Сәбәбе бар: Уильям Шекспирның әлеге әсәре дөньякүләм танылган булса да, ул –тәрҗемә. Ә безнең тамашачы тәрҗемә әсәрләргә мөкиббән китми.
Көтелмәгән Отелло
Өстәвенә Тинчурин театры премьера алдыннан социаль челтәрләрдә халыкны бераз кыздырып алу өчен видеолар да куйгалады. Анда без моңарчы күреп ияләшкән «Отелло»га ишарә гомумән шәйләнмәде. Бу әсәр буенча куелган фильмнарны караган бар. Опера һәм балет театрында Хәйдәр Бигичев тудырган, көнчелектән шашкан Отелло образын да күргәнем бар. Һәм ул минем күз алдымда озак еллар дәвамында нәкъ менә шундый булып саклана да. Санкт-Петербургтан килгән режиссер Александр Крымов (ул Айдар Җаббаров чакыруы буенча килгән) татар тамашачысына нинди Отеллоны тәкъдим итәр, дигән уй залга кереп утырганчы тынгылык бирмәде.

Уильям Шекспир «Отелло» трагедиясен 1603 елда иҗат иткән. Тинчурин театры аны танылган артист, нәфис сүз остасы, тәрҗемәче, педагог Габдулла Шамуков тәрҗемәсендә куйды. Сюжет буенча вакыйгалар венеция-төрек сугышы көннәрендә бара. Мавритания офицеры Отелло (Зөлфәт Закиров) үзеннән шактый гына яшьрәк Венеция гүзәле Дездемонага (Зәринә Сафина) өйләнә. Алар бәхетле, мәхәббәт хисе ташып тора. Гайрәтле Отеллоның сөйгәне янында күңеле нечкәрә, аның һәр сүзен үтәргә әзер торган гашыйк үсмергә әйләнеп кала.
Зөлфәт Закиров үз ролен яратып, ышандырып уйнарга тырыша. Ләкин бу Шекспир сурәтләгән Отелло түгел. Һәм аны кабул итү җиңел булмады. Ә менә Дездемона образы режиссерлар күзаллавында бер-берсенә охшаш икән дигән уй кала. Ул нәни фәрештә кебек. Зәринә Сафина бу рольне шулкадәр самими башкара, тамашачы аңа гашыйк булып утыра. Шуңа күрә дә спектакль ахырындагы трагедияне, Отеллоның Дездемонаны буып үтерүен чын-чынлап авыр кабул итүчеләр дә булды. Әнә бер тамашачы ханым кулын йөрәгенә куеп: «Минем өчен бик авыр булды», – дип театрдан уфтанып чыгып бара. Геройлар өчен бик борчылган, димәк, спектакльнең тәэсир итү көче, уңышы булган.
Яго исемле явызлык
Бәхет – пыяла, ә пыяла бик тиз уала, ди халык. Отелло белән Дездемонаның мәхәббәте көчле булса да, сынаулар узарлык нык түгел. Отеллоны күралмаучы, аның бәхетеннән көнләшеп, ничек тә үч алу турында хыялланучы кеше – Яго. Бу рольне Артем Пискунов башкара. Яго сәхнәгә чыгуга минем күз алдына «Гарри Поттер»дагы явыз герой Волан-де-Морт килеп басты. Ул да бит фильмда ничә серия дәвамында күзгә дә күренми, ләкин син аның кара көчен һаман тоеп торасың. Яго да шундый, тыштан елмая, эче тулы явызлык, кабахәтлек. Үч алу хисе баш миен биләп алган. Тормышта да андый кешеләр бихисап.

Яго Отеллоны ышанычлы дусты Кассиодан (Эдуард Никитин) да аера. Дездемона белән Кассионың сөяркәләр икәнлегенә дә ышандыра. Үз кабахәтлеген тормышка ашыру теләге белән янган Ягоның тышкы кыяфәте дә эчке дөньясын ачып бирә. Әлеге образ режиссер тарафыннан да, актер уены белән дә бик оста гәүдәләндерелә.
«Пәри туе»
Режиссер Александр Крымов «Отелло»ны үз командасы белән куйган. Сәхнә бизәлеше, утлар вакыйгалар барышына тәңгәл килеп, кабул итү хисен көчәйтә. Биюләр аерым игътибарга лаек. Анда театр училищесы студентлары да катнаша. Пластик хәрәкәтләр, эмоцияләр... Һәм вакыт-вакыт әлеге биюләр, музыка күңелгә шом сала. Башта «пәри туе» дигән уй туа, залдан чыгып китәсе килә башлый. Нигә мондый хис бимазалый? Сәхнәдә күрсәтелгән явызлык, көнчелек, адәм баласының башка берәүне юкка чыгару өчен теләсә нинди ялганнарга баруы кара энергия тудыра. Биюләр, утлар, артистларның чынбарлыкка якын итеп оста уйнавы әнә шул атмосфераны барлыкка китерә. Спектакльдә күтәрелгән проблемаларны көчәйтә торган символлар: чәрдәкләнгән көзге, тамырлары белән өскә каратылган агач (геройларның асты өскә килгән дөньясы), болытларны хәтерләтеп эленгән ак тукыма (ул аклык, сафлык билгесенә ишарә) – барысы да вакыйгалар агышына акцент. Геройларның киемнәренә дә игътибар итәргә кирәк. Шекспир заманындагысын да, бүгенге көнгә туры килгәнен дә кигәннәр. Бу – режиссерлар тарафыннан инде күп тапкыр кулланылган алым. Замана да, цивилизацияләр дә үзгәрә. Тик, ни кызганыч, адәм балаларына хас көнчелек, гайбәт, үч алу, хөсетлек үзгәрешсез кала. Кеше рухи яктан үсми, тискәре сыйфатлардан арына алмый.

Явызлыктан сакланып буламы?
Моның өчен бик зур ихтыяр көче, үз-үзеңә һәм янәшәңдәге якыннарыңа ышану хисе булырга тиеш. Аз гына йомшаклык күрсәтсәң дә, явызлык сине биләп ала, синең күңел күзеңне томалый. Яго кебекләр җептән тартып курчакларны йөрткән кебек синең белән идарә итә башлый. Спектакльдә бу эпизод бик кызыклы күрсәтелгән.
Тагын бер персонаж – Ягоның хатыны Эмилия. Үч алу тойгысыннан исәрләнгән Ягоның хатынына карата да мәрхәмәтлелеге юк. «Ирне бер-ике елда гына белеп бетереп булмый. Ирләр – ашказаны, ә без – азык. Комсызланып ашыйлар, туйгач, косып ташлыйлар», – ди Эмилия. Аның кыска гына, ләкин бик үтемле хыянәт турындагы монологы да – ирләр колагына. Шуңа да бу спектакльне парлап килеп карау кирәктер. «Отелло» – мәхәббәт һәм хыянәт кенә түгел, гаилә кыйммәтләре, бер-береңә ышаныч турында да.

Әзер тамашачы
Премьерага килгән тамашачы үзгә иде. Арада яшьләр, театр училищесы студентлары, рус телле урта яшьтәге тамашачы күзгә шактый ташланды. Күренеп тора, күпчелек Шекспирны, яңача куелышны, актерлар уенын күрергә килгән. «Отелло» – Тинчурин театры артистларының чираттагы уңышы һәм алар шулкадәр яратып, үзенә бер төрле шашыну белән уйнады. Тамашачы да моны тойды, артистларны алкышлар белән бүләкләде. Тәрҗемә әсәрне уйнау артист иҗатында һәрвакыт мөһим. Тинчурин театры моннан ике-өч ел элек мондый форматтагы спектакльне шундый уңыш белән уйный алган булыр иде микән? Белмим. Ләкин бүген артистлар үзләрендәге иҗади мөмкинлекләрнең чиксез һәм алар «комсызланып уйнарга» әзер булуларын ачык күрсәтте. Тәрҗемә әсәрләр карарга яратмаучы тамашачы да театрга барып, «Отелло»ны, актерларның гаҗәеп уенын күрергә тиеш дип уйлыйм.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез