– Республика халкы икеайлыкта актив катнашты. Чистарту белән бергә тирә-якны яшелләндерүгә дә зур өлеш кертелде. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бер көн эчендә 35 мең төп агач утыртылды. Түбән Камадагы сәнәгать оешмалары ярдәме белән 216 гектар мәйданда «Яшел боҗра» дип аталган урман үсәчәк хәзер, – диде министр.
Татарстанда төп өмә 25 апрельдә узды. Анда 10 мең кеше катнашты. Шәһәр-авылларда яшәүчеләр парк-скверларда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлләрендә тәртип салды. Шулай ук ветераннар яшәгән йорт яннарын җыештырдылар, СВОда катнашучыларның гаиләләренә булыштылар.
Балык Бистәсендә яшәүче Нуриәхмәтовлар гаиләсе дә өмәләрдә катнашкан. Гаилә башлыгы Илшат сөйләвенчә, чүп җыеп, агач утыртып, алар оныкларга үрнәк күрсәткән.
– Үз йорты белән торган кеше кар эреп бетүгә чистартырга тотына инде ул. Әле бер җирдән чүп килеп чыга, әле икенчесеннән. Бәйге булганын да белмәдек. Күңел кушканга эшләдек тә эшләдек, – ди ул. – Су буйларын су кондызлары басып алды. Инешләрне агач белән буып куйганнар. Суларны да чистарттык. Чиста, матур җирдә яшәве дә күңелле бит.
Казанда яшәүче Лилия Йосыпова балалар бакчасында эшли. Атна саен «ЭкоЯз» бәйгесендә катнашкан. Һәр атнада бирелгән теманы үтәгән.
– Узган ел танышым эшләгән бакча «ЭкоЯз»да җиңү яулады. Быел син дә катнаш, диде. Бер авырлыгы да юк икән аның. Балалар да бик теләп катнашты, – ди ул. – Мондый чараларның тәрбияви ягын да уйларга кирәк. Җиргә төшкән кәнфит кәгазен чүплеккә илтеп ташлау да бала күңелендә озакка калачак. Өлкән төркемгә йөрүче сабыйларыбыз өйләренә кайтып, әниләрен йорт тирәләрен җыештырырга күндергәннәр иде. Җиңү дә мөһим түгел, дөрес юлда икәнебезне белү дә җитә.
Икеайлык вакытында 3 меңгә якын табигать законнарын бозу ачыкланган, шуларның яртысында кимчелекләр төзәтелгән. Һәр өченче хокук бозу рөхсәтсез урынга чүп ташлауга бәйле. Ике меңнән артык хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, 9 миллион сумлык штраф салынган.
Татарстанда “Чиста һава” операциясе башланды. Аның барышында белгечләр автотранспортны тикшерә. Узган ел 6 мең җиңел, 270 йөк машинасы һәм 220 автобус тикшерелгән. Шуларның 168енең һава чисталыгына зыян салуы ачыкланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез