Газетага язылу

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»

Әдәби әсәрләрдә макталып телгә алына торган чын татар кызы ул Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Казан шәһәр филармониясе куйган «Зәңгәр шәл» спектаклендә Мәйсәрә, «Йосыф – Зөләйха»да Зөләйха рольләре үзенә килешеп тора.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк, диләр»
Фотолар: Екатерина Кнопикова

Сәйдә – татар җыр дөньясында үз кыйбласын тапкан яшь җырчы. Ул ниндидер гаугаларга, шау-шуларга да кысылмый. Халык җырлары тупланган икенче альбомын чыгарырга әзерләнеп йөргән Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән татар җыры, сәхнә тормышы хакында сөйләшеп алдык.

– Сәйдә, син бүген сәхнәдә татар халкына яхшы таныш ике образны уйныйсың. Күңелеңә кайсы якынрак: Мәйсәрәме, Зөләйхамы?

– Алар – икесе ике төрле персонаж. Миңа Зөләйха образы күбрәк ошый. Ул –  үз мәхәббәте өчен көрәшә, максатына ирешә торган кыз. Аның үзсүзлелеге дә, шаянлыгы да, көйсезлеге дә бар. Ә Мәйсәрәгә йомшаклык, тыйнаклык, сабырлык кебек сыйфатлар хас. Бүгенге Сәйдә – илле процент Зөләйха, илле процент Мәйсәрәдер.

– Тыйнак артистларга сәхнәдә үз урынын тотып тору җиңел түгел. Тамашачы «мөгез чыгаручы» җырчыларга күбрәк игътибар итә. Синең өчен иң авыры нәрсә?

– Әйе, кайбер артистлар үзләрен кара хайплар белән популярлаштыра, аудитория җыя. Андый алымнарны яратмыйм һәм тәрбиям дә андый түгел. Минем үз тамашачым бар. Алар – зәвыклы, татар мәдәниятен яратучы кешеләр. Арада чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә бар. Алар татар халык җырларына, ретро-җырларга сусаган. Һәм аларны кара хайп та, бер көнлек эстрада җыры да кызыксындырмый. Кеше, вакыт узу белән, барыбер үз тамырларына кайта. Халкыбыз җырлары кадерлерәк була башлый. Шуңа күрә мин юлымнан тайпылмаска тиеш. Чөнки миңа кечкенәдән әбием мөнәҗәтләрне, халык җырларыбызны өйрәтеп үстерде, әти-әнием шулар белән тәрбияләде. Һәм бу – минем төп миссиям. Бөтен артистлар да эстрада җырларын гына җырлап йөрсә, халкыбыз җәүһәрләрен дөньяга кем күрсәтер? Әйе, бу юнәлештә күп акча эшли алмыйсың. Ләкин мин акчага гына табынырга теләмим.

– Син төрле җыелма концертларда – «солянкалар»да катнашасың. Анда күбесе – эстрада җырчылары. Көн-төн радио, телевидениедә әйләндерелә торган эстрада җырларын тыңлап утырган тамашачы халык җырларын ничек кабул итә?

– Бу сорауга җавап итеп, бер вакыйганы сөйләр идем. Мәскәүгә концертка чакырдылар. Анда шулай ук «солянка» иде. Бик күп эстрада артистлары катнашты. Алар бер-бер артлы үзләренең популяр җырларын башкара. Ә мин үзем өчен эксперимент ясап карарга булдым. Оештыручылар: «Нинди ике җыр башкарасың?» – дигәч, башта күңелле җырлар җырлармын, тамашачы кәефен күтәрермен дип уйлаган идем. Аннары: «Әйдәгез, бер эксперимент ясап карыйм әле, а каппела «Гөлҗамал» белән башлыйм. Икенчесе – Эльмир Низамов көй язган «Сине сагынып» дигән үз җырым», – дидем. «Солянка» концертларында дәртле, хит җырлардан соң «Гөлҗамал» белән чыгу куркыныч ул, диделәр. Ләкин мин чыктым. Залдагы халык тынып калды. Балалар да еламады. Бу чыгышым белән үземне дә сынап карадым, Мәскәү халкына үз тавышым белән халык җырларын башкаруның матурлыгын да күрсәтергә теләдем. «Плюс»ка җырларга яратмыйм, ихлас булырга тырышам. Җырлап бетергәч, Мәскәү тамашачысының реакциясе ошады. Алкышларга күмделәр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Шунда бер кечкенә генә малай чәчәк чыгарды. Миннән микрофонны алды да: «Сәйдә апа, сезнең белән «Суда, суда» дигән җырны бергә җырларга ярыймы?» – ди. Ул җырлый башлады, кушымтасында мин дә кушылдым. Менә шундый кечкенә балалар минем башкарудагы татар халык җырын өйрәнгән икән, димәк дөрес юлдан барам. Сәхнәгә чыгар алдыннан гына концертта катнашучы бер җырчы белән сөйләшеп торган идек. Ул миңа: «Синең «Гөлҗамал»ың кемгә кирәк? Халык ике ноталы җиңел җыр ярата, алар концертка уйланып утырырга түгел, ял итәргә килә», – диде. Мин аңа бу фикер белән килешмәвемне әйттем. Кемдер ике ноталы җырларны тәкъдим итә дип, андыйларга иярергә тиеш түгелмен дип саныйм.

– Син кеше сүзен күңелеңә якын аласыңмы?

– Әйе, күңелгә тия. «Начар җырлады, яисә бу урында ноталарга туры килмәде», – дип гаеп эзләүчеләрнең сирәк кенә булса да сүзләрен ишетергә туры килә. Алар аны минем үземә әйтми, кемнәрдер аша килеп ирешә. Концерт алдыннан әйтсәләр, бигрәк тә кәеф тә төшә. Сәхнәдә сиздермим, ләкин күңелдә кала. Шуның нәтиҗәсендә комплекслар да барлыкка килгәли. Ул кешеләргә нидер исбатларга тырышып, ноталарны чиста җырлау турында уйлый башлыйсың. Бу бик комачаулый. Мондый хискә бирелмәскә кирәген белсәм дә, әлегә мин аны җиңә алмыйм. Җырчының инструменты – тавыш җепселләре – аның эчендә бит. Монда һава торышы да, күңел халәте дә йогынты ясый. Пианист булсаң, син куллар белән идарә итәсең, эчке халәтең, кәефең нинди булса да уйныйсың. Ә монда тавыш белән эшләргә кирәк. Мисал өчен, син чыгышың алдыннан елаган булсаң, ул нык сизелә. Безнең һөнәрдә иң авыры менә шул.

– Хәзер психологларга мөрәҗәгать итү модада. Син моңа ничек карыйсың?

– Моңа кадәр кирәклеген сизми идем. Хәзер кирәк дип уйлыйм. Психолог белән сөйләшеп аңлашырлык кайбер сорауларым бар. Кем белә, бәлки мондый тәҗрибә дә булыр.

– Чыгышлар ясарга чакырулар киләме?

– Чакырулар күп. Хәзер Сабан туйлары башлана. Түбән Камага, аннары Бакуга барачакмын. Быел мин икенче тапкыр Әлмәттә «Каракүз» фестивалендә катнашам. Анда үземнең программа белән чыгыш ясаячакмын.

– Конкурсларда да еш катнаша идең.

– Әлегә планнарым юк. Россиякүләм, халыкара конкурсларда катнашу өчен, репертуарга русча җырлар да кертеп, алдан әзерләнергә кирәк. Күптән түгел Төркия илчелегеннән элемтәгә чыктылар. «Сәйдә, резюме җибәр, концертларга чакырсыннар өчен, Төркия Мәдәният министрлыгына юллыйбыз», – диделәр. Конкурсларда катнашу өчен вакытым тыгыз, чөнки үземнең икенче альбомымны чыгару эшләре белән йөрим. Анда 12 татар халык җыры керә. Беренче альбомым «Су буйлап» дип атала иде, икенчесе «Җаныем-җанашым» дип аталачак. Җырларны электрон вариантта түгел, студиядә чын уен кораллары белән яздырабыз. 15 майда альбомның беренче җыры – «Сандугач-күгәрчен» инде тәкъдим ителде. Ай саен бер җыр чыгарачакбыз. Альбомның үзен тәкъдим итү ел ахрында булачак.

– Хәзер авторлык хокуклары тирәсендә еш кына шау-шу килеп чыга. Бу проблема белән очрашканың бармы?

– Халык җырларын башкарганда андый проблемалар юк. Авторлар белән эшләгәндә килешүләр төзибез. Бу күп каршылыкларны хәл итә.

– Синең репертуардагы җырны алып җырласалар, моңа каршымы?

– Дөресен генә әйткәндә, мин шат кына. Бу бит – популярлаштыруның яхшы ягы. Тик монда башка мәсьәлә дә бар. Җырның аранжировкасын да сорыйлар. Моңа мин каршы. Иллешәр мең түләп эшләнгән аранжировканы бирә алмыйм. Җырны ошатсалар, җырласыннар, ә аранжировкасын үзләре ясасын.

– Ә үзең кемнең җырын җырлар идең?

– Габделфәт абый Сафин репертуарыннан алып җырлар идем. Заманча үзгәртеп җырларга бик матур җырлары бар. Алты яшьтән аның белән гастрольләргә йөрдем, мин – Габделфәт абыйның фанаты. Тагын Асылъяр репертуарыннан берәр җырны алыр идем.

– Сиңа концертларынңны оештырырга кем ярдәм итә?

– Әти белән әнием. Әти – концерт директорым. Чакыруларны да аның аша хәл итә алалар. Шалтыратып, чыгышларымның бәясен сорыйлар. Миңа бу мәсьәләне хәл итү ничектер уңайсыз тоела. Шуңа әтинең телефонын бирәм. Ул барысын да үзе хәл итә.

– Кая гына барсаң да, янәшәңдә гел әниең. Моны аңлап бетермәүчеләр дә бардыр.

– Һәр артист кем беләндер йөри. Ул ышанычлы кеше булырга тиеш. Минем өчен андый кеше – әнием. Аңа да минем белән бергәләп йөрү ошый. Әнием видеога да төшерә, чәчләремне дә ясый, бизәндерә дә, оештыру эшләрен дә башкара. Бер-беребезне яхшы аңлыйбыз, бергә булу безгә рәхәт. Ул – минем якын дустым.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре