Ә төгәлрәк әйтсәк, менә шушы санап кителгән һәм әле телгә алынмаган тагын башка проектларны тормышка ашыручы кеше – Лилия Кадыйрова хакында булыр. Кемнәрдер каналның генераль продюсерын тәнкыйтьли, кемнәрдер мактый. Ә ул тамак төбенә утырган төерен йота да үз идеяләренә чума, тапшыруларның яңа чыгарылышларын дәвам итә, алып баручы хезмәтен башкарырга да көч таба. «Яңа Гасыр»да чыга торган күләмле проектлар ничек тормышка ашырыла? Тапшырулар турында сөйләшкәндә, Лилия Кадыйрованың күңел халәте дә ачылды.
– Лилия, сүзебезне тамашачы игътибарын, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләрне үзенә җәлеп иткән һәм зур рейтинг җыйган тапшырудан башлыйк әле. «Дуслар җыелган җирдә» проектының идеясе каян барлыкка килде?
– Без бу тапшыруга бик озак килдек. Аның идеясе күңелдә ике ел ярым йөрде. Нигезе туган авылыма барып тоташа. Мин – Кама Тамагы районының Келәнче авылы кызы. Күршедә – Туфан абый Миңнуллинны татар дөньясына бүләк иткән данлыклы Мәрәтхуҗа. Әни районның «Идел таңнары» газетасын мин кайтуга дип җыеп куя. Анда тырыш кешеләр турында бик матур язылган мәкаләләр басыла һәм әни аларны миңа укырга тәкъдим итә. Укыйм да: «Их, әни, шушындый кешеләр турында «Привет, Андрей» кебек бер тапшыру ясасаң иде», – дим. «Ясарга кирәк. Сезнең иҗат төркемегез, җитәкчегез бар бит», – ди әни. Шуннан соң ул әледән-әле: «Җитәкчеңә кердеңме, сөйләштеңме?» – дип шалтыратып сорый башлады. Куркып йөрдем-йөрдем дә Илшат Юнысовичка кереп сөйләдем. Ул: «Идеясе кызык, бу тапшыру бик кирәк, ләкин начар эшләсәң, ышанычны югалтуың бар», – диде.

– Мондый ачыктан-ачык сөйләшүдән соң да әлеге идеядән баш тартмадыгызмы?
– Бер ай йокламадым. Нишләргә белмим. Сценариен балконга чыгып та язып карыйм. Бу минем чиргә әйләнде. Үзем генә уйландым, башта беркемгә дә әйтмәдем. Бераз вакыт узганнан соң иҗат төркемемә: «Сезнең белән җитди сөйләшергә кирәк. Шундый идея бар, эшлибезме?» – дидем. Алар риза булды. Илшат Юнысовичка кердем дә: «Эшлибез», – дидем. Презентациясен ясап, Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек. Ул: «Бу тиз генә күтәрә торган проект түгел, вакыт кирәк», – диде. Ел ярымнан соң проектны яңадан карадылар һәм без быел «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруын башлап җибәрү бәхетенә ирештек. 8 чыгарылыш эксперимент рәвешендә чыкты. Аларны инде төшереп бетердек. Беренче рейтингларны күргәч, мин еладым. Тапшыру яз көне чыкты. Ә бу – рейтингларның төшә башлаган вакыты. Безнең каналда иң зур рейтингны хоккей җыя, чөнки барыбыз да «Ак Барс»ны яратабыз. «Дуслар җыелган җирдә» тапшыруына, күз алдына китерәсезме, хоккейдан да күбрәк рейтинглар килде. Моның өчен мин тамашачыларыбызга чиксез рәхмәтле һәм бу – иҗат төркеменең җиңүе. Ул – халык турындагы гади, үзебезчә тапшыру. Әниемә дә рәхмәтле. Ул атна саен шалтыратып, «үзәгемә үтеп» тормаса, бәлки җитәкчебезгә керергә кыюлыгым җитмәгән булыр иде.
– ТНВны караган һәркем: «Ә безнең район турында булыр микән?» – дип уйлап утырадыр. Әлеге проектка эләгү бәхете барлык районнарга да тәтерме? Экранга чыккан 8 район ничек сайланды?
– Бер-берсенә охшамаган районнарны сайларга тырыштык. Әйтик, Кукмараны кыш көне зәмһәрир суыкта төшерергә, итеген киеп тауларында йөрергә, савыт-саба җитештерү оешмаларында булырга кирәк. Ә Кама Тамагы яз көне, Идел белән Кама елгаларыннан боз кузгалып киткәндә, алмагачлар чәчәк атканда гаҗәеп матур, шул чорда кайтырга кирәк. Шуңа да без 8 районны төрле, үзенчәлекле булсын, дип эшләдек. Без төне буе трансляцияләрдә басып торырга, турыдан-туры эфирларда эшләргә күнеккән. Ләкин мондый тапшыруларны эшли белми идек әле. Студиягә берьюлы 150 кеше килеп керә. Аларның да өметләрен аклыйсы килә, үпкәләтмичә, үзеңә кирәген дә алырга телисең, матур нәтиҗәсен дә бирергә, иҗат төркеменә дә сиңа нәрсә кирәген аңлатырга кирәк. Тырыштык, үзебез булдыра алганны эшләдек. Проектның киләчәге хәзер безнең кулда түгел. Ләкин аның дәвамы булырга тиеш. Мин Илшат Юнысовичка, Марат Готовичка өметләнәм.

– Тамашачылардан нинди фикерләр килә, язалармы?
– Әллә нинди матур, кыйммәтле тапшыру эшләсәң дә, тамашачы карамаса, аның мәгънәсе юк, рейтингы да булмый. Социаль челтәрләрдә бик күп язалар. Соңгы тапшырудан соң гына да миңа 463 хәбәр килгән. Почта аша да хатлар җибәрәләр. Үзләренең авыллары, фән эшлеклеләре, сыер савучылары, укытучылары турында сөйлиләр, фотосурәтләр җибәрәләр. «Сезнең тапшырудан соң нәселебезне өйрәнә башладык, шәҗәрә төзибез», – дип тә язалар.
– «Сөйләшергә вакыт» тапшыруы хакында да фикер алышыйк әле. Анда бик күп шәхесләр ачылып сөйләшә, серләре белән дә бүлешә. Сезнең өчен чакырылган кунак – кем ул?
– Миндә бераз эгоистлык хисе дә бардыр. Беркайчан да үземә кызык булмаган кешеләрне чакырмыйм. Кызык түгел икән, уйлыйм, сәбәбен табам, бу кешене өйрәнү, аңа гашыйк булу өчен вакытны сузам. Миңа интервьюга килгән кунагымны яратырга кирәк. Юкса ул сөйләшү мин теләгәнчә булмаска мөмкин һәм холкым шундый: үз-үземне «ашый» башлыйм. ТНВда бик әйбәт операторлар да туры килде. Тапшыруымны яратып эшлим. Без аны «Адымнар» мәктәбенең китапханәсендә төшерәбез. Биредә үзенә бер энергетика бар.

– Тапшыруда бик гыйбрәтле язмышлы кешеләр дә була. «Сөйләшергә вакыт» сезне үзгәртәме?
– Тапшыру мине үстерә. Моңарчы булган Лилия белән «Сөйләшергә вакыт» тапшыруы сезоннарын эшләгән Лилиянең, чыннан да, аермасы зур. Арада хәлиткеч роль уйнаган интервьюлар да бар. Хәзер балаларга бик зур игътибар кирәк. Спортта булганнарына бигрәк тә. Минем дә олы кызым – беренче разрядлы синхрон йөзүче. Еш кына ярышларда катнаша. Мин аларга бара алмыйм, чөнки вакытым юк. Әле ярый әни исән-сау. Балаларга бәйле күп эшләрдә ул булыша. Зур трансляцияләр алдыннан да әни килә. Кызларыбызның әтисе дә бар, әлбәттә. Ләкин хатын-кызсыз булмый. Дәресләрен тикшерергә, матур итеп киендереп, тәмле ризыклар пешереп, ашатып мәктәпкә дә озатырга кирәк. Чөнки төнге сәгать өчтә кайтып кергән чаклар да була, барысын да эшләргә өлгермим. Әни исән-сау булмаса, шулай ыргылып эшли алмас идем. Бервакыт, болай булмый, балаларны тәрбияләргә булышучы бер кеше алырга кирәк, дип уйладым. Шул вакытта тапшыруга Зәйнәб апа Фәрхетдинова килде. «Балагызга өч ай чагында, сез опера һәм балет театрында шаулатып концерт биргәнсез, бик нык эшләгәнсез, ничек моңа көч таптыгыз?» – дип сорау бирәм. Зәйнәб апа тынып калды. Күзләренә карадым да барысын да аңладым. «Лилия, бөтен нәрсә дә үтә. Балаларыңның бәләкәй һәм син аларга кирәк булган чаклары кире кайтмый. Һәр әти-әни үз баласын үзе карарга, иртән мәктәпкә чәчен үреп, үзе озатырга тиеш. Ул вакытка кайтсам, бәлки мин өч айлык бала белән концерт куярга чыкмас идем», – диде. Ә мин инде няня белән сөйләшеп куйган идем. Тапшырудан соң шалтыраттым да: «Гафу итегез, сез миңа кирәк булмаячаксыз», – дидем. Шундый интервьюлар тормышымда күп булды. Зәйнәб апаның әлеге сүзләре мине тотып селкегәндәй булды. Әни миссиясен хәзер ничек тә үтәргә, вакыт табарга тырышам. Спектакль куйдылар, костюмнарны кызым Азалия белән төне буе бергә тектек. Сәламәт балаңа төне буе костюм тегү – зур бәхет ул. Мин моны хәзер аңлый башладым.

– Мондый зур проектларны алып бару күп көч таләп итә. Арыган, төшенкелеккә бирелгән чакларда ни эшлисез?
– Без, иҗат кешеләре, сынабыз бит. Андый вакытларым күп булды. Үз-үземә ышаныч беткән чакларда миңа әнием ышана иде. «Эшли алмыйсың икән, димәк, син аны бик теләмисең. Теләгән кеше елан ите ашый», – ди. Аның вакытында каты торуы, кирәк урында баштан сыйпап җибәрүе миңа күп кенә проектларымны тормышка ашырырга ярдәм итте.
– Тагын бер күләмле, күп көч таләп итә торган тапшыру – «Музыкаль Сабантуй». Монда ярышучы артистларны да дөрес сайларга кирәк, жюри да дипломат булырга тиеш. Тамашачы тарафыннан да шактый каршылыклы фикерләр ишетергә туры киләдер.
– «Музыкаль Сабантуй» беренче карашка шоу кебек кенә. Ләкин аның артында шулай ук бик зур хезмәт ята. Бу проектны бик яратам. Чөнки ул –милли проектлар арасында иң күп караулар алып килгән беренче тапшыруларның берсе. «Музыкаль Сабантуй»ны эшләгәндә федераль каналларда чыккан «Фабрика звезд», «СТС зажигает супер звезду» кебек проектларның продюсеры Лина Арифуллина командасында алган тәҗрибәм дә булышты. Аның белән музыкаль проектларда хезмәттәшлек итеп, ялгышлардан курыкмаска өйрәндем. Ихластан шуңа ышанам: безнең милләтне, телебезне җыр һәм дин саклап калачак. Җыр аша яшь буын тамашачыны да җәлеп итәчәгебезгә ышанам. Һәм һәр сезон әнә шул өметне аклый. Узган сезонда әниләргә багышланган бер чыгарылыш булды. Җәвит абый Шакировтан «Әгәр әнкәй кайткан, дисәләр» дигән шигырьне укуын сорадым. Жюрига әнисен югалткан кешеләрне җыйдык. Тапшырудан соң миңа чит илдән бер сторис җибәрделәр. Уңышлы гына кияүгә чыккан бер кыз ай саен әнисенә ярыйсы гына акча җибәреп бара һәм бала буларак әнисе алдында бурычымны үтәдем, дип саный. «Дүрт ел инде кайтканым юк. Тапшыруны карагач, төне буе акырып елап чыктым да икенче көнне туган якка кайтырга билет алдым», – ди. Кайткач, әнисе белән төшкән фотосын да җибәрде. «Бу тапшыру өчен сезгә зур рәхмәт», – дип язды. «Музыкаль Сабантуй» шоу гына түгел, бу – безнең турыдагы һәм авылларда уза торган милли бәйрәмебез кебек үк традицияләрне бәйли торган проект та. Сабан туенда күптән очрашмаган авылдашлар, туганнар, дуслар күрешә бит. Әлеге тапшыру да төрле буын артистларны очраштыра, буыннар бәйләнешен күрсәтә. Өлкән артистларыбыз да күп түгел икән бит инде, алар да китеп бара. Булганнарының да, теләкләре булса да, өчәр сәгать тапшыруда төшәрлек көче юк. Әзерләнергә, яңа җырлар яздырырга, костюмнар тектерергә кирәк. Мин сүземне кире какмыйча килә алган өлкән буын артистларыбызга зур рәхмәтлемен. Зал тутырып эшләгән җырчыларыбыз да вакыт табарга тырыша. Арада: «Минем гонорарым шул кадәр», – дип шалтыратучылары да бар. Моны да нормаль күренеш дип саныйм. Беренче сезонда бик авыр иде. Хәзер инде артистлар да моңа җитди карый. Алар аңа сольный концертына әзерләнгән кебек әзерләнергә кирәген яхшы белә. Бу проект «Дуслар җыелган җирдә» кебек тапшырулар эшләргә җирлек тудырды, тамашачыны, шулай ук яшь буынны да безнең каналга кире кайтарырга ярдәм итте. Милли проектларыбызны тормышка ашыруда зур булышлык күрсәткән өчен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка чиксез рәхмәтлемен. Нәкъ менә аның ярдәмендә эшләнгән проектларга татар тамашачысы килә. Аллага шөкер, милли җанлы һәм мондый проектларның кирәклеген аңлаучы җитәкчеләребез, шәхесләребез бар.

– Сез тормышка ашырылган проектлар белән генә канәгать булып йөри торган кеше түгел, башыгызда әллә нинди хыяллар бардыр әле.
– Хыяллар бик күп. Телевизион проектлар шактый чыгымнар сорый. Аларны кичә, яисә бүген журфак тәмамлаган кешеләр белән генә эшләп булмый. Тапшыру артында төпле, аңлый торган, тирән фикерле журналистлар, яхшы сценаристлар, режиссерлар торырга тиеш. Алардан физик яктан да нык булулары таләп ителә. Җәй көне җидешәр сәгать студиядән чыкмыйча басып тору өчен сәламәтлек тә, энергия дә, өстәвенә сине гаиләңнең аңлавы да кирәк. Кызганыч, андый хезмәткәрләр күп түгел. Аларны журналистикада калдырасы иде. Хезмәт хаклары да башка булсын иде. Журналист ай ахырында яхшы хезмәт хакы алыр өчен 41 төрле эш эшләп чапса, аларның сыйфаты тиешенчә була алмый. Әгәр үз темасын белеп, тирәнрәк итеп эшләсә, бөтенләй башка нәтиҗә килеп чыга. Билгеле, бүтән республикалар белән чагыштырганда, безгә әле игътибар да, мөмкинлекләр дә бар. Ләкин шуны да онытмыйк, телевизор каршында утырган кеше: «Ярар инде, бу бит милли телеканал, акчалары әзрәктер», – дип карамый. Ул тота да икенче каналга күчә. Шуңа күрә син теге канал белән бер дәрәҗәдә эшләргә тиешсең. Җитештергән продуктың аларныкыннан начаррак булырга тиеш түгел. Алдан кычкырган күкенең башы таз була, ди. Бик кадерле, безнең өчен яңа, моңарчы эшләп карамаган сценарийларның проектлары ята. Кайчан да булса без аларны эфирга чыгара алырбыз, дип өметләнәм. «Дуслар җыелган җирдә» проектының да дәвамы булыр дип хыялланабыз. Социаль проектларыбыз да шактый. «Әни кирәк» дигән проект та күңелемдә бик озак вакыт яши. Аларны эшләргә, җәмгыятьне матур уйлар белән яшәргә өйрәтергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез