Газетага язылу

Зөлфия Шакирова: «Барыбер Җәвиткә кияүгә чыгар идем»

Татарстан һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар татар эстрадасы сәхнәсендә үз урынын алып торучы зәвыклы гаилә. Алар тәкъдим иткән концертларның да үз стиле һәм тәме бар.

Зөлфия Шакирова: «Барыбер Җәвиткә кияүгә чыгар идем»

Традицияләрне дә саклыйлар, заманадан да калышмыйлар. Җәвит белән Зөлфия бербөтен, алар турында аерым-аерым гына сөйләп тә булмый. Шулай да без редакциягә Зөлфия Шакированың үзен генә чакырып сөйләшеп алдык әле. Кайбер серләр дә ачылды.

– Зөлфия, сезнең инде бар кешегә дә билгеле бер «коронный» сүзегез бар. Юмористлар да сәхнәдә яратып куллана...

– Нинди сүз ул? Йәүитемме?

– Кайчаннан бирле Җәвитне шулай атыйсыз?

– Очрашып йөри башлаганнан бирле ул миңа «Зөлфүшем» ди, мин аңа «Йәүитем» дим. Ул бит Татарстанга килгәч кенә Җәвиткә әйләнде. Башкортстанда «җ» хәрефе юк. Паспортында да Явит. Бер елны телевидениегә Яңа ел тапшыруында төшәргә килдек. Мин машинадан чыктым, телефонымны таба алмыйм, өйдә калган, ахры, дим. Шалтыратып та карадык, тавышы ишетелмәде. Җәвит парковка эзләп китте, мин телевидениегә йөгердем. Грим бүлмәсендә утырам шулай, Җәвит керде. Шунда аның телефоны шалтырый, ә шалтырау минем телефоннан килә. Аптырап калдык. Җәвит алып сөйләшә башлады. Шалтыратучы кеше «Татарстан» радиосында «Пар канатлар» тапшыруын алып барган Рәзин абый булып чыкты. Без кереп киткәнбез, ә ул кайтырга чыккан. Караса, кар өстендә минем телефон ята ди. «Карыйм, шалтырау килә, анда «Җәвитем» дип язылган. Җәвитем Татарстанда да, Башкортстанда да берәү генә инде. Бу Зөлфия телефоны булырга тиеш дип уйладым», – ди. Менә Җәвиткә алай дип эндәшүем кайвакыт булышып та куя.

– Сәхнәдә юмор осталары да еш кына сезгә пародияләр ясый. Ачуыгыз килмиме?

– Юк, ачуланмыйм. Пародияне бөтен кеше дә ясый алмый, килеп чыкмаган вариантлары да була. Аларны да гафу итәбез. Тырыша бит инде ул. Мине Данир Сабиров кебек оста итеп беркемнең дә күрсәткәне юк. Ир кеше булса да, шундый охшатып эшли. Ул Җәвитне дә бик оста күрсәтә, хәзер без аның үзеннән көләбез, гел Җәвит шикелле сөйләшәсең, дибез.

– Сезнең, Казанга килеп, популяр булып киткән яшьлек елларыгыз әле дә күз алдында. Зөлфия Шакированы кайсы җыр танытты?

– Без яшь чакта да халык җырларына, профессиональ композиторлар җырларына күбрәк басым ясый идек. «Татар җыры» дигән халыкара җыр конкурсы бар иде бит. Анда Илһам абый шундый таләп куйды: бөтен хатын-кыз җырчылар – татар халык җыры «Гөлҗамал»ны, ә ир-егет җырчылар «Карурман»ны җырларга тиеш. Мин анда лауреат булудан тыш, «Гөлҗамал»ны иң яхшы башкаручы призына да лаек булдым. «Шахта» көе, «Урманнарга керсәң», Мансур Мозаффаровның «Син кайтмадың» җыры, Зөфәр Хәйретдиновның «Ялгыз әнкәй», Фәрит Хатыйповның «Ак күл», Илгиз Мәҗитовның «Гомер уза» җырлары белән мин халык арасына чыктым, танылдым. Җәвит белән башкарган «Ике аккош», «Һәр көнне керәсең төшемә» җырлары бик популяр булды.

– Бу арада сез гел гастрольләрдә...

– Быел бик күп йөрдек. Узган елның сентябрендә Казанда юбилей концертымны үткәргән идем. Шуннан соң Мәскәүдә дә, Свердловск, Пенза өлкәләрендә, Удмуртиядә дә булдык. Башкортстанда да күп җирләрдә йөреп чыктык. Аллага шөкер, туктап торганыбыз юк. Казанда 26 майда кабат тамашачыларыбыз белән очрашырга җыенабыз. Бик үзенчәлекле концерт булачак. Яшьләр дә катнаша. Программабызны «Яшик әле дөньяларда...» дип атадык. Без – касса җырчылары. Беркайчан да артыбыздан йөрүче булмады, хәтта администраторыбыз да юк. Барысын да үзебез оештырабыз. Халык концертларыбызга кассадан билет алып йөри. Мин инде 43 ел сәхнәдә. 1983 елда Башкортстан филармониясендә эшли башлаган идем. Аннары кияүгә чыккач, Казанга күченеп килдем.

– 43 ел эчендә сәхнә үзгәрдеме?

– Ничек кенә әле! Хәзер бит концерт куймыйлар, шоу оештыралар. Безнең һәр программаны худсовет тикшерә иде. Гастрольләрдә дә шунда каралган җырлардан тыш башкаларын җырлый алмыйсың. Башкортстан филармониясендә эшләгәндә, авылларга безнең бригада белән махсус бер кеше йөрде. Әгәр авыл клубында температура 16 градустан түбән булса, концерт куя алмыйсың, термометр белән үлчи иде. Менә шундый заманнар да булды. Татарстанда андый нәрсә юк иде. Стена бозланган булса да, эшли идек, эшләргә тиеш идек. Гастрольләргә поездларда йөрдек. Аппаратураны да үзебез ташыдык.

– Сезгә ул вакыттагы сәхнә якынракмы, әллә хәзерме?

– Хәзерге сәхнәдә җырлыйсы да юк, аппаратуралар яхшы. Утлар янып тора, техника көчле. Бернинди аппаратурасыз эшләп кайткан чаклар бар иде. Гастрольгә чыгып китәбез, анда җиһазлар янып чыга. Шалтыратабыз, янды дибез. Эшләгез, диләр. Бер елны Фердинанд Сәлахов белән Саба районына чыгып киттек. Ул чагында әле клублар да иске. Мәчеттән калган агач бина, түгәрәк мичләре бар. Анда акустика юк бит инде. Аппаратурасыз эшләп кайттык. Гастрольләрдә өчәр ай эшләп кайткан вакытлар була иде. Гыйнварда кышкы пәлтәләр, бүрекләр киеп чыгып китәбез, апрельдә, 1 майда тимер юл вокзалына чемоданнарны күтәреп кайтып төшәбез. Кеше яланөс йөри, барысы да безгә карый. Үзебез белән бала да бар. Хәзер гастрольләргә йөрү – бәйрәм. Үз машинаңа утырып чыгып китәсең, үзеңнең аппаратураң белән. Шуңа күрә эшлисе килеп кенә тора. Элек шнурлы микрофон тотып, баянга кушылып, өчәр сәгать концерт куя идек. Анда халык җырлары, профессиональ композиторларның җырларын җырлый идек. Халык та өчәр сәгать тыңлап утырган. Хәзер генә ул җырлар да, стиль дә үзгәрде.

– Сез бит җырлар да язасыз.

– Уфада укып йөргәндә сольфеджио дәресе керә иде. Миңа 17 яшь. Укытучыбыз Резидә Әнвәровна көй язып килергә кушты. Тулай торакка кайттым да Әнгам Атнабаев китабын кулыма алдым. Аны ачуга, «Ромашкалар» дигән шигырь килеп чыкты. Ул миңа ошады. Җыр яздым да куйдым. Гашыйк булып йөргән кешем дә юк иде инде. Филармониядә эшли башлагач та җырлап йөрдем, үземнең көй икәнен әйтмәдем – оялдым. Арслан Шакир көе дип куйдым. Кыз фамилиям – Арсланова. 2005 елда безнең гаиләгә зур кайгы килде. 49 яшьлек апам үлеп китте. Хастаханәләргә дә үзем йөрттем. Аның яман чир белән авырганын әти-әнигә дә, туганнарыма, хәтта үзенә дә әйтмәдем, тереләсең, дип ышандырдым. Үзем дә өметләндем. Апамның үлемен күңелемә авыр алдым. Ярты ел беркем белән сөйләшмәдем, төшенкелеккә бирелдем. Өйдә бер ноктага карап утыра идем, Җәвит белән дә сөйләшмәдем. Ул каршыма утыра да: «Зөлфүшем, алай ярамый, сөйләш инде», – дип ялвара. Мин шигырьләр укырга бик яратам. Башкортстан шагыйрәсе Флария Терегулова шигырьләрен укый башладым. Бервакыт китапны ачтым, Флария апаның «Их, яшисе килә» дигән шигыре килеп чыкты. Күңелдә көй туды да, мин моны язып куйдым. Шуннан җырлар язарга тотындым. Беркем белән сөйләшмим, аралашмыйм, җыр язам. Бик күп язылды ул вакытта. Шулай итеп тормыштан тәм табып яңадан яши башладым. Кече улыбыз әле беренче сыйныфта гына укый иде. Аны да аякка бастырасы бар бит, дим.

– Тормыш тәме, сезнеңчә, нәрсәдә?

– Мин бит – әни кеше, ир хатыны, бүгенге көндә нәнәй. Минем бөтен яшәвем шулар өчен. Алар белән сөйләшмәсәм, күрмәсәм, килмәсәләр, минем тамагымнан да үтми. Берәр нәрсә пешерсәм, үзем генә ашый алмыйм, балаларга китәм. Я чакырып китерәм. Оныкларсыз ялга да бара алмыйбыз. Берәр җиргә барсак та: «Их, балалар булса», – дибез. Аларсыз ял итә белмим. Яшәүнең тәмен менә шуларда күрәм. Үзебезнең гаилә йолаларын сеңдереп калдырасым килә. Алар бит – безнең дәвамчыларыбыз. Горурланып әйтә алам: мин бәхетле. Әти-әнием, гади кеше булсалар да, шулкадәр дөрес яшәгәннәр. 93 яшьтә әтием, 88 яшьтә әнием китте. 69 ел бергә яшәделәр. Әти сугышны күргән, 9 Майны Берлинда каршы алган. Сугыш турында бер нәрсә сөйләмәде. Орденнарын да үзе үлгәч кенә архивтан табып белдек. Әти белән әнидән ничек яшәргә, нинди булырга кирәклеген өйрәндем. Рәхмәт, дөрес тәрбия бирделәр. Әйткән бик күп сүзләренә бүген инанам. Үзем генә калганда алар белән сөйләшәм, сүзләрен анализлыйм. Үзебез дә ике малай үстердек, хәзер киленебез дә бар. Төрле вакыт була бит. Ә әти-әни биш бала үстергәннәр, укытканнар. Нинди генә авырлыклар күрмәгәннәр. Авылда күпме кош-корт, мал-туар, суы да кермәгән. Безгә дә балаларны караштылар.

– Ә сезнең гаиләнең бербөтенлеген кем саклый?

– Мин. Җәвит кызу бит ул. Кеше аны гел көлеп йөри дип уйлый. Кайбер серләрне ачам инде. Миңа әнидән сабырлык күчкән. Җәвит тә кайвакыт: «Ничек түзәсең син?» – ди. Яшьтән үк шулай тәрбияләнгән. Җентекләп, берәмтекләп эшләргә яратам. Кечкенәдән киемнәр бәйли идем. Төне буе бәйләргә мөмкинмен. Эксклюзив әйберләр яратам, минеке кешенекенә охшарга тиеш түгел. Студент вакытта җомга башлыйм, якшәмбе бәйләп бетереп, юып, иртән укырга яңа кофта киеп бара идем. Өйләнешкәч, Казанга башта Җәвит килде. Мин Уфада институтта икенче курста укып калдым. Ул Тинчурин театры тулай торагында яши, көн саен өчәр битле хат җибәрә. «Кайтам, син килмәгәч, мин монда яшәмим», – дип яза. Сентябрь, октябрь буе үгетләдем. «Без китаптан гына укыган Тукайлар, Җәлилләр, Сөембикәләр Казаны бит ул, түз инде, Йәүитем», – дим. Октябрь ахырында, консерваториягә күчеп булмасмы дип, Казанга килдем. Булмады. Әти белән әнигә әйтми генә ташлап киттем, монда консерваториягә укырга яңадан кердем. Үземчә гаиләне саклыйм. Яшәргә урын юк. Тулай торакның 13 кв. метрлы бүлмәсенә караватлар куйдык. Җәвиткә Тинчурин театрындагы «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленең декорациясен бирделәр. Шуның белән үзебезнең караватны бүлеп, каплап алдык. Шуннан бүлмәдәге башка егетләр дә өйләнә башлады. Бу турыда кино төшерергә була. Без шул тулай торакта өч гаилә яшәдек. Өчебездә дә ир балалар туды. Чиратлашып бала юындырабыз. Анда күргәннәр... Кайтып китәсе килгән чаклар да булды. Җәвитне берүзен калдырып китмәдем. Кеше туганы белән дә тора алмый. Ә без ике ел ярым шулай яшәдек. Балалар барысы да тәпи йөри башлады. Аларга йөрергә урын юк.

 

– Шунда дус яши алдыгызмы?

– Мин бит талаша белмим. Берсенә авылга кайтып килергә кирәк иде, алты айлык баласын миңа калдырып, Әлкигә кайтып китте. Ул вакытта Кама аша күпер юк, Чаллы аша йөриләр. Үземнеке дә алты айлык. Аның баласы елак, алганны да, салганны да белми. Мин аны ике тәүлеккә алып калдым, имездем. Элек-электән шундый гадәтем бар: кешегә уңайлы булсын, дим. Гомер буе шулай яшәдем. Минем өчен бөтен кеше дус булсын, көнләшмим дә. Безнең туй көнендә үк сынаулар башланды. Җәвит үги әни белән үскән. Туй көнне минем әти-әниләрне озатып җибәргәннән соң, тавышланып, ул безне куып чыгарды. Аларга 14 ел кайтмадык. Җәвиткә бик авыр булды. Бер елны, әтисенекен, абыйсыныкын, үз әнисенең кабер ташларын алыштырыйк дип, зиратка кайттык. Үги әнидән туган энесе тирес түгәргә менгән, шунда безне күреп алды. Аның белән сөйләшеп йөри идек. «Әйдә, төшәбез», – дип кыстый. Җәвит: «Юк», – ди. Шуннан: «Җәвит, үзегез салган йорт бит. Һәр кешенең үз нигезенә кайтасы килә, алай ярамый», – дим. Өй янына килеп тә туктадык, әнисе йөгереп тә чыкты. Берни булмагандай үбеп, кочаклап каршы алды. Өйгә керсәк, бәлеш пешкән. Менә шулай аралашып киттек. Быел 14 гыйнварда әнкәй китеп барды.

– Тормыш юлында күпме сынаулар аша узылган. Үткәннәрне кире кайтарып булса, нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?

– Мин һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлап үстем, алар янында булдым. Студент вакытта Яңа елны да беркайчан Уфада калып каршы алмадым, алар янына кайттым. Кияүгә чыккач та, гаилә белән каршы алабыз да икенче көнне әти-әни янына кайтып китә идек. Хәзер дә Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәмнәре җитсә, искә алып елыйм. Кире кайтарып булса, әти белән әнине үзебез белән бергә алып барып берәр шифаханәдә яисә диңгездә ял иттерер идек. Менә шуны исән чакларында эшли алмадык. Ә тормыштагы башка нәрсәләрне үзгәртмәс идем. Барыбер шул Җәвиткә кияүгә чыгар идем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре