган кыяфәт чыгарып утыра идем. Тәрбияче апа да әти-әнигә: «Илфир артист булыр, ахры», – дип әйтә торган булган.
– Ә иң беренче җырыңны кайчан яздың?
– Мәктәптә укыганда. Хәзерге кебек булмаса да, телефоннар бар иде, шунда саклый идем. Ләкин кеше көләр дип, беркемгә дә тыңлатмадым. Әниләргә дә күрсәтмәдем. Телефоным ватылып, бик күп җырларым юкка да чыкты. Мин бит башта җырчы булып җырлап йөрмәдем, музыкант буларак эшләдем. Алга таба репертуарымны баетып җырлый башлагач, башка җырчылар да игътибар итте.
– Күңелдә җыр ничек туа?
– Туасы җыр шигырьне карап утырганда ук барлыкка килә ул. Кайвакыт: «Язып бир әле», – дип шигырьне бирәләр, язып булмый. Көй текстның нинди булуыннан да тора. Матур шигырь сүзләренә көе дә матур туа.
– Ничә җырың бар?
– 600 ләп бар инде. Алар барысы да халыкка чыкмаган.
– Кайбер авторлар концертларда исемнәрен әйтмәгәнгә үпкәли. Син ничек?
– Әйткәне әйтә инде аның. Артистның концертына барсаң, синең җырны башкарса, килгәнеңне белеп әйтергә дә мөмкин. Һәр концертта, һәр җыр саен әйтеп барса, халыкны да арытадыр, дип уйлыйм. Мин әйтмәсәләр дә үпкәләмим. Интернет челтәренә чыкканда, авторлар исемнәре барыбер күренә бит.
– Җырларыңны күпмегә сатасың, сер булмаса әйт әле?
– Сер түгел, 30 мең сум тирәсе.
– Автор-башкаручы иҗат акчасына гына яши аламы?
– Була, минемчә. Төрле авторлар төрлечә сата бит. 50 меңгә сатучылар да бар.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Иҗаттан кала тагын нинди шөгыльләрең бар?
– Бар эшне дә беләм. Төзелештә дә эшли алам. Без бит – авыл малае. Көрәшче дә идем. Иҗатка кереп киткәч кенә читләштем. Көрәшне ташлыйсым килмәгән иде. Укырга да теләмәдем. Нәрсә эшләрмен инде мин бу иҗат белән дип уйладым. Ләкин бабай киңәшен тыңладым. Хәзер аңа рәхмәтлемен. Үзе мәрхүм булса да, истәлеге калды. Пенсия акчасын җыеп, ул миңа гармун алып биргән иде. Мин аны хәзер саклап тотам. Ничә ел чыгыш ясап та йөрдем.
– Улларыңа мирас булып калыр. Аларда иҗатка тартылу сизеләме соң?
– Алар әле кечкенә. Олысына 5 яшь. Үз юллары белән китәрләр, дип уйлыйм.
– Сабан туйларында да чыгыш ясыйсың. Шул вакытларда мәйдан уртасына кереп, бер бил алышасы килгән чаклар буладыр әле...
– Спорт остасы дәрәҗәләренә җитмәдем инде. Шулай да беренче, икенче урыннарны алдым. Иҗатка кереп китмәгән булсам, бәлки зуррак уңышларга да ирешкән булыр идем. Баштарак Сабан туенда җырлаганда ымсынулар булгалады. Үзем җырлыйм, үзем көрәшчеләрдән күзне алмый идем. Минем хәзер төп максатым – гаиләм белән матур гына яшәп, җырлар иҗат итү. Аларны тамашачыга җиткерәсем килә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез