Газетага язылу

Татарстанда сәнгать эшлеклеләре декадасы башланды

Декада ике атна дәвам итәчәк. Аңа нәкъ менә 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә старт бирелү юкка түгел.

Татарстанда сәнгать эшлеклеләре декадасы башланды
Автор фотолары

Әлеге идея белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова чыккан. “ Без 2026 ел башыннан ук шәхесләребезне хөрмәтли башладык. 1 гыйнварда халкыбызның күренекле язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулды. Һәм быел ел дәвамында  бер-бер артлы олуг юбилейлар дәвам итә. Безнең мәдәни кодыбыз - халкыбызның мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән сәнгать әһелләребез. Ә мирасыбызны саклаячак һәм дәвам итәчәк кешеләр - ул балалар. Шуңа да әлеге декаданы 1 июнь көнне башлап җибәрергә булдык”,-дип аңлатты Татарстан мәдәният  министры урынбасары Дамир Натфуллин матбугат конференциясендә.

Декаданы ачу чаралары Казанның “Уникаль осталык үзәгендә” башланып китте. Биредә республика композиторлар берлегенең яңа гына оешкан “Kәеfband” татар борынгы һәм заманча музыка ансамбле, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Юниор-орксетры чыгыш ясады. Шулай ук Камал һәм Тинчурин театры артистлары театральләштерелгән өзекләр тәкъдим итте. Төрле залларда язучылар, рәссамнар, фотографлар, театр әһелләре берлекләре оештырган күргәзмәләр эшли.  Татарстан кинематографистлары  үзебезнең режиссерлар төшергән документаль һәм анимацион фильмнарны күрсәтте. Алар арасында Һади Атласига, Илһам Шакировка, Тукайга багышланганнары бар.

Матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, декада вакытында мәдәни чаралар, олуг шәхесләрнең юбилейлары уңаеннан кичәләр республика күләмендә үтәчәк. Татарстан сәнгать әһелләре декадасының чираттагысы елның икенче яртысына планлаштырылган.

                                     

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре