Газетага язылу

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Ришвәт булган җирдә гаделлек тә, бәрәкәт тә, тынычлык та бетә»

«Зинһар, ярдәм итегез», – дип, табиб, укытучы яисә берәр түрәнең кесәсенә конверт тыкканда, без үзебезнең зур гөнаһ кылганны аңлыйбызмы икән?

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев: «Ришвәт булган җирдә гаделлек тә, бәрәкәт тә, тынычлык та бетә»
Фото: шәхси архивтан

Ришвәтчелек турында сүзебез. Укырга кергәндә, дәвалану алганда, эшкә урнашырга кирәк булганда, үзебез дә сизмәстән, шул тозакка эләгәбез бит. Ә ислам дине ришвәтне тыя. Ришвәт бирүче генә түгел, аны алучы да гөнаһлы. Бу хакта «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.

– Ислам дине «ришвәт» төшенчәсен ничек билгели?

– Ришвәт – динебездә катгый тыелган гамәл. Мәгънәсе барыбызга да таныш – шәхси мәсьәләңне хәл итү максатыннан, нинди дә булса вазыйфаи затка акча яки кыйммәтле бүләк бирү; эш урыныңа бәйле вәкаләтләреңне баю, законсыз табыш алу максатында нәфесләнеп файдалану. Шәригать буенча ришвәтне алу да, бирү дә гөнаһ булып санала. Бу хакта «Бәкара» сүрәсенең 188 нче аятендә болай диелә: «Үз малыгызны хөкемдарларны сатып алыр өчен файдаланмагыз – ришвәт бирмәгез».

– Ришвәт бирүчене һәм алучыны ни көтә?

– Әйткәнемчә, ислам дине ришвәтчелекне катгый рәвештә тыя. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһның ләгънәте булсын ришвәт бирүчегә дә, алучыга да, арадашчыга да». Димәк, бу эштә катнашкан һәркем җавап тотачак. Ришвәтчелек аша кергән бүләк яисә акча дөньяда малыбызның бәрәкәтен алырга да, күңел тынычлыгын качырырга да, кыямәт көнендә газапка китерергә дә мөмкин.

– Кайберәүләр ришвәтне «бүләк» дип акларга тырыша. Ришвәтне бүләктән ничек аерырга соң?

– Безнең һәр гамәлебез нияттән башлана. Әгәр кеше бүләк яисә акчаны ихлас йөрәктән бирә икән, бу – саваплы эш. Аллаһы Тәгалә – күрүче һәм белүче. Әмма бүләк артына ниндидер максат яшеренгән икән, монысы инде ришвәттән саналыр. Гадәттә, бүләк биргәч, ул хакта онытасың. Ә ришвәт биргәч, ул кешедән мәсьәләнең тизрәк хәл ителүен көтәсең. Аллаһы Тәгалә «Ән-Нисә» сүрәсендә: «Тыелган булса да, риба алулары һәм ялган юл белән кешеләрнең малларын ашаулары сәбәпле, аларга тилмерткеч газап әзерләдек», – дигән. Монда ришвәт, алдау, риба, урлау – барысы да кергән, чөнки алар кешеләр арасындагы ышанычны, гаделлекне юк итә. Кеше дөньяда төрле юллар белән җәзадан кача ала, әмма ахирәттә Аллаһ алдында һәркем кылган гамәле өчен үзе җавап бирәчәк.

– Ришвәт турында уйлау да – гөнаһмы?

– Һәр гамәл уйдан башлана. Шуңа да мондый гөнаһлы уйларны башыбызга кертүдән сакланырга тырышыйк.

– Борынгы заманнарда да ришвәтчелек булганмы?

– Булган, ришвәтчелек яңа күренеш түгел. Аллаһы Тәгалә «Әл-Маидә» сүрәсендә болай дигән: «Аларның күпчелегенең гөнаһлы эшләрдә, золымда һәм хәрам ашауда ярышканнарын күрерсең. Алар кылган нәрсәләр никадәр яман!» Бу сүзләр мең еллар элек иңдерелгән, әмма бүген дә актуаль. Димәк, ришвәтчелек – вакытка түгел, ә кешенең иманы, рухи хәленә бәйле чир. Тарихта шундый гыйбрәтле мисал бар. Гомәр бине Габделгазиз исемле хәлифәгә күршесе алма кәрзине җибәргән. Тик хәлифә аны кабул итмәгән һәм болай дигән: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) бүләк кабул иткән, ләкин мин моның ришвәт булуыннан курыктым». Менә бу – тәкъвалык һәм гаделлек үрнәге. Без дә шушы чикне тоеп яшәргә өйрәнергә тиеш.

– Ришвәтчелек җәмгыятькә нинди зыян сала?

– Ришвәт булган җирдә гаделлек тә, бәрәкәт тә, тынычлык та бетә. Бу хакта пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип кисәткән: «Ришвәт таралган халыкны курку чолгап алмыйча калмас».

– Әгәр кеше күп еллар дәвамында ришвәт алган икән, соңыннан үз гаебен танып, Аллаһтан гафу үтенсә, аның гөнаһы кичерелерме?

– Ришвәтчелек иманның зәгыйфьлегеннән, җәзадан курку хисе булмаганлыктан һәм хәләл белән хәрамны аермаудан килеп чыга. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе чистара. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәлләр кылуын дәвам иттерсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе карала», – дигән. Бер тапкыр гөнаһ кылып, хак юлга бассаң, гөнаһың кичерелер, әмма белә торып гөнаһ эшләвеңне туктатмасаң, бу гөнаһларны юып бетерергә бер гомер генә җитәрме икән?..

ФИКЕР

Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мәдрәсәсе мөдире:

– Кайбер очракларда имам-абыстайлар да «ришвәтче» исеменә лаек булырга мөмкин. Мәгълүм булганча, динебездә исем кушу, никах укыту, мәет юу һәм кәфенләү кебек йолаларны башкару өчен бернинди түләү каралмаган, ягъни шул йола өчен фәлән сум түлисе, дип, мәчетнең Уставында да, ниндидер дини чыганакларда да берни әйтелми. Әлбәттә, мәетне юу, салкын, эссе, яңгыр, буран булуга карамастан, аны җирләү, гомумән, соңгы юлга озату процессында катнашу – шактый авыр хезмәт, шуңа күрә халыкның, моны аңлап, дин әһелләренә сәдака рәвешендә акча яки сөлге-күлмәк бирүен шелтәсез, гадәти гамәл дип кабул итәргә кирәктер. Әмма кайбер мәхәлләләрдә мулла яки абыстай шушы хезмәтләре өчен генә түгел, хәтта Коръән укыганнары өчен дә «ставка» билгеләп, халыктан билгеле бер күләмдәге акча сорый. Бу – әлбәттә, шәригатькә каршы килә торган, алай гына да түгел, бернинди әдәп-әхлак кысаларына сыймый, дин әһеле дәрәҗәсен төшерә торган кырын гамәлдер. Әгәр дин әһеле үз вазыйфасыннан файдаланып, матди хәлен яхшырту нияте белән, дини гыйлеме булмаган, үзенең бакыйлыкка күчкән туганына багышлап Коръән укытып, дога кылдыртырга теләгән кешегә «фәлән сум миңа түләрсең» дип шарт куя икән, әлбәттә, ришвәтче хөкемендә булыр. Әмма бернинди шарт куймыйча, берни таләп итмичә укыганнан соң, теге кеше аңа сәдака итеп акча бирсә, монысы ришвәт булмый. Икенче мәсьәлә – шушы сәдаканы дөрес урнаштыру. Әйтик, имам яхшы гына пенсия ала, әле, мәсәлән, табышлы умарталыгы да бар, ди. Шул ук вакытта ул җитәкләгән мәчетенең уты-газына түләрлек акча җиткерә алмый. Әлбәттә, мондый очракта аның шушы сәдака акчасын үзенә алуы бер дә дөрес эш түгел. Имам мохтаҗ булган очракта да, барлык сәдака акчалары (шул исәптән аштан кергәннәре дә) мәчет кассасына тапшырылырга тиеш, чөнки мәхәллә имамы җәмәгать эшен башкара. Ә инде кергән акчадан, барлык ихтыяҗларны исәпкә алганнан соң, шул имамга хезмәт хакы түләнсен. Ислам динендә гади кешеләргә караклык гамәле кылган өчен дә шактый кырыс җәза каралган, ә әлеге гамәл имам яки башка мәчет әһеле тарафыннан кылынса, бу тагын да авыррак җинаять булып санала.

 

Гыйбрәт ал!

Тарих битләрендә гадел һәм киң күңелле булып искә алынган Әнуширван патшасы хакимлеге вакытында аның кулы астында яшәгән бер кеше җир сатып ала. Күпмедер вакыттан соң бу кеше шул җирдә хәзинә таба һәм бу хакта ул җирнең элеккеге хуҗасына сөйли. Сатучы аңа: «Сиңа җиремне сатканчы, анда бернинди хәзинә тапмаган идем, димәк, ул синеке», – дип җавап биргән. Ләкин яңа хуҗа да: «Чит кешенең байлыгы миңа кирәк түгел, аларны үзеңә ал», – дип, үзенекендә нык торган. Аларның берсе дә үзен табылган хәзинәгә лаек дип тапмаган, шуңа бу бәхәскә гадел чишелеш табарга дип, Әнуширван патшага барганнар. Ул бу кешеләрнең гадел булуларына сөенгән һәм балаларын өйләнештерергә дә хәзинәне яшьләргә бүләк итәргә киңәш биргән.

Изге китап сөйли

«Берәү Аллаһ каршында гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар. Һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Һәм кем барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер». («Талак» сүрәсе, 2-3 нче аятьләр)

«Һичшиксез, Аллаһ иңдергән (Тәүрат) китабын яшергән һәм аны арзан бәягә алыштырганнар – әнә алар (Тәүратны үзгәртү өчен алган ришвәтләрен ашаганда) карыннарына фәкать ут кына тутыралар. (Ахирәттә дә аларның ризыгы канлы эрен һәм зәкъкум кебек җәһәннәм уты ягулыгы булачак.) Кыямәт көнендә Аллаһ аларга (күңелләренә хуш килә торган бер) сүз әйтмәячәк һәм (гөнаһ керләреннән) аларны пакьләмәячәк. Алар өчен тилмерткеч бер газап (булачак)» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 174 нче аять).

Рәйдә ФӘЕЗОВА

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре