Быел су коену сезоны гадәттәгечә ТР башкаласында 1 июньдә башланды. Шәһәрлеләр биш муниципаль пляжда – «Локомотив», «Түбән елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомольское күле» һәм «Зур Аккош» күлендә ял итә алачак. Шулай ук су янында биш ял урыны булдырылды. Җәй буе, 1 июньнән 31 августка кадәр, оештырылган ял итү урыннарында һәм пляжларда 9:00 дән 20:00 гә кадәр коткаручылар кизү торачак.
- Коткаручыларның эш тәртибе үткән еллар тәҗрибәсен, шәһәр пляжларында кешеләрнең ял итү вакытын исәпкә алып төзелде. Пляжлардагы барлык коткару постлары көймәләр, коткару кирәк – яраклары һәм медикаментлар белән тулы күләмдә тәэмин ителде, - диде Сергей Чанкин.
Спикер хәбәр иткәнчә, су коену сезоны башланыр алдыннан су төбен һәм яр буе линиясен чистарту, шулай ук водолазлар ярдәмендә тикшерү үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча коену өчен куркыныч булган сулыкларда коенуны тыю турында аншлаглар куелган. Су коену сезоны алдыннан район администрацияләре пляжлар һәм ял итү урыннары инфраструктурасына косметик ремонт ясаган, ә комиссия бу территорияләрнең әзерлеген тикшерүне төгәлләгән. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында гражданнарны яклау идарәсе белгечләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу акваторияләрендә, яр буе территорияләрендә һәм күлләрдә даими патрульлек итәчәкләр.
Социаль челтәрләрдә гражданнарны яклау идарәсе халыкка су объектларында үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм батучыларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре турында хәбәр итәчәк. Сергей Чанкин полиция хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән территорияләрдә кичке вакытта, бәйрәм һәм ял көннәрендә патрульлек итүне көчәйтергә чакырды.
- Статистика күрсәткәнчә, елдан-ел коткаручылар булган муниципаль пляжларда кешеләрнең батып үлү очраклары теркәлми диярлек. Шуңа бәйле рәвештә без массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә моңа аерым игътибар бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез. Безнең мөрәҗәгатьне башкала халкына һәм кунакларына җиткерегез: ял итү өчен, бигрәк тә балалар белән, муниципаль коткаручылар кизү торган һәм су коену рөхсәт ителгән махсус җиһазландырылган мәйданчыкларны сайлагыз, – диде Казан мэры Илсур Метшин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез