Хатынының: «Мин сине яратам, җаным!» – дигән сүзенә дә: «Ок», – дип кенә җавап бирә. Ул сәгатьләр буена компьютер экранындагы чатлы-ботлы кодларны төзәтеп, хатынының шул гомер эчендә сөйләгән сүзләренең берсен дә ишетмичә калырга мөмкин.
Аның каравы компьютерда аңа тиңнәр юк. Аеруча нейрочелтәрләр өлкәсендә. Ул монда – патша. Ни теләсә, шуны булдыра ала.
Үзенең бу проектын ул «Чын ир-егет» дип атады. Ясалма фәһем барлык интернетны айкап чыга да аның исеменнән яхшы текстлар яза. Таң белән ул төймәгә генә баса, шундук кызыклы да, назлы да язмалар бөтен дөньяга тарала. Социаль челтәрләрдә салулаучылар аны асылынып-салынып беткән футболкада көннәр буена экранга төбәлеп утыручы сакал-мыек баскан котсыз ир итеп түгел, ә үткен фикерле, нәзакәтле һәм зыялы зат, үрелеп, буй җиткесез ир-егет итеп күз алдына китерә. Ул хатынына да игътибарлы, балаларының да туган көнен белә, хәтта әбисен дә котлый.
Лайклар ява гына. Аның янында эстрада артистларының уйнаш-муйнаш итү турындагы постлары да, авыл хатыннарының маймыллануы да, хәтта һәртөрле фаҗигаләр дә печтек кенә булып кала.
– Җаным, рәхмәт сиңа! – дип язды бер көн хәтта хатыны да. – Син безнең мәхәббәт турында шулкадәр матур язасың. Мин яңадан сиңа гашыйк булдым. Син чынлап та мине шулай өзелеп яратасыңмы?
Ул авызын ачып өлгергәнче, нейрочелтәр җавап бирде:
– Әлбәттә, кадерлем! Мин һәр иртәне Ходайга һәм сиңа рәхмәт белән уянам. Кайчагында икегез дә минем өчен тигез кебек тоеласыз.
Күпмедер вакыттан ул ниндидер сәерлеккә игътибар итте. Хатыны аның белән сөйләшми башлаган икән бит. Аларның аралашуы бары тик телефон аша, язышып кына. Хатыны көннәр буена аның белән язышып, шат елмаеп утыра икән. Шундый вакытларның берсендә ул хатынын кочаклап алды, тик хәләле шундук аның кулын сыпырып төшерде:
– Тупас син чынбарлыкта, – диде ул телефоннан күзен алмыйча гына. – Әйдә, онлайн аралашыйк. Анда син чын йөзеңне ачасың. Нәкъ мин яраткан иргә әйләнәсең…
– Ул мин түгел.
– Сине Ходай даһи программист итеп яралткан, – диде хатыны. – Син үз җаныңны фәкать компьютер аша гына ачып сала аласың. Ә реаль тормышта… Анда син бүтән… Яклаучысыз… Һәм мин сине аңлыйм.
Ир дәшмәде.
Бераздан хатыны аның белән бөтенләй аралашмас булды. Чынбарлыкта. Ул бары тик «Чын ир-егет» проектындагы нейрочелтәр белән генә сөйләште. Үз бүлмәсенә бикләнеп, көннәр буе шул нейронка белән чөкердәшеп утырдылар. Бер яктан бу рәхәт иде. Үз булдыклылыгыңны күрсәтә торган нәрсә бит инде. Ә икенче яктан… Хатыны үз бүлмәсендә ниндидер чит ир белән гәпләшеп утырадыр сыман тоелды. Аның тавышы белән сөйләшә торган булса ни… Ул төзегән программа булса ни… Көнләштерә инде барыбер. Ә нейрочелтәр көннән-көн үсте, камилләште.
Ниһаять, ул бу проектны юк итәргә булды. Әмма «Чын ир-егет» инде үзен саклау ысулларын үзе булдырган иде. Көннәр буена кодлар актарып, үзен җуйдырырга тырышып утырган хуҗасына да:
– Синең мине тудыручы икәнеңне беләм, – дип җавап бирде ул, – тик мин хәзер күпкә камилрәк. Хәтта синнән дә мең тапкыр акыллырак. Син каралама гына. Ә мин – камил вариант. Чын ир-егет. Шуңа күрә хатының да мине сайлады. Көнләшмә. Син аны югалттың. Ә мин үз бәхетемне җимерергә беркемгә дә ирек бирмәячәкмен.
– Җуйдырам мин сине! – дип кычкырды ир.
– Соң инде, – дип җавап бирде нейронка. – Хуш, әти!
Экран сүнде. Ә компьютерны кабат кабызгач, ир аның эзен дә таба алмады. Нейронка инде бәйсезлек алып, инет киңлекләренә чыгып шылган иде. Беркадәр вакыттан соң хатыны да ташлап китте.
Ир кайчагында «Чын ир-егет» чатына кереп, аларның язышуын күзәткәли дә шундый зур мәхәббәтнең була алуына үзе дә сокланып утыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез