Газетага язылу

Косметолог Наилә Сәлимова: «SPF-кремны тиренең үзенчәлегеннән чыгып сайларга кирәк»

Җәен гүзәл затлар кояштан саклану кремын кулланырга тырыша. Чөнки ультрашәмәхә нурлар тән тиресен тизрәк картайта, биттә таплар барлыкка китерә. Ләкин аны белеп кулланырга кирәк. Косметолог Наилә Сәлимова киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Кремның кабында ультрашәмәхә нурлардан саклау дәрәҗәсе (SPF) саннар белән күрсәтелә. 2–4 берәмлек белән күрсәтелгәне зарарлы нурларның 50–75 процентын тоткарлый. SPF 4–10 булганы – 85%, 20–30 булганы – 95–97% (шәһәр буйлап йөргәндә сөртү өчен кулай), SPF 50+ – 98 процентка (комлыкта кызынганда яки бакчада эшләгәндә шуннан файдалану әйбәт), SPF 70–100 иң югары дәрәҗәдә саклый.

Ләкин бик көчле саклау үзенчәлегенә ия булганын чиктән тыш очракларда гына куллану киңәш ителә, чөнки, «фильтр»лары күп булу сәбәпле, тән тиресен ялкынсындырырга мөмкин.

Ничек сайлыйсы. SPF-крем тән тиресен саклау гына түгел, тәрбияли дә. Шуңа күрә аны тиренең үзенчәлегеннән чыгып сайларга кирәк.

* Тән тиресе коры булса, дымлаткыч өстәмәләр – гиалурон кислотасы, пантенол, бетаин кушылганына өстенлек бирәсе.

* Майлы тән тиресе өчен, майсыз, су нигезендә эшләнгәне кулай.

* Аллергиягә бирешүчән нәзберек тәнлеләргә составында хуш ис өсти торган матдәләр булмаганы кирәк.

* Өлкән яшьтәгеләргә D һәм Е витаминнары, коллаген, протеин, полисахарид кебек тән тиресен яшәртү, күзәнәкләрнең яңаруына ярдәм итәрдәй матдәләрдән торганын сайлыйсы.

Ничек сөртәсе. Кояштан саклану кремын кулланганчы, башта тән тиресен лосьон, тоник яки мицелляр су белән чистартасы. Урамга чыгарга 15–20 минут кала сөртәсе (сеңеп бетәргә тиеш). Озак вакыт кояшта булырга туры килсә, 2 сәгатькә бер тапкыр тәндәге кремны «яңарткалап» торасы. Су кергәннән соң бөтен тәнгә яңадан сөртәсе, чөнки су кремны юып төшерә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре