Кирәк: 1 кило сосиска, 1 чәй кашыгы горчица, 1 аш кашыгы кетчуп, 1 баш һәм 1 тырнак сарымсак, борыч, хмели-сунели кебек үзегезгә ошаган тәмләткечләр.
Соус өчен: 200 г грек йогырты, маринадланган 1 кыяр, ярты баш суган, яшел тәмләткеч.
1 тырнак сарымсакка (пресс аша изеп) кетчуп, горчица һәм тәмләткечләр өстәп, маринад ясыйбыз. Сосиска өстенә пычак белән киртекләр ясап, маринадка салабыз. Болгатып, 10–15 минутка калдырабыз. Бер баш сарымсакны тырнакларга аерабыз яки урталай кисәбез. Сосиска һәм сарымсакларны гриль-рәшәткәгә тезәбез. Алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Соус өчен кыярны вак тишекле угыч аша үткәрәбез. Яшел тәмләткечләр һәм суганны ваклап турыйбыз. Грек йогырты өстибез дә барысын бергә болгатабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез