Газетага язылу

Рөстәм Дәминев: «Әле Сабан туйлары үтә, әле яшибез, дип үзеңне алдарга була, тик...»

Сүзе һәм гамәле тәңгәл килгән кешеләргә гомер буе сокландым. Сер түгел, трибуналарда тел, милләт хакында ялтыравык сүзләр чәчеп, аннан төшүгә, «татар теле белән кая китеп булсын» дип сайрарга яратканнарны да очраткалыйбыз...

Рөстәм Дәминев: «Әле Сабан туйлары үтә, әле яшибез, дип үзеңне алдарга була, тик...»
Фото: шәхси архивтан

Әңгәмәдәшем, Мари Элның татар төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рөстәм Дәминев – эшмәкәр генә түгел, театр сәнгатенә, татар көрәшенә мөкиббән, «үзем дә, балаларым да халык өчен файда китерергә тиеш» шигаре белән яшәүче милләтпәрвәр кеше.  

– Рөстәм, белүемчә, сез тумышыгыз белән Мари Элдан. Ачыктан-ачык сораганга ачуланмагыз: бизнесыгыз турында гына кайгыртып, тынычрак та яши алыр идегез. Иҗтимагый тормышта кайнап торуыгыз җан таләбеме?

– Мин Бәрәңге районының Портянур авылыннан, марича «басудагы өй» дигән мәгънәне аңлата ул. Татарлар анда Явыз Иван чорында күчеп килгән. Авылда татар мәктәбен тәмамладым, аннан Йошкар-Олада юридик факультетта укыдым. 10 ел инде юридик фирмам бар. Иҗтимагый эшкә килгәндә, анысы кандадыр инде ул. Студент вакытта татар үзәгенә йөрдем,  концертлар алып бара идем. Йошкар-Олада беренче татар дискотекаларын да оештырдык ул чакта.

2025 елда мине милли-мәдәни автономиянең җитәкчесе итеп сайладылар. Бу эшне кеше кушканга гына эшләп булмый, мондый сорауга фәлсәфи карыйм. Үземдә татарларны бераз булса да селкетеп җибәрерлек көч бар дип уйлыйм.  Кешеләрнең күбесе берни белән кызыксынмый, татарлар да милли проблемаларга битараф була башладылар. Менә шушы хәлне үзгәртәсе килә. Мари Элда 2002 елгы җанисәп буенча – 44 мең, 2010 елда – 38 мең, 2022 елда 29 мең татар теркәлгән. Безнең халык Ватан сугышында да ул тиклем тизлек белән кырылмагандыр. Кеше үзен татар дип хис итми – менә проблема нәрсәдә. «Точка невозврата» килеп җиткәнче хәлне үзгәртмәсәк, аннан инде берни ярдәм итмәячәк. Безгә яшьләрне селкетергә кирәк. Алар тиз эләктерәләр, заман белән бергә атлыйлар. Минем янда да бар шундый яшьләр. Социаль челтәрләрне дә алар алып бара. Үзебезнең сайт бар, ике мөхтәсибәт эшләп килә, Көрәш федерациясе, «Ак калфак» оешмасы бар, «Якташлар» дигән газетабыз чыга. Бөтен булган иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеген һәрдаим яктыртып торырга, эшләргә генә кирәк. Эшләгән өчен башка сукканны күргән юк әле. 

– Сез бит Татар көрәш федерациясе җитәкчесе дә. Социаль челтәрләрдән күреп торабыз: егетләрегез кая барсалар – шуннан җиңү белән кайталар.

– 35 яшемдә мине федерация җитәкчесе итеп куйдылар, секцияләр оештырдык, тренерлар чакырдык, ярышлар оештыра башладык. Балалар районнарда тренерлар белән шөгыльләнәләр. Әле менә 30 егетебез Россия беренчелегенә барган иде, 3 бронза, 3 көмеш медаль алып кайттылар. Башка җиңүләре дә бихисап. Татар көрәше милләтебезнең горурлыгы бит ул, аны оныттырырга хакыбыз юк.

– Мари Элда беренче тапкыр татар эшмәкәрләре форумы уздыру да сезнең идея иде бит...

– Татар эшмәкәрләрен бергә күрештерергә, аралаштырырга теләгән идек. Аннан, иҗтимагый оешмага мөнәсәбәтне үзгәртәсе килә иде. Безне «бир» дип торучылар буларак кына кабул итмәсеннәр иде. Без дә аларга файдалы була алабыз. Бу гомерне акча эшләп кенә уздырып булмый бит, үз халкыңа, илгә файда күрсәтергә кирәк. Халыкка аз гына файда эшләсәң дә, аз гына селкетеп җибәрә алсаң да, үзенә күрә бер уңыш.

Бервакыт Татар конгрессыннан хат алдык: Мари Элдагы 100 яшьлек әби-бабайларны барларга кушканнар. Бер әби безнең авылда яши булып чыкты. Аннан эзләнә торгач, тагын бер әбине таптык. Күзләре күрми, үзе генә яши, балалары да юк икән. Бер шимбәдә үземнең кызымны иярттем дә, бүләккә микроволновка алып, шунда киттем. Моның өчен автономия җитәкчесе булу да мәҗбүри түгел. Һәркем җәмәгать эшенә үзеннән бераз гына өлеш кертсә дә, бик аз гына яхшылык эшләсә дә, әйтик, волонтер булса, әбиләргә булышса, чыгып ишегалдын себерсә, бу дөнья үзгәрер иде. Акчага, рәхмәткә түгел, җәмгыять, халык өчен дисә... Мин балаларымны да шулай дип өйрәтәм, үз халкыңа файда китерергә кирәк, дим. Минем Георгий исемле дустым бар. Ул да – эшмәкәр, Мари Элда «ЛизаАлерт» филиалының җитәкчесе. Югалган балалар, әниләр, картлар белән эшлиләр. Ул да күңел кушуы буенча алып бара бу эшне.

– Җаныгызны борчыган иң катлаулы мәсьәлә нинди?

– Проблеманы хәл итәр өчен, табиблар шикелле, халыкка дөрес диагноз куярга кирәк. Мин Мари Элдагы татарларны карап, диагноз куйдым.

ЦИТАТА

Сүз дә юк, үзеңне «әле Сабан туйлары үтә бит, әле яшибез бит» дип тә алдарга була. Сабан туе һичшиксез кирәк. Тик шунысы бар: мисал өчен, өйне карасаң, Сабан туе ул матур тәрәзә кебек. Тик фундаментсыз – тел, дин, мәдәният, театрларсыз булмый.

Чынбарлыкта хәл мактанырлык түгел. Башны комга яшермәскә кирәк. Бу ситуацияне гаиләдән үзгәртергә кирәк. Иң беренче чиратта әти-әнинең милли үзаңы булырга тиеш. Мин соңгы елларда үз гаиләмә читтән карый башладым. Бүген хатыным белән өч бала үстерәбез. Олысына 19 яшь, Ижауда табиб булырга укый. Кызга – 16, юрист булмакчы, Казанга барырга тели. Улым 2 нче сыйныфны тәмамлый. Олы малай, авылга йөргәч, татарча яхшы белә. Ә кечесе белми. «Оят, Рөстәм, – дим үземә, – үзгәрергә кирәк!» Рамазан аенда, улымны ияртеп, Медведево районындагы «Гайшә» мәчетенә йөрдек, көн саен ифтар уздырылды. Кызганыч, йөз кеше килсә, шуның бишесе генә татар... Аның каравы гает көнне иң күбе татарлар җыелды. Иртәрәк килгән идем, карап торам: мәчет кечкенә, төп зал тулды, урын бетте. Тик татарлар, тулы зал дип тормый, волонтерларга да карамый, үз кешеләрен күреп, барыбер шуның янына килә. Эх, мин әйтәм, безнең татар көн саен шулай мәчеткә йөрсә, әллә нәрсәләрне үзгәртеп булыр иде. Аралашу, сөйләшү өчен мөмкинлекләр җитәрлек бит – мәчетләр бар, татар театрлары килә, концертлар булып тора – кеше шуннан файдаланмый гына. Кеше үзенең татарлыгын югалта бара, ә иң куркынычы – моның өчен борчылмый да...

Әңгәмәдәш – Айгөл Әхмәтгалиева

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре